16+

«Иң кайгылы көннәремдә комедия уйнадым»

Сәхнәдә ут чәчеп уйнаган Татарстанның халык артисты Земфира ДОСАЕВАны тамашачы бүген дә онытмый. Соңгы елларда Г.Зәйнашева әсәре буенча төшерелгән «Тузган торактан күчкәндә» телевизион фильмында күренекле артист Наил Әюпов белән бергә уйнап, кабат тамашачы хәтерендә яңарды ул. Земфира апа Мәскәүдә туган. Аның әтисе Исхак абзый белән әнисе Сылухан апа заманында Әстерхан...

«Иң кайгылы көннәремдә комедия уйнадым»

Сәхнәдә ут чәчеп уйнаган Татарстанның халык артисты Земфира ДОСАЕВАны тамашачы бүген дә онытмый. Соңгы елларда Г.Зәйнашева әсәре буенча төшерелгән «Тузган торактан күчкәндә» телевизион фильмында күренекле артист Наил Әюпов белән бергә уйнап, кабат тамашачы хәтерендә яңарды ул. Земфира апа Мәскәүдә туган. Аның әтисе Исхак абзый белән әнисе Сылухан апа заманында Әстерхан...

Бервакыт Казаннан Күчмә театр коллективы гастрольләргә килгәч, Земфира аның директоры Мөхәммәт Хәмзин янына кереп, үзенең артист буласы килүен җиткерә. Шунда берничә артист аның нәрсәгә сәләтле икәнен тикшереп тә карый. Соңыннан үзләре белән бергә Казанга да алып китәчәкләрен әйткәч, Земфираның шатлыгы эченә сыймый. Ул баласын әниләренә калдырып, әлеге коллектив белән Татарстанга юл тота. Күчмә театр сәхнәсенә тәүге тапкыр «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклендә Самоварчы малай ролендә аяк баса. Әнә шуннан бирле Земфира Досаева 30 елдан артык сәнгатькә хезмәт итә. Нинди генә хатын-кыз роленә керми ул. А.Гыйләҗевнең «Шикәрем - син, балым - син»ендә гомер буе ирен көтеп яшәгән сабыр холыклы Әминә дисеңме, Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында авыл хатыны Гайнавалмы, Ш.Хөсәеновның «Әни килде»сендә үткен, чая килен Расихамы... Аларның һәркайсыннан ихласлык бөркелә. Артист читтән торып Мәскәүдәге театр институтын да тәмамлый.
Шушы көннәрдә Земфира апа үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Без аның белән бераз үткәннәргә күз ташлыйк әле.
- Земфира апа, һәр чорда да театрларда артистның язмышы режиссерга бәйле. Сезгә бигрәк тә кайсы режиссер белән эшләү җайлырак булды?
- Мин Равил Тумашевны аерып искә алам. Ул миңа педагог та булды, тәртип ягыннан да үрнәк иде. Образның төп идеясен, нечкәлекләрен ачарга ярдәм итте. Аннан соң минем кайчандыр Марсель Сәлимҗанов белән эшлисе килү теләге зур иде. Ул хыялым да тормышка ашты. Марсель Хәкимович безнең театрга килеп «Әни килде» белән «Ташкыннар» спектакльләрен куйды һәм миңа Гайнавал белән Расиха рольләрен ышанып тапшырды.
- Бүген театрдагы яшь артистларга карап кызыгып куймыйсызмы?
- Алар иҗади яктан бәхетле. Укып бетерүгә, даһи артистлар эшләгән бинага килделәр. Мин аларга барыбер кызыкмас идем, чөнки бүген яхшы спектакльләр бик сирәк. Әле дә ярый классик әсәрләр һәм Т.Миңнуллин,
И.Юзеев кебек драматургларның пьесалары бар.
- Сез эшләгән вакытта сәхнәдә күренекле шәхесләрне уйнау зур дәрәҗә саналган. Берәр шундый роль насыйп булмадымы үзегезгә?
- Миңа Празат Исәнбәт «Курай моңы» дигән спектакльдә Ленинның хатыны Н.Крупская ролен биргән иде. Мин аның гадилеген, кешелеклелеген, үз эшенә бик җаваплы караучы хатын булуын күрсәтергә тырыштым.
- Артистлар, нинди генә кайгы-хәсрәт кичерсә дә, сәхнәдә елмаеп уйнарга тиеш. Үзегезгә дә күңелсез хәлләрдән соң сәхнәдә уйнарга туры килмәдеме?
- Андый хәл дә булды. Әнине җирләгәннән соң, иң кайгылы көннәремдә бер ай буе комедия уйнап йөрдем. Үземнең йөрәк яна иде. Аннары 39 градус температура белән сәхнәгә чыккан чаклар да булды.
- Тамашачының тискәре рольдә уйнаган артистны яратып кабул итмәгәнен дә беләбез. Сезгә дә андый карашны тоярга туры килгәндер.
- Бервакыт кайсыдыр бер авылга барып төштек тә фатирга кердек. Безне бик әйбәт каршы алдылар, кунак иттеләр. Кичен мин «Әни килде» спектаклендә Расиханы уйнадым. Спектакльдән соң кайтсак, капка бикле. Шакый торгач, хуҗа ир чыгып, безне караңгы чырай белән каршы алды. Хатыны бөтенләй күренмәде. Икенче көнне аның «сине күрәсем дә, сөйләшәсем дә килми» дигәненә аптырап калдым. Аннары үземнең уңай рольләрем дә барлыгын аңлатырга тырыштым. Барыбер салкын карашлары белән озатып калдылар. Авыл кешесе бигрәк беркатлы иде шул.
- Земфира апа, Сезнең «Шикәрем - син, балым - син» спектаклендә сөйләгән монолог күп кенә тамашачының күзләрен яшькә төргәндер. «...Ирем белән атна торып калдык. Минме Миңлегәрәемне көтмәгән?.. Күз алдында: көтмәгән, утта янмаган минутым юк иде. Таңнарда ыңгырашып, сулуым кабып, капка янына чабып чыга идем... күккә карап үкереп елый торган идем...» Әйтерсең тормышта да яраткан кешегезне көтеп яшәгәнсез...
- Мин яраткан кешемә кияүгә чыктым, әмма җиде елдан соң язмыш безне аерды. Бүгенге көндә кызым, оныкларым Мәскәүдә яши. Минем гаиләм дә, тормышым да театр булды. Күчмә театрда эшләп, башка һөнәр иясе белән гаилә кору мөмкин түгел иде.
- Сезнең озак еллар Татарстанның халык артисты Роза Хәбибрахманова белән дус булуыгызны беләбез. Гомеренең соңгы көннәрендә дә ул Сезнең тәрбиядә булды.
- Минем Казанда беркемем дә юк. Әни вафат булгач, Роза миңа нык ярдәм итте. Шуннан үзем дә якын итә башладым. Гастрольләргә баргач та, фатирларга бергә кердек. Анда да аның мәрхәмәтле булуын тойдым. Аннан соң Роза иң якын сердәшемә әйләнде. Мин аны һич авырсынмыйча карап, соңгы юлга озаттым.
- Әле шушы арада гына Мәскәүдән кайткансыз. Бөтен туганнарыгыз да анда яши дигән идегез. Заманында Ренат Досаев дигән танылган хоккейчы бар иде. Сез фамилиядәшләр генәме, әллә туганлык җепләре дә бәйлиме?
- Әйе, мин Мәскәүдә еш кунак булам. Ренат белән туган булсак та, аралашып яшәргә туры килмәде. Ул Испаниядә яшәп кайтты. Бүгенге көндә гаиләсе белән Мәскәүдә гомер итә.
- Сез бүген дә өйдә тик утырмыйсыз. Моннан берничә ел элек Ләйсән Мәхмүтова сценарие буенча төшерелгән «Уеннан уймак» фильмында да уйнаган идегез. Һәр атнаны Актерлар йортында сәнгать өлкәсендә эшләгән ветераннар белән аралашып яшисез.
- Әйе, һәр пәнҗешәмбедә без һәркайсыбыз тәмле ризыклар пешереп алып килеп, бер-беребезне сыйлыйбыз. Шигырьләр укыйбыз. Безнең арадан киткән артистларны искә төшереп елашып та алабыз. Калганнарыбыз бирешмәскә тырышабыз әле. Үзебезнең күңелне үзебез күреп йөрибез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading