16+

Кайберләре: “Сезнең иҗатыгыз белән илһамландык”, – диләр

“ZAKARIA” этно-төркеме татарларның 8 этник төркемнәренең җырларыннан торган өр-яңа альбом тәкъдим итте.

Кайберләре: “Сезнең иҗатыгыз белән илһамландык”, – диләр

“ZAKARIA” этно-төркеме татарларның 8 этник төркемнәренең җырларыннан торган өр-яңа альбом тәкъдим итте.

Төркем 2017 елда оеша. Ул профессиональ белеме булган җырчылардан тора.  Әлеге төркемнең җитәкчесе Лилия Җиһаншина белән хәбәргә чыктык.

– Альбом яздыру бик чыгымлы эш. Спонсор бармы?
– Бернинди спонсорларыбыз юк. Төрле грантларда катнашып, җиңеп, иҗатыбызны үстерәбез. “Дустуган” альбомында шулай чыгардык. Узган елны “Үз телем” бәйгесендә катнашып 255 меңлек грант оттык. Татарларның этник төркемнәре: Әстерхан, Себер, Оренбург, мишәр, керәшеннәрнең җырларын туплап заманча башкарабыз. Мондый җыентык Россиядә дә, Татарстанда да юк иде әле. 

 – Җырларны кайдан таптыгыз соң?
– Җырларны Казан Дәүләт Консерваториясенең архивларыннан эзләп таптык. Күп кенә элеккеге аудиоязмаларны тыңладык. Диалектларның үзенчәлекләрен саклап калырга тырыштык. Безгә шул телдә сөйләшүчеләр ярдәм итте. 5 ай дәвамында җырлар яздырдык. Кичләребез студиядә үтте, бик тырыштык. Тамашачылар да тыңлап, бәяләр дип ышанабыз.

– Этно юнәлештә хәзер җырчылар күбәйде кебек. Сез башлаганда бердәнбер андый төркем идегезме?
– Бу юнәлештә эшли башлаганда безнең кебек коллективлар булмады диярлек. Берничә төркем генә бар иде. Хәзер этно җырларны тыңлаучылар да, башкаручылар да күбәйде. Без башлаган юлдан баручылар күп. Кайберләре: “Сезнең иҗатыгыз белән илһамландык”, – диләр.

– Үзегезне татар эстрадасына кертәсезме?
– Поп-фолк юнәлешендә эшлибез. Татар эстрадасы кагыйдәләренә туры килмибездер. Әмма, иҗатыбыз артыннан күзәтүчеләр бар. Эстраданың зур чараларына да махсус кунак итеп чакыралар.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading