Ләис Зөлкарнәй иҗатына бер караш.
Заманында татар шигъриятенә шаулап килеп кергән Ләис Зөлкарнәйнең шактый еллар дәвамында матбугатта тавышы-тыны ишетелмәде. Кайберәүләр инде аны онытып та өлгергән иде. Әмма ул зур күләмле шигъри әсәрләре белән яңадан күтәрелеп чыкты. Һәм поэзия сөючеләрне хәйран итте! Хакыйкать шул – шагыйрьләр элекке була алмый! Кайчагында тынлык та шагыйрь иҗатында серле бер музыка булып яңгырарга мөмкин.
1979 елның июле. Без – университетка имтиханнар бирергә әзерләнеп йөргән ике үсмер – Кызыл Позиция урамында, ул вакыттагы каләм әһелләре өчен атаклы чал өянке төбендә танышкан идек. Атаклы, чөнки аны Роберт Әхмәтҗан, «О, яшел генератор!» - дип эндәшеп, шигырьгә әверелдергән булган. Кайчандыр иң өске ботагына Равил Фәйзуллинның чөелгән кәпәче дә эләгеп калган дип сөйлиләр иде. Булса да булыр – кәпәче иң югарыда эленеп торырга тиеш, дип санагандыр... Без Казанга килгәндә өянкедә кәпәч юк иде иңде, әллә җил алып киткән, әллә берәр студент үзләштергән... Безнең өчен әле дә тарихи урыннар – студентларның бу шәһәрчегендә күпме яшь шагыйрь яшәп киткән, бөеклеккә имтихан тоткан.
Ләис Зөлкарнәйнең исеме миңа таныш иде — нәкъ бер ел элек «Яшь ленинчы» гәзитендә аның шигырьләр бәйләме дөнья күрде. Фотосурәте белән. Мәктәп укучыларына мондый бәхет сирәк тәти, моның өчен Зөлфәтнең дикъкатен җәлеп итү кирәк булгандыр. Чыннан да, Ләис шигырьләре ихласлык белән дә, сурәтле фикерләве белән дә башкалардан аерылып тора. Болынны сәнәк очына эләктереп офык читенә аткан малай әле дә күз алдымда. Менә шул ук малай бәйгегә чыга:
Учлап-учлап туфрак ата
Тояклар кыеп кына.
Тезгеннәр зыңлап тартылган,
Киләбез тыеп кына.
Шәһәрдә ничә еллар гомер кичерсәк тә, без барыбер авыл малайлары булып калабыз, анда алган тәэсирләр, тойгылар беркайчан да югалмый. Күзнең төсе уңса да, без дөньяга, табигатькә авыл малае булып карыйбыз, аныңча гаҗәпләнәбез: «болын кебек сусыл болытларда сутлы сүсән үсә, нәзек тары...» Шагыйрь шәһәр өстендәге болытны шулай күрә, аның да үзен тануына, күңелен сихәтләп китүенә өметләнә:
Бу тарылар мине таный бугай.
Бу сүсәннәр коча мине төреп.
Болыт түгел лә бу, болын бит бу —
Ык буеннан килгән күтәрелеп.
Әлбәттә, шагыйрьнең баш өстендә күкләр дә бүтәнчә күкри, яшеннәр дә башкача яшьни: әйтерсең лә, «авылдашлар күктә печән чаба, ялт-йолт килә үткер чалгылары»...
Беренче китабын Ләис «Җилкәнле утрау» дип атарга теләгән иде. Нәшриятта бу исемне артык катлаулы, дәгъвалы дип исәпләделәрме, алмаштырдылар. Япь-яшь егетнең китабы, өстәвенә, андагы шигырьләрнең күбесе мәктәптә укыганда язылган, ничек аталырга тиеш? Әлбәттә, «Балачак күге!» (Минем дә беренче җыентыгымны «Давыл күләгәсе» урынына «Кояшлы күзләр» дип нәшер иттеләр). Ләис «Кар өстендә алмалар» китабының беренче бүлеген барыбер «Җилкәнле утрау» дип атады. Әйе, аның утравы гади атау гына түгел, ул комга терәлгән караб булып күзаллана. Монда инде ничек Дәрдемәңдңең атаклы шигырен искә төшермисең?!
Борынгыдан, Болгардан ук килгән караб
Комга утырып калган мәллә утрау булып?
Өянкеләр давыл даулый,
Китсен өчен
Сәях атау
тоткынлыктан кубарылып.
Дәрдемәнднең карабын упкыннар сагаласа, Ләиснеке бөтенләй тоткынлыкта икән ич! Аныкы гына түгел, безнеке... Торгынлык елларында үз язмышларыбызны нәкъ шулай кабул иттек тә. Безне нәрсә коткара ала иде соң? Комга терәлгән көймәбезне ни генә кузгата ала иде? Шигырь, әлбәттә! Яшь шагыйрь, ышанып, нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итә:
Синдә икән дәверләрне кичәр көчем.
Тормыш заман комнарына терәлгәндә,
Давыл даула
Кубарылып китәр өчен.
Ул елларда без барыбыз да давыл теләдек. Давыл купса, гасырлар дәвамында халкыбыз хыялланган ирек килер сыман иде. Ул сүз Ләиснең «Кояш оясы» әсәрен укыганда бертуктаусыз колакта сулкылдап тора. Батыршаның өзелгән теле кычкыра аны: «Киерелеп сукты тавыш – зинадан да иске зиндан бер таш аска китте иңеп – И-И-РЕК!» Әлеге әсәрендә шагыйрь Тел, Ил язмышыннан Җир язмышына (менә ни өчен «Кояш оясы!») күчә. Телеңне, илеңне югалтканда, барыбызга да уртак бу җир шарында бәхетле яшәп буламы? Шәҗәрә агачың корыганда, токымыңның гомерен санаучы Кәккүк тынып калганда, шагыйрь җанында нинди шигырьләр туа? Халкың комга терәлгән көймәдә, язмышына риза булып, җырлап-көлеп сабантуй (сабанның ни икәнен белмәгән килеш) үткәргәндә, шагыйрь җанында шигырьгә урын бармы? Әллә трюмга төшеп, юеш нүештә (почмакта) ул тын гына сулкылдарга тиешме?
Җанына дәваны шагыйрь үткәннәрдән таба. Үзәк Азия далаларына барып чыккач, аның күңелендә тагын өмет уяна:
Дәште Кыпчак, бәлки, таныр безне —
Киләчәкне эзләп табу өчен
Узганнарга китә арба эзе.
Ничек инде монда Акмулла арбасын искә төшермисең? Милләтнең шагыйре берәү генә, ул тик тарих дулкыннарында төрле исемнәр белән калкып кына чыга. Тик... «Өркәч-өркәч калкулыклар монда — коммы күмгән кәрван дөяләрен?»
Бу урында шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Ләис Зөлкарнәй – шигырь төзелешенең ислахчысы (ягъни реформаторы), шәкел-форма җәһәтеннән төрле алымнарны кулланучы шагыйрь. Ул маңгайга бәреп әйтми, аның фикерләре катлаулы метафораларга (шигырь белгече метаметафоралар дип әйтер иде) өртелгән. Шуңа күрә аның әсәрләрен үз вакытында аңлап җиткермәүчеләр дә булды. Мансур Вәлиев, мәсәлән, аларга: «томанлы «мин» исеменнән сөйләүче, гомуми төстә генә сүз алып баручы шигырьләр», - дип бәя биргән иде. Янәсе, «Дүңгәләк» һәм «Төнге бизмән» шигырьләре (боларның беренчесе шигырьләр циклы, икенчесе «әйтеш» формасында язылган – Р.З.) мәгънәви бушлык белән бигрәк тә аерылып тора».
Эпик киңлек белән иҗат ителгән, шигырь калыбында бәргәләнгән ихлас хис-тойгыларны өзлексез бер стихиягә әйләндергән әсәрләрне «мәгънәви бушлык»ка тиңләр өчен чыннан да чын тәнкыйтьче булырга кирәк, мөгаен. Әлбәттә, Ләис Зөлкарнәйне укыр өчен күпмедер әдәби әзерлек зарур. Ул еш кына дөнья мифологиясеннән файдалана, татар фольклорына мөрәҗәгать итә.
Шагыйрьнең «Түбәсез остаханә» шәлкеме дә туксанынчы еллар татар поэзиясендә үзенә лаек урын тота. Хатын-кызга мәхәббәтнең төрле әверелешләрен мондый поэтик югарылыкта сурәтләгән әсәрләр бездә сирәк. Әлеге шәлкемне хасил иткән биш шигырьне Ләис «цикл» дип атаса да, минемчә, бу әсәр поэма жанрына да дәгъва итә ала. Гомумән, шагыйрь әсәрләрен «поэма» дип атаудан саклана, аларны йә цикл, йә әйтеш, йә мозаика дип исемли. Соңгы елларда кайберәүләр «поэма» дип озын шигырьләрне дә атый башлады. Бу җәһәттән Ләиснең жанрларны билгеләү мәсьәләсендә сак булуы шулай ук аның шигърият алдындагы җаваплылыгы турында сөйли.
Ләис Зөлкарнәй прозада да үзен сынап карады. «Кыргын», «Сафа», «Ком сәгате», «Ая» һәм башка хикәяләре аның әлеге жанрда да үзенчәлекле автор икәнлеген раслап тора. Болар гадәти хикәяләр түгел, болар – шагыйрь прозасы.
Эпик киңлекләргә омтылу аны “дастан” дип аталган борынгы да, өр-яңа да бер өлкәгә китерде. Бу табигый да – үткәннәргә карап бүгенге хәлебезнең асылына төшенгән, киләчәкне күзаллаган шагыйрь әлеге әдәбият төрен урап үтә дә алмыйдыр. Бигрәк тә колачы киң, шигъри мөмкинлекләре чиксез булган Ләис Зөлкарнәйгә тәңгәл килеп тора бу жанр. Югыйсә без дастанны эпос мәгънәсендә аңлап, аны халык иҗатына гына хас дип санарга күнеккән. Мәсәлән, “Идегәй”, “Чура батыр” һәм башка дастаннарны искә алыйк.
Ләкин 19 гасырда Әхмәт Кормаши иҗат иткән “Таһир-Зөһрә” дастанын онытып җибәрәбез. Ә Ләис тагын да алга киткән, аның дастаннарында бер каһарманның батырлыклары яисә бер мәхәббәт тарихы гына тасвирланмый, алар тарихыбыз тупрагында тамыр җәйгән чатлы-ботаклы меңьяшәр имән кебек кайнап утыра. Әлеге әсәрләрне шигъри романнар дип атасаң да дөрес булыр иде. “Нугай йорты”, “Алтын Урда”, “Татар җөе” дастаннары белән ул безнең шигъриятнең офыкларын киңәйтте, бик күп пәрдәләрне ертып ташлады, тарихыбызны күрсәтми торган күзелдерекне алып читкә томырды. Татар теленең могҗизаи мөмкинлекләрен шундый осталык белән ачып бирә алган шагыйрьләр бүгенге заманда гына түгел, үткән гасырларда да бармак белән генә санарлык.
Әлбәттә, Ләис Зөлкарнәй бөек Тукаебыз исемен йөрткән Дәүләт бүләгенә бүген иң лаек әдип.
Ркаил Зәйдулла,
Татарстанның халык шагыйре
Комментарийлар