Сүзне аның үзе кебек итеп сузып-сузып: «И т-а-а-а-к ...җыр. Башкара Ямалиев Илдар, сүзләрен язды Ямалиев Илдар, көе - Илдар Ямалиев, баянда - Илдар Ямалиев...» - дип башласам, ул чагында күз алдына шундук «кәкре аяклы», гәүдәсенә караганда бер 4-5 үлчәмгә зуррак костюм кигән «Ахырзаман» төркеме егете Илдар ЯМАЛИЕВ килеп басачак. Азнакай...
- Илдар, мәдәният институтының музыка факультетын тәмамлап, җай гына юмористик жанрда эшләп китү серләрен ач әле безгә?
- Бирим дигән колына... дип башлыйм алайса. I курста укыганда университетта кастинг оештырдылар. Шунда үземне сынап карарга булдым.Пародия эшләдем. Көндәшләр дә әллә ни күп түгел иде... Шуннан жюрида утыручы журналист, продюсер Илфак Шиһапов мине күреп алды һәм үзенең хатыны Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләргә тәкъдим итте. Илфак Шиһаповка кайсы ягым ошагандыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Гадилегемдер инде, күрәсең. Бишкуллап ризалаштым. 2008 елдан бирле шушы төркемдә башта җырлап йөрдем, аннан инде алып баручы, мәзәкче буларак эшләп киләм. Эшемне бик яратам. Оркестрда барыбер эшли алмас идем дип уйлыйм.
- Шулай да әниеңнең: «Улым, җитәр, кеше көлдереп йөрмә инде», - дигәне юкмы соң?
- Аллага шөкер, әни беркайчан да безгә каршы килмәде, миңа калса, алар, киресенчә, шат кына дип уйлыйм. Исән булса, әтием дә хуплар гына, чөнки ул үзе дә сәхнәнең тарту көчен татыган кеше иде.
- Соңгы вакытларда, ахырзаман якынлаша, дип, күңелләргә гел шөбһә салып торганда, кеше көлдерү бик җиңел дә түгелдер инде. Шулай да нинди темага рәхәтләнеп шаяртып була һәм сәхнәдә сөйли торган мәзәкләреңне, юморескаларны кем яза?
- Гомумән, кешене, елатуга караганда, көлдерү авыррак дип беләм. Миңа калса, ахырзаманны һәркем үзенчә кабул итә, ә безнең «Ахырзаман» ул юмор белән сугарылган. Гәрчә холык-фигылем ягыннан үземне житди, авыр кешегә санасам да, мәзәк сөйләү минем эш дип уйлыйм. Авыл баласы өчен, әлбәттә, авыл темасы якын. Безнең «Ахырзаман» да күбрәк авыл темасына шаяртырга ярата. Текстларны төркемебезнең җитәкчесе Илфак Шиһапов иҗат итә. Үземнең дә юмор язу теләге бар, тик әлегә җырлар гына языла (җыр текстлары һәм музыкасы).
- Җырлар үзеннән-үзе туа башладымы? Ничек булды ул?
- Ялгышмасам, 9 нчы сыйныфта укыган чак иде. Тик торганнан килде дә чыкты инде. Әлегә җырларны үзем генә башкарам. Кемгәдер тәкъдим итеп караганым юк.
- Ә гармунда кечкенәдән уйныйсың бугай...
- 3 яшемдә әти үзенең алдына утыртып өйрәтә башлаган иде, шуннан китте. Үземне профессиональ гармунчы димәс идем. Әмма шул ук вакытта юмор белән бергә сәхнәгә еш кына гармун, гитара, тальян һәм башка уен коралларын да алып чыгам. Шулай ук туйларда тамада булып йөргәндә дә гармунны үземнән калдырган юк.
- Менә син үзең: «Фәлән-фәлән кешене беренче күргәч, кешенең маймылдан яралганына ышандым», - дип, сәхнәдән мәзәк сөйлисең. Ә синең үзеңне - шөкәтсез килеш-килбәтеңне күргәч, кеше ни уйлый икән, Илдар? Бу образларны каян табып бетерәсең? Прототиплары бармы аларның?
- Әстәгъфирулла, дөньяның бетүе шушыдыр, дисәләр генә инде. «Ахырзаман»нан бит. Эшләгән образлар күп булды инде: Убырлы карчык та, Былтыр да, хатын-кыз да, үзбәк тә. Мин уйнамаган хайван да калмагандыр. Кайбер кешеләр сәхнәдәге образларымны күреп, мине тормышта да шундый дип уйлыйлар, жәллиләр. «Аякларыңны ничек шулай кәкрәйтеп йөрисең, авыр түгелме?» - диючесе дә була. Бу бер мин генә уйлап тапкан образлар түгел. «Ахырзаман» белән бергәләп эзләнәбез. Төркемебездә шулай ук Илсөя Бәдретдиновада эшләүче Саба егете дустым Ризат Рамазанов, Миннур Шәмсетдинов, Сөмбелә Хөснетдинова һ.б. бар.
- Башка артистлар үзләренә ясалган пародияләрне ничек кабул итә?
- Бу аларга бик ошый. «Менә болай дип әйт, тегеләй дип әйт», - дип, үзләре үк кызык-кызык фикерләр әйтәләр.
- Кеше сүзенә колак саласыңмы?
- Әлбәттә. Олы кешеләрнең сүзен һәрвакыт игътибар белән тыңлыйм, ә аннан соң үземә тиешле нәтиҗә ясыйм... Бигрәк тә Рәшит абый Шамкаев, Равил абый Шәрәфиев, Шәмси абый Закиров кебек юмористик жанрда эшләүчеләрнең фикерләренә игътибарлымын. Ни дисәң дә, кечкенәдән аларның чыгышларын карап, шуларны авыл сәхнәләрендә кабатлап үстек бит. «Тоткан юлдан тайпылмыйча, беркем сүзенә дә карамыйча, гел алга барыгыз», - диләр алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар