16+

Ономастика

Ономастика ул - дөньядагы исемнәрнең татар исемнәреннән килеп чыкканлыгын исбат итә торган фән. Без инде якын күрше халыкларның исем-фамилияләренең татардан килеп чыкканлыгын яхшы беләбез. Ләкин Көнбатыш Европа, борынгы Мисыр, борынгы Грек-Юнан, Рим- Румелия дәүләтләрендәге әдәбият-сәнгать, дәүләт эшлеклеләренең исемнәре һәм аларның татардан килеп чыгышлары турында әле моңа кадәр язылмады. Бу беренче...

Ономастика

Ономастика ул - дөньядагы исемнәрнең татар исемнәреннән килеп чыкканлыгын исбат итә торган фән. Без инде якын күрше халыкларның исем-фамилияләренең татардан килеп чыкканлыгын яхшы беләбез. Ләкин Көнбатыш Европа, борынгы Мисыр, борынгы Грек-Юнан, Рим- Румелия дәүләтләрендәге әдәбият-сәнгать, дәүләт эшлеклеләренең исемнәре һәм аларның татардан килеп чыгышлары турында әле моңа кадәр язылмады. Бу беренче...

Ономастика ул - дөньядагы исемнәрнең татар исемнәреннән килеп чыкканлыгын исбат итә торган фән.
Без инде якын күрше халыкларның исем-фамилияләренең татардан килеп чыкканлыгын яхшы беләбез. Ләкин Көнбатыш Европа, борынгы Мисыр, борынгы Грек-Юнан, Рим- Румелия дәүләтләрендәге әдәбият-сәнгать, дәүләт эшлеклеләренең исемнәре һәм аларның татардан килеп чыгышлары турында әле моңа кадәр язылмады. Бу беренче фәнни тәҗрибә булачак, галим-голәмә алдында гафу үтенәм, әгәр дә хезмәтемдә кимчелекләр, җитешсезлекләр булса, төзәтерсез, киңәш итәрсез дип өметләнәм. Шулай итеп, ономастика, иптәшләр!
Иң борынгы дип хисапланган борынгы Мисыр дәүләтен алсак, анда да безнең уңай йогынтыбыз ап-ачык сизелә. Әйтик, атаклы фиргавен Аменхотеп исемен генә алып карыйк. Аменхотеп - фиргавен Әмин Хатип булыр. Әмин Хатип Идел-Болгар җирләреннән Мисырга барып фиргавен булган. Әле дә булса Әмин Хатип нәселенең токымы бүгенге Казанда дәвам итә. Мәсәлән, Юныс Әмин, Әмин Раков, Госман Хатип һәм башкалар турыдан-туры Әмин Хатип фиргавеннең оныклары - туруннары булырга тиеш.
Мисыр фиргавене Тутанхамон да - чыгышы белән безнең як кешесе. Тутанхамон, ягъни Долгодержатель,Тотам Һаманның әтисе - Күлле Киме саласыннан күчеп киткән сәүдәгәр.
Тагын да борынгы вакытларга карасак, Америка материгында моннан дүрт мең еллар чамасы элек яшәгән инк культурасы да бабаларыбызның иҗат нәтиҗәседер. Инк халкы, иңкү җирдә яши торган халык, ягъни Панама каналы тирәсендәге җәйләүдә яшәгән индеецларның борынгы бабалары иңкүләр булган.
Ацтеклар, аситәкләр дигән борынгы индеецлар да шулай ук ас итәк, ягъни башка шәрә индеецлар арасында беренче мәртәбә күлмәк, озын итәк киючеләр, аситәк, ацтеклар дип аталганнар.
Инде антик мәдәниятне алсак та һаман бер сүз. Әйтик, атаклы Илиада, Одиссей дастаннарын мәшһүр шагыйребез Сукыр Гомәр язган. Аны Гомер дип тә атыйлар.
Фәйләсуфия өлкәсендә Платон-Әфләтун исемле суфый булган. Аннан кала Сократ - Сукырат. Сукыр ат җигеп йөргәнгә, халык шундый ат таккан. Софокл - Саф акыл иясе. Драматургия өлкәсендә Әсхил-Әсхәлетдин иҗат иткән һәм безгә «Ташлама утны, Прометей» исемле үлемсез комедиясен язып калдырган. Драматург Туфан Миңнуллин - Әсхил-Әсхәлетдиннең чыбык очы. Прометей грек-юнан, урыс транскрипциясендәге татар исеме «Барам бит һәй», ягъни Алла кушса да, кушмаса да, кешеләргә ут алып «Барам бит һәй» чыгышы белән Бишбалта татары булырга тиеш.
Инде шуннан килеп, бөек алман-нимес шагыйре Гейне дә Гайни малае булып чыкты.
Әле анысы бер хәл, Гай Юлий Цезарь татар икән бит, цезарь - чар, царь, патша дигән сүз булса, исеме Гай - Гайнетдиннән кыскартылмыш.
Менә фән белән шөгыльләнгәндә әллә нинди табышларга очрыйсың аны, иптәшләр!
Игътибарыгыз өчен Данке Шен, Гран Мерси, Вәри Матыч, Бөек Тәшәккүр, Большое Спасибо, Олуг Рәхмәт!
Сау булыгыз, һау дую ду! Ауффидерзәйн! До видзения! Чао! Ариведерчи! До свидания! Хочша калың!
24 апрель, 1977 ел

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading