16+

Туңдырма төялгән машина 29 баланы бәрдергән

Өчесе авыр хәлдә.

Өчесе авыр хәлдә.

Балалар бәйрәм чарасында чыгыш ясарга тиеш булган.  Кыргызстанның Джалал-Абад өлкәсе Сузакск районында "Манас" героик эпоска багышланган бәйрәм узган. Чарада мәктәп укучылары тауда эпостан өзекләр башкарырга тиеш булган. Ниндидер мизгелдә балалар төркеменә туңдырма төягән кечкенә йөк машинасы килеп керә. Машина 29 баланы бәрдергән, аларның 18е хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә "Кабар" агентлыгына илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Зыян күрүчеләрнең яше – 9 дан 16 яшькә кадәр. Хастаханәдә озатылган балаларның өчесе авыр хәлдә, тагын сигезе уртача дәрәҗәдә бәяләнә. Зыян күргән 11 баланы медосмотрдан соң амбулатор дәвалануга җибәргәннәр. Зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүне илнең сәламәтлек саклау министры Алымкадыр Бейшеналиев шәхси контроленә алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading