Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗановны күпләр танылган рольләре буенча беләләр.
Кемдер өчен ул күке Зарифы, кемдер аны Микулай ди, ә башкалар “Өчаяклы аттан” Галләметдин дип искә ала. Галиәсгар Камал театры актеры, алтын тавыш иясе Олег Фазылҗанов белән күрешеп, язмышы турында сөйләштек. Тормыш сынаулары аны да читләп үтмәгән.
– Олег дәдәй, кызыклы гына кушаматларыгыз бар диләр. Алар турында сөйләп үтегез әле.
– Минем кушаматлар күп инде. Театрда бер төрле, авылда бер төрле. Мәктәптә укыганда авылда бердәнбер татар фамилияле кеше булгач, әтинең исеме белән Фаррух дип йөртәләр иде. Әниләр ягыннан кушаматның тарихы бераз аянычлы. Бабакаебыз арба астында калган булган, шунда эчендә нәрсәдер өзелгәндер инде. Шул сәбәпле бабай астына җибәргәләгән. Авыл кешесе ачы телле бит, аңа “тычкак” дип әйтә башлаганнар. Абый мәрхүмгә күбрәк әйтәләр иде бу кушаматны. Тычкак Иваны диләр иде аңа. Миңа алай әйтмәделәр. Аннан “каз ашады” кушаматы ябышты. Безнең авылда яңа елда бал-маскарад оештыралар иде. Анда гел шигырь конкурсы үткәрделәр. Укытучым Шәүкәт Галиевның “Каз ашады башымны” шигырен ятларга биргәннәр иде. Анда 24 куплет. Ә мин шигырьләрне бик авыр өйрәнәм, әмма аларның һәрберсен әле дә хәтерлим. Укытучым: “Бу шигырьне беркайда да сөйләмә”, - дигән иде. Җыр укытучысы ничектер ул шигырьне мәктәптә сөйләттерде. Бөтен халык егыла-егыла көлде. Менә шуннан “каз ашады” булдым инде. Артист булып китүнең сәбәбе дә шушы шигырьләр. Ел саен яңа ел киченә шаян шигырьләр ятлый идем. Бернинди курку да, оялып тору да булмады. Сәхнәдә үземне бик иркен хис иттем.
– Сез әтисез үскәнсез. Аңа ачу калмадымы?
– Миңа 6 яшь булганда әти гаиләдән китте. Янәдән гаилә корды. Мин берсен дә гаепләмим, шулай булырга тиештер. Әни әтидән 20 яшькә өлкәнрәк иде. Әни бик чибәр булган, әле мине тапканда да курчак кебек чагы. Мин бик шук бала булып үстем. Берсендә күрше малай белән сугышып, елап, өйгә кайтып килә идем. Әти: “Җиңәрлек булмагач, ник сугышасың?” – дип әйтте. Әгәр сугышасың икән, димәк җиңәргә кирәк. Аның белән бәйле күңелдә иң нык уелып калган хатирәм шушыдыр. Әти күптән вафат инде, 46 яшендә үлде. Ул электрик иде, үлеме дә һөнәре белән бәйле. Әти багана башында калды... Урыны оҗмахта булсын инде. Әтинең кызлары, сеңелләрем Кариев театрында эшлиләр, туганнар белән бик матур йөрешеп яшибез.
– Әниегезгә бер үзенә генә тормыш арбасын тарту кыен булгандыр?
– Әнинең язмышы кечкенәдән үк җиңелләрдән булмаган. Ул бик чибәр, моңлы тавышлы иде. Кайсы гына җиргә барса да, аны гел җырлата торган булганнар. Чибәрлекнең дә бер начар ягы бар: “Мине яратып йөргән кешеләргә исем китмәде”, – дип әйтә иде әни. Гомумән, әни һәм әбинең язмышлары бик охшаган, икесенә бер язмыш диярлек. Икесенә дә ирдән аерылырга туры килә. Әнинең башына төшкән сынауларны сөйли башласаң, бер китап та аз булыр. Үзе үлгәнче ике баласын җирләде, гомер буе авыру апасын карады. Әле сеңлесе 9 айда баласын калдырып та китә. Ул бала коклюш (бума ютәл) белән авырган була, ә әнинең сеңлесен эш буенча чакырып алалар. Ул: “Бала юлда үлсә, нишләрмен? Яз көне кайтып алырмын” – дип баланы әнигә калдыра. Юк заманнар бит, әни бөтен авыл буйлап, баланың ашатырга сөт эзләп йөргән. Инде җылытырга сөте булмагач, әни үз имиен каптырган. Шул мәлне күкрәгенә сөт төшкән. Бер могҗиза, Аллаһының кодрәте! Бу бала – Иван абыем инде. Мин аны бертуган абыем дип уйлап үстем.
– Әниегез дә вафат дип беләм. Соңгы көннәрендә янәшәсендә була алдыгызмы?
– Әни гомеренең соңгы 3 елын минем белән яшәде. Ул 90 яшькә җитте. Әни үз аягында йөргәндә бирешмәде. Оча-бот буынын сындырып, аяксыз калгач, гел урын өстендә ятты. Башта аны күтәреп ваннага алып кереп юындыра идек. Гел урын өстендә ята башлагач, тиресе тишелде. Аннан ул себер язвасына әйләнде. Әни, җаным бу сызлануларга ничек түзде икән? Коточкыч әйбер бит ул. Әни соңгы көннәренә хәтле үз аңында иде, күзгә карап череде, бәгърем. Мин әнинең яраларын ачып чистарта идем. Андый авыртуга түзәргә... Тимәсәң, бәлки, хәерлерәк тә булыр иде. Әмма 90да булса да, яшәтәсе килә бит. Аннан яралар әнинең бөтен тәненә чыкты. Үлеменә 15 көн кала, ни өчендер аягына бастырырга кушты. Кычкыра, сызлана үзе. Элек шулай аякка бастыргач идәнгә су салдырта иде. Аягын шудыртып: “Менә! Йөри бит”, – дип куанды. Ә соңгы тапкыр күтәреп бастыргач аякларын кымшата алмады. Өмете өзелде. Әни биреште, шул көннән авызына бер әйбер дә капмады. 2017 елның мартында әни үлде, шул елның маенда улым да туды. Аллаһка шөкер, әнине үзем озата алдым. Аның истәлегенә төп нигездә йорт салдым. Әни аның турында бик хыялланган иде.
– Бармаксыз калуның тарихы да әни белән бәйлеме?
– Әнинең бер тапкыр да төшемә кергәне булмады. Шул бармакларымны өздерер алдыннан гына бер сәер төш күрдем. Әни, әти, абый, апа – барысы да яңа йорт янында йөриләр. “Ник төшкә керделәр икән?” – дип уйланган идем. Ә алар борчылып кергәннәр шул. Өйне төзеп бетергәннәр иде инде. Веранданы ясарга агач кисә башладым. Циркуляр пычкыны кабызып җибәрдем. Үзеннән-үзе кисеп бара иде, бераз кырыйга киткәч, төзәтеп җибәрергә кирәк дип үрелдем. Бармакларым юк! Кычкырып җибәрдем. Әле аяк та эләккән иде, ярый анысын төзәтеп булды. Әни: “Әбиегез төшкә керсә, начар әйбер була”, – дип әйткәне исемдә. Абый үлгәндә дә, әни төштә әбине күргән. Гел юлда йөргәч, әни миңа куркыныч яный дип юраган. Ә бу төш абыйның үлеме турында кисәткән икән. Абый 23 яшендә тычкан лихорадкасыннан вафат булды.
Әңгәмәнең дәвамы бар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар