16+

“Итил” фестивале – нәрсә карарга, тыңларга һәм ашарга?

12 августта Казанның Горький паркында Идел буе халыкларының этник мәдәниятенә багышланган «Итил» фестивале узачак. 

“Итил” фестивале – нәрсә карарга, тыңларга һәм ашарга?

12 августта Казанның Горький паркында Идел буе халыкларының этник мәдәниятенә багышланган «Итил» фестивале узачак. 

Фестиваль өченче ел рәттән бер мәйданда заманча этник мәдәнияте вәкилләрен – музыкантлар, кул эше осталары, пешекчеләр, рәссамнарны җыя. Шунысы да кызыклы: монда Татарстаннан гына түгел, ә күрше Башкорстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Марий Эл һәм башка төбәкләрдән дә катнашучылар килә. 

Быел да оештыручылар фестиваль кунакларын шаккаттырырга җыена. Түбәндә – “Итил” фестивален барып, күрер өчен берничә сәбәп.
1.    Фестиваль яңа, ягъни заманча музыка белән таныштырачак. Ягъни монда көндәлек тормышта, яки УНИКС һәм “Пирамида” залында концерт бирүче эстрада вәкилләре булмаячак. Шуңа да уникаль, гадәти булмаган музыка тыңлап калырга ашыгыгыз. Хэдлайнерлар – җырчы Сюзанна (Мәскәү) һәм Settlers төркеме (Санкт-Петербург).
2.    “Итил”дә кул эше осталары милли бизәнгечләр, аксессуарлар, кием-салым тәкъдим итәчәк. Челтер-челтер килгән чулпы, милли бизәк төшкән сумка я орнаментлы футболка алып калып, чын татар егете, кызы образын җыя аласыз. 
3.    Нәниләр өчен төрле остаханәләр эшләячәк. Анда брелок, агач ат, браслет ясап булачак.

4.    Киләсе пункт – тәмле ашарга яратучылар өчен. Төрле халыкларның милли ашлары һәм эчемлекләреннән сыйланырга фудкорт зонасына рәхим итегез.
5.    Лекторий тирәсендә төрле дискуссияләр узыр. Иң кызыгы (безнеңчә) – күптән түгел киң прокатка чыккан “Микулай” фильмын бушлай күрсәтәчәкләр, ә соңыннан аның режиссеры Илшат Рәхимбай белән әңгәмә дә булачак. 
6.    Моннан тыш, оештыручылар көн кызу булса да, программаның күп өлеше күләгәдә булачак, дип вәгъдә итә. 
Фестиваль 12:00дән 22:00гә кадәр үтәчәк. Кыскасы, һәркем үзенә кызыклы вакыт уздыру аланчыгы табар. 

Алсу Мансурова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading