Спектакль журналистлар арасында кызыксыну уятты, тик әсәр, аның идеясы гади тамашачыга аңлау, кабул итү өчен җиңел булмас шикелле. Иҗат җимешләренең тамашачы күңелендә нинди тәэсир калдырачагы турында спектакльнең биючесе, актеры Нурбәк Батулла менә нәрсә диде:
- Спектакль 500 кешегә кызык булса, шуның кадәрле үк тамашачыга кызык булмаска мөмкин. Кемдер аны бик яхшы, кемдер коточкыч, начар дип әйтер. Милләтне бетерә торган спектакль, дип әйтүчеләр дә булыр. Шуңа күрә соңгы вакытта проект миңа нәрсәсе белән кызык, дигән сорауга җавап эзлим. Ни хикмәт, беренче сыйныфны мин рус мәктәбендә укыдым. Анда татар, рус һәм гарәп телләре керә иде. Беренче сыйныфтан соң татар мәктәбенә күчтем. Анда инде гарәп теле юк иде. Ләкин шул вакытта ук күңелдә гарәп хәрефләренә мәхәббәт уянды. Аларны ясау күңел тынычлыгы бирә иде. Шуңа күрә әлеге спектакль миңа яңадан гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Тукайның иҗатын оригиналда, иске имля белән укыр өчен сәбәп булды. Моннан тыш, Марсель белән эшләү кызыксыну уятты. Ул бик заманча карашлы хореограф. Хореография дөньясында да үзгәрешләр бара. Аны белмибез генә икән. Шуңа күрә без барыбыз да дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарга омтылабыз. Без тамашачының күбесе әлеге спектакльне кабул итмәвенә дә, аңламавына да әзербез. Үзебез аңлап, махсус шундый яңалык эзлибез. Европада булган бөтен заман тенденцияләрен үзебезгә сеңдереп, шуңа иске имляны, хисләребезне тамызып, шуларны эшкәртеп, Тукайга, югалып бара торган аһәңгә карата яңа бер пластика тудырырга хыялланабыз.
Нурбәк Батулла:
- Кем өчендер бу спектакль татар телен өйрәнүгә этәргеч булыр. Кемдәдер, киресенчә, каршылыклы фикерләр тудырыр. Тамашачы бик төрле. Аның фикерен алдан әйтеп булмый. Шуңа күрә бу очракта мин үземнән генә фикер йөртә алам. Минем өчен, әлбәттә, гарәп хәрефләрен искә төшереп, белмәгәннәрен өйрәнеп, Тукайны оригиналда уку теләгән уятыр өчен кечкенә генә булса да этәргеч булды. Ә гомумән, ихластан әйткәндә, файда гына эзләргә дә ярамый, чөнки, миңа калса, без тел мәсьәләсенә чиктән тыш игътибар бирәбез. Мин бу турыда бик күптәннән уйлап йөрим. Әлеге проблеманы чишәр өчен безгә, киресенчә, иркенәергә кирәк. Башка милләтләр һаман "телне ничек саклап калырга икән" дип уйлап утырмый бит. Алар иркен иҗат итәләр. Дөньякүләм эзләнүләр алып баралар. Эзлиләр, ялгышалар, тагын эзлиләр, тупикка килеп керәләр. Монысы да файда, чөнки алар арттан килүчеләрне "болай эшләмәгез" дип кисәтә. Дүрт хәрәкәттән торган биюгә тотынганбыз да, шуны җибәрергә куркабыз. Һәм без бик киеренке халәттә. Вазгыятьнең киеренкелеген сизәсезме? Фейсбукка керсәң, кая да булса барсаң, бөтен кешенең кашы җыерылган. Елмайыйк! Иркенәйк, тирән итеп сулыш алыйк, биик, ялгышыйк! Бу иркенлек ниндибер бер корбан таләп итә. Бәлки, без ялгышырбыз да, ләкин бу да файда гына булчак.
Фотолар: tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар