16+

Чаллылар «сыйларга» уйлый, кемне һәм кайчан?

Бөек Тукаебызның “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигәнен истә тотсак, безнең башкалабыз иң нурлы кала дип икеләнми әйтә алабыз.

Чаллылар «сыйларга» уйлый, кемне һәм кайчан?

Бөек Тукаебызның “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигәнен истә тотсак, безнең башкалабыз иң нурлы кала дип икеләнми әйтә алабыз.

Казанның үзендә генә дә дистәләгән театрлар тамашачы күңелен күрергә тырышып сәхнәдә яши. Әле тагын гастрольләргә килүчеләре никадәр. Менә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры да Казан тамашачысы белән очрашырга аяк киенеп ята. 15 – 17 сентябрьдә насыйп та булыр Алла бирсә. Әлеге театр 35нче  сезонын (юбилей дияргә дә була бит инде) башкала тамашачысы алдында үтә дә җаваплы имтихан тотып башлап җибәрергә уйлый. Спектакль-тамашаларның  төрлесен күреп, тәмам иркәләнеп беткән тамашачыны театр иң әйбәт, чаллылар яратырга өлгергән спектакльләре белән сыйларга уйлый. Болар Илгиз Зәйнинең “Бөке”, Мирхәйдәр Фәйзинең атаклы “Ак калфагы” һәм Нәбирә Гыйматдинованың “Сихерче”се.

- Аяз аганың исемен йөртү безгә зур горурлык белән бергә үтә дә олы җаваплылык та өсти. Шуңа да репертуарны бик нык сайлап, күңелебез аша үткәреп төзибез, җаныбызга тәңгәл килгәннәрен генә алабыз да тырышып эшлибез, - диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов матбугат конференциясендә. Һәм аларның ничек тырышканнарын безгә, журналистларга үз күзебез белән күреп сокланырга да туры килде. Төгәлрәге, без әлеге спектакльләрнең  Казандагы  беренче тамашачысы  булдык. “Сихерче”дә бер гасыр гомер иткән үзе әйтмешли, 100 ел дөнья серен җыйган Убырны уйнаучы, театрның талантлы артисты Чулпан Әскарова Сәвилә образын тудырган яшь артист Алсу Сәгыйдуллина белән берлектә спектакльдән бер өзек бүләк итте. Беренче алкышларны да бездән алдылар, кулыбыз җиңел булса иде. Шуның кадәр килештерделәр – менә хәзер, бүген үк тулысынча карыйсы килде. Бер ай ничек сабыр итәсе булыр?!

 Моңарчы гел кызларны гына уйнаган Чулпанга карчык ролен кабул итү авыр булган башта. Әсәрне укыганда ук: “Миңа кемне бирерләр инде, төп рольләр берсе артык яшь, берсе артык карт - миңа туры килмиләр, берәр кечкенәрәк роль булыр инде”, - дигән булган. Ә инде сизгер җитәкче талантлы режиссер  Убырны биргәч, тәмам аптырашта калган. Баштарак: “Булдыра алмам,” - дип баш та тартмакчы булган. “Текст озын, күп сүзле, хәтерләп бетерә алмам”, -  дип тә икеләнгән. Аннары ныклы карарга килеп, үз-үзенә: “Син бит чүпрәк түгел, Чулпан, ятла!” - дип әмер биргән. Һәм ни хикмәт, сүзләр үзләреннән үзләре ансат хәтердә калган. Без барыбыз да табигать баласы дигән асыл фикер салынган әлеге әсәр бүген күп нәрсәгә күз йомучы битарафлык күленә чумган тамашачыны сискәндереп уятыр да уйландырыр һәм бары тик яхшы гамәлләр кылырга гына өндәр дип өметләнә Чаллы театры артистлары. Театрның әдәби җитәкчесе үзе дә танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның сүзләреннән шул аңлашылды. Чаллы артистлары үз спектакльләрен Камал театры сәхнәсендә куячак. Узган ел камаллылар Чаллыда гастрольдә булып, бик канәгать калып кайтканнар. Хәер, мондый алмашулар егерме еллап дәвам итә икән инде ике театр арасында. Шуңа да журналистлар белән очрашуга кабул итүче якның әйдәп баручы артисты Фәнис Җиһаншаның катнашуы да әңгәмәне җылытып һәм җанландырып җибәрде.  

Киләсе сезонга планнары белән дә уртаклаштылар Чаллы коллективы. Мөхәммәт Мәһдиевның “Без 41нче ел баллары”н Җиңүнең 80 еллыгына багышларга уйлыйлар. Инде күп кенә театрлар уйнаган, хәтта фильм да төшерелгән бу үлемсез әсәрне замана тамашачысы күңелендә озак калык итеп җиткерү җиңел булмас. Уңышлар ташламасын инде үзләрен. Башкалабызда булачак гастрольләрендә дә шул уңыш дигәннәре һәр спектакльләрендә тамаша залының беренче рәтендә көтеп утырсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading