16+

МӘЗӘКИЯТ

Юктан бар булмый, диләр. Кем-кем, әмма бу гыйбарәне көлемсәр язучылар әйтмәстер. Чөнки алар - үзләре үк юкны бар итүчеләр, ягъни юктан мәзәк ясаучылар. Хәзер сөйлисе мәзәкиятләр кайбер әһле каләмнәрнең уйдырмасы гынамы, әллә алар чынлап та тормышта булганмы - анысы мөһим түгел. Әмма шунысын төгәл әйтә алам: бу мәзәкләрнең кайберсен вакыйга...

МӘЗӘКИЯТ

Юктан бар булмый, диләр. Кем-кем, әмма бу гыйбарәне көлемсәр язучылар әйтмәстер. Чөнки алар - үзләре үк юкны бар итүчеләр, ягъни юктан мәзәк ясаучылар. Хәзер сөйлисе мәзәкиятләр кайбер әһле каләмнәрнең уйдырмасы гынамы, әллә алар чынлап та тормышта булганмы - анысы мөһим түгел. Әмма шунысын төгәл әйтә алам: бу мәзәкләрнең кайберсен вакыйга...

Иптәшләр - үзебезнеке, бәлки гаеп итмәсләр, дип һәм, әлбәттә, сөяксез тел ни сөйләмәс, дип тә... башлыйк әле сүзне балалар шагыйре, әниләр турында хисапсыз җыр текстлары авторы һәм, әлбәттә, алыштыргысыз халык депутаты Роберт әфәнде Миңнуллинга кагылышлы мәзәктән.
Имештер, моннан бик күп еллар элек, татарча сыңар сүз дә белмәгән чып-чын бер урыс кешесе безнең мөхтәрәм депутат-шагыйребезгә («герой-шагыйрь» дигән кебек мәгърур яңгырый, әйемегез?!), кайсыдыр ки матур итеп, бик озак нидер сөйли дә сөйли икән. Урысчаны «су урынына эчкән» Роберт Миңнуллин әлеге иптәш сөйләгән чакта, бик бирелеп тыңлаган кыяфәт ясап, вакыт-вакыт «Да-а-а... Не-е-ет... Не может быть!.. Неужели?» дип куя икән. Депутатыбыз әлеге дүрт сүзнең берсен әйткән саен, урыс иптәш, отыры җанланып, очына-очына сөйләргә тотына, имеш. Сәгать ярым шулай «үзара кызып-кызып» сөйләшкәч, урыс иптәш ике тугандаш халыкның (татар-башкортның) уртак улына карап:
- Үз гомеремдә мондый күңелле әңгәмәдәш очратканым булмады. Рәхмәт сезгә! - дигән, имеш...
...Шагыйрь Рөстәм Мингалим аулак өенә кайтып барганда, азык-төлек кибетенә кереп, кыздырып ашау нияте белән, өч-дүрт сельдь балыгы сатып алган. Өйгә кайткач, шуларны җәһәт кенә кран суында юып, бөтен көе генә онда әвәләп, сыек май салынган табага матурлап тезеп, өсләренә туралган суган-сарымсак, кирәгенчә тоз-борыч вә укроп-петрушка ише бүтән тәмләткечләр сибеп, капкачны пар чыкмаслык итеп каплап, газ плитәсенә куйган. Шактый вакыт үткән. Әмма, ни гаҗәп, балыкның кызган-көйгән чакта чыга торган үзенчәлекле исе, нишләптер, бу юлы шагыйрьнең борын шәрифен кытыкларга һич уйламый икән. Капкачны ачып карагач кына, хикмәт нидә икәненә төшенгән Мингалим: баксаң, ул «свежий» дип алган балык тозлы селедка булып чыккан, имеш...
...Хатыны Фирая өйгә кайтып кергәндә, шагыйрь Зөлфәтнең кухняда бәрәңге әрчеп утырган чагы булган. Фирая ханым, иренә кызыксынучан караш ташлап:
- Нишлисең, Зөлфәт? - дип сораган.
- Күрмисеңмени, аш пешерәм! - дигән Зөлфәт, газ плитәсе өстендә шулпасы быгыр-быгыр килеп кайнаган кәстрүлгә ымлап.
- Ит каян алдың? - дигән аңа Фираясы.
- Суыткычта бар иде! - дигән Зөлфәт, страус йомыркасы чаклы сары бәрәңгене инде байтактан бирле әрчеп бетерә алмыйча.
- Зөлфә-ә-әт, безнең суыткычта сәвсим ит юк бит! - дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калган Фирая ханым.
- Мин фарш салдым! - дип, Зөлфәт кулындагы «страус йомыркасы»н икенче кат әрчи башлаган.
- Ул бит фарш түгел, чүпрә иде! - дигән Фирая ханым, тәмам чарасыз калып.
- Әйтәм җирле, ашны болгаткан саен, ите күбеккә әйләнеп, бөтенләй юкка чыкты! - дип, үзе дә гаҗәпләнеп, әйтеп куйган ди мәшһүребез...
...Ләбиб Лерон, эсседән әлсерәп, йокысы килүдән интегеп, кая башын салырга белмичә, үз бакчасында зар-интизар булып йөри икән. Хәзер үк салкынча өйгә кереп ятар иде, сөекле хатыныннан яхшы түгел. Ул, әнә, җир җимертеп, чүп утый, түтәл казый, карлыган, крыжовник төпләрен йомшарта, чәчәкләргә су сибә. Шуның өстенә Ләбибен дә күз уңыннан ычкындырмый, тегене эшлә, моны шулай ит, бусын алып куй, дип һаман саен фәрман биреп кенә тора. Инде тәмам түзәр әмәле калмагач, Ләбиб, хатынына ишеттерерлек итеп: «Каккалыйсы-суккалыйсы җирләр бар иде!» ди дә, кулына чүкеч алып, дача йортының икенче катына менеп китә. Чынлап та бераздан кадак каккан тавыш ишетелә башлый. Ләкин күпмедер вакыт үтүгә, Фидания ханым сагая: чүкеч тавышы, нишләптер, туктаусыз тигез ритм белән яңгырый. Шикләнүе юкка булмый ханымның. Менә ул, кабалана-кабалана, йортның икенче катына күтәрелә һәм, Ләбибнең идәндә рәхәтләнеп йоклап ятуын һәм (иң гаҗәбе!) чүкеч тоткан уң кулы белән өзлексез дивар шакуын күреп, телсез кала...
Соңгы мәзәк үзем турында булган икән. Язганда, кызып китеп, искәрми калынган...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading