Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең 108 нче сезонын япты. Быелгы ел коллектив өчен фестивальләрдә катнашу белән дә истәлекле. Киләсе сезонда тамашачыны нинди яңалыклар көтәр икән? Бу хакта театрның директоры Илфир Илшат улы ЯКУПОВ белән сөйләштек.
Скопировать ссылку
Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең 108 нче сезонын япты. Быелгы ел коллектив өчен фестивальләрдә катнашу белән дә истәлекле. Киләсе сезонда тамашачыны нинди яңалыклар көтәр икән? Бу хакта театрның директоры Илфир Илшат улы ЯКУПОВ белән сөйләштек.
- Илфир Илшатович, коллектив быел, «Җәйнең бер көнендә» спектакле белән, Венгриядә, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургтагы фестивальләрдә катнашты. Соңгы вакытта гастрольләрегез сирәгәйде түгелме?
- Фестивальләрдә катнашу гастрольләр оештыруга караганда җайлырак, чөнки чыгымнар азрак тотыла. Ул безнең эшебезгә дә йогынты ясый. Башка театрлардагы җиһазлар, зал белән танышасың. Безне бигрәк тә чит илләрдә тамашачыны ничек җәлеп итүләре кызыксындыра. Мәсәлән, Венгриядәге милли театр шундый әйбәт җиһазландырылган. Анда артистның нинди роль уйнаячагы бер ел алдан билгеле була. Безгә дә башка системаны өйрәнү кирәк. Башкалардан калышырга ярамый. Без аларның директорлары белән үзара фикер алыштык. Мәсәлән, Санкт-Петербургта театр кассасында директорның визит карточкалары тора. Аларны теләгән тамашачы алып, директорга үз тәкъдимнәрен, фикерләрен җиткерә. Бу халык белән элемтәләрне якынайта. Ул да кирәк нәрсә. Без тамашачы тәкъдимен ишетергә, аңа колак салырга тиеш. Безнең спектакльне Санкт-Петербургта да Венгриядәге кебек кабул иткәннәр иде. Башка театрларның спектакльләрен карау, аларның нинди юнәлештә эшләгәннәрен күрү, драматурглар белән танышу иҗатка да файда китерә. Аннары фестивальләрдә үз теләгең белән генә катнашып булмый. Экспертлар берлеге Россиянең бөтен шәһәрләре буйлап йөри. Алар спектакльләрне « иләк аша» гына үткәреп сайлап алалар. - Үзебездә дә ике елга бер мәртәбә «Нәүрүз» фестивале уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Аның кысаларында уза торган белем бирү форумы ешрак үтә түгелме?
- Юк, минемчә. Дөнья бик тиз алга бара. Безгә дә җитешергә кирәк. Спектакль чыккач та мәгълүматны халыкка җиткерү мөһим. Шуңа күрә, форумда артистлар өчен дә, журналистлар өчен дә
секцияләр эшли. Сәнгатьтә яңа ысуллар булырга тиеш. Без чит илләрдән дә педагоглар чакырабыз. - Инде театрда сезон ябылса да, артистлар тик утырмый. Киләсе сезонда тамашачыны нинди спектакльләр белән сөендерергә уйлыйсыз?
- Киләсе сезонда чыгачак В.Шекспирның «Ричард III» спектакленә репетицияләр бара. Фәрит Бикчәнтәев Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» спектаклен куярга җыена. Баш рольдә кем уйнаячагы әлегә сер булып калсын. Шулай ук төрек язучысы О.Памукның «Минем исемем Кызыл» дигән әсәре сәхнәләштереләчәк. - «Курчак туе» спектакленең быел ни өчен сәхнәдән төшүен дә беләсе килә.
- Һәр нәрсәнең үз вакыты. Соңгы вакытта аңа азрак йөри башладылар. Мәсәлән, репертуардагы «Гөргөри кияүләре» 471 нче тапкыр уйналса да, халык һаман яратып йөри. Һәр спектакльнең үз тамашачысы. Бәлки ун елдан соң «Курчак туе» кабат куелыр. Без аны сайт аша сату оештырабыз. «Люстра» спектаклен дә шулай эшләдек. Үзебезнең сайтта кибет ясарга җыенабыз. Интернет аша билетларны ун кешенең берсе сатып ала башлады бит инде. Димәк, яңа ысуллар кулланудан курыкмаска кирәк.
Комментарийлар