16+

Расих Ханнанов: "Шигырьне һәркем яза ала, әмма җырлар иҗат итү икенчерәк"

Башкортстан шагыйре Расих Ханнановка - 85 яшь

Расих Ханнанов: "Шигырьне һәркем яза ала, әмма җырлар иҗат итү икенчерәк"

Башкортстан шагыйре Расих Ханнановка - 85 яшь

Расих Ханнанов - Уфада яшәп төрле жанрларда иҗат итүче язучы. 27 китап авторы. 1931 елда Башкортстанның Кырмыскалы авылында туа. Тын океан флотында хезмәт итеп кайтып, Стәрлетамак культура-агарту училищесында режиссерлыкка укып чыга. Туган районында «Хезмәт даны» исемле район газетасында биш ел эшләп, 1961 елда Башкортстан республикасының төп татар газетасы - «Кызыл таң»да эшли башлый. Башта хәбәрче, әдәбият бүлеге мөдире, аннан 20 ел рәттән баш мөхәррир урынбасары булып эшләде, ә 1991 елдан алып күп еллар баш мөхәррир булды. Бер үк вакытта КПСС Үзәк комитетының югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлый.
Хәйдәр Бигичев «Ялгыз аккош күлләрдә», Рим Хәсәнов музыкасы
Бүген Расих Нургали улы тулысынча әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Аның пьесалары Башкортстанда, Татарстанда, Урта Азия республикаларында, Пермь краенда зур уңыш белән барды. Казанда Тинчурин исемендәге дәүләт театрында «Имансызлар» дигән пьесасы, Сибай шәһәре дәүләт театрында - «Гөлләр чәчәк атканда» музыкаль комедиясе һәм «Алтын беләзек» трагедиясе сәхнәләштерелде, Мәскәү Татар мәдәният үзәгендә «Теге дөнья, бу дөнья» дигән пьесасын куярга әзерлиләр. Үзгәртеп кору еллары проблемаларына багышланган «Яшенле болытлар» романы, дин һәм рух турында пуб­лицистик «Кемгә ышаныр­га» дигән китапла­ры, робагый жанрында язылган шигырьләрен башкорт һәм татар укучылары яратып кабул итте. Ике йөзләп җыр­ларыннан иң популярын - «Әткәй»­не Алсу үзенең иң беренче татар телендә башкару өчен сайлады. Ул бу җырны үзенең татар телендәге тәүге альбомына кертте. «Син онытма», «Минем әнкәй гөл ярата иде», «Елмаю», «Торналар киткән чакта» дигән моңлы җырлар меңләгән кеше күңеленә үтеп керде.
Галия Солтанова «Елмаю», Тәлгать Шәрипов музыкасы
Иң мөһиме - Расих Ханнановның 60 еллык иҗаты республикаларыбызның халыклары арасында туганлык мөнәсәбәтләрен үстерүдә һәм ныгытуда үзенчәлекле күпер булып тора. 2016 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы Расих Ханнановны, аның татар әдәбияты һәм сәнгате үсешенә өлеш кертүен искә алып, «Мәдәнияттәге уңышлары өчен» мактаулы билге белән бүләкләде.
- Расих абый, сезне иң беренче чиратта җырлар язучы итеп беләләр. Әйтегез әле, җыр язу авырмы? Беренче җырыгызны хәтерлисезме?
- «Син онытма» исемле беренче җырымны 1956 елда яздым. Ул вакытта мин туган Кырмыскалы район гәзитендә эшли идем, ә шигырьгә көйне Тәлгать Шәрипов язды. Ул район мәдәният йортында директор булып эшли иде. Җыр радиодан беренче яңгырауга ук, бик тиз таралды. Мин үземне һәр вакытта моңлы дип санадым. Музыка яратуым балачактан килә. Әнкәй курайда моңлы уйный иде. Сугыш вакытында, мин мәктәптә укыганда, ул каяндыр апама мандолина алып кайткан иде. Мин уйнарга өйрәндем, ә апам аны «җиңә алмады». Шулай китте...
Шигырьне һәркем дә яза ала, әмма җырлар иҗат итү икенчерәк. Алар образлы, мәгънәле, кешенең күңеленә тиз кереп китәрлек булырга тиеш. Белемле әдәбиятны, музыканы төпле аңларга кирәк. Җырның ахырында йомгаклаучы фикер булырга тиеш. Менә, әйтик, Мостай Кәримнең «Өченче көн тоташ кар ява» дигән шигыре бар. Бер уйлаганда, әллә нәрсәсе дә юк кебек - кыш, кар ява. Табигатьнең бер матур мизгеле. Әмма авторның тәнендә мина ярчыгы булганлыктан, ул кар яуган вакытта кузгалып-кузгалып куя. Кеше сыкрана, авыртына. Бу инде образ.
Гали Хәмзин «Безнең якта», Тәлгать Шәрипов музыкасы
Бервакыт «Пионер» журналы редакциясенә ­барып кердем. Анда шагыйрь Муса Гали эшли иде. Бу әйтә: «Расих, минем бүген шатлыклы көнем!» - ди. «Нәрсә булды? Котлыйм!» - дим мин дә. Ул шатланып: «Мин бүген образ таптым!» - ди. Бу сөйләшү яз көнендә булды. «Нинди?» - димен. «Бөреләр дә ана булдылар!» - диде ул, илһамланып. Берәү булса, бөреләр ачылды дип кенә дә әйтер иде...
- Сезнең иң яраткан композиторлар һәм җырчыларыгыз кем?
- Әйтүемчә, җырның үзенең таләпләре бар. Шигырь сүзләре белән көй бер-берсенә тәңгәл килгәндә генә җыр туа. Тормыш юлымда Хөсәен Әхмәтов, Әбрар Габ­драхманов, Айрат Кобагышов, Салават Низаметдинов кебек композиторлар белән хезмәттәшлек иттем. Алар белән язган җырларны Хәйдәр Бигичев, Гомәр Абдельманов, Илфак Смаков, Мәгә­фур Хисмәтуллин, Радик Гәрәев, Зәки Мәхмүтов, Салават Фәтхетдинов, Флюра Кильдиярова, Нәзифә Кадыйрова һәм башкалар башкарды. Бөтенесе дә хәзер безнең милли эстрада классик фондында. Мархүм Тәлгать Шәрипов белән илледән артык җыр яздык. Данил Хәсәншин белән башкорт, татар һәм рус телләрендә өч җыр дәреслеге бастырдык. Иң кечкенә балалардан башлап үсмерләр өчен. Анда минем (ноталары белән) 32 җырым керде. Бу бик бай методик материал.

Расих Ханнанов иҗатташ дуслары белән.
Соңгы елларда Рим Хәсәнов белән иҗади бик дусбыз. Безнең «Ялгыз аккош күлләрдә» дигән җырыбыз Зөһрә Шәрифуллина башкаруында 1988 елда Татарстанда «Елның җыры» дип танылды. «Күр әле бер генә» дигән җыр белән Идрис Газиев Швеция­да үткән халыкара конкурстан Гран-при алып кайтты. Барлык Өфө бәйрәмнәрендә шәһәрнең гимны урынына еш кына «Минем Өфөм - Уралның саф гөле» дигән җырыбызны уйнаталар. Соңгы елны гына без Рим Хәсәнов белән бергә 11 яңа җыр иҗат иттек. Аның белән эшләве бик җиңел. Мин бервакытта да күпме шигырь, күпме җыр язганымны санамадым. Безнең үзебездән соң халык күңелендә бер-ике җырыбыз калса, шул җитә.
Рим Хәсәнов, «Чәчкә салдам, әнкәй, кабереңә», Рим Хәсәнов музыкасы
- Алтмыш еллык иҗат дәверендә күпме әсәрләр язылган. Бүген дә янып иҗат итүдән туктамыйсыз. Журналистиканы да онытмыйсыз...
- Гомер буе яраткан эшемдә эшләдем. «Кызыл таң»да редакция коллективы белән төрле вакытларны кичердек. Милли газеталарны Хрущев заманында ябып куярга, русчадан тәрҗемә итеп кенә калдырырга дигән планнар белән дә көрәштек. ГКЧП да, майданнарга халык чыккан вакытлар да булды безнең гомердә. Шундый чакларда йогынтылы «Кызыл таң» позициясе бик мөһим булды. Аның без эшләгән вакытларда тиражы 100 меңнән артык иде. Шуңа шатмын - без халыкларыбыз арасындагы тынычлык һәм күп гасырлык дуслыкны саклап калдык һәм үстердек. Мин үзем «Мәслихәт» башкорт-татар дуслыгы җәмгыятен оештыруда да катнаштым. Башкортстанның журналистлар берлеге җитәкчеләренең берсе буларак, республикабызның иң югары журналистика премиясен дә оештырдык, Шаһит Ходабердин исемен бирдек. Хәзер ул дәүләт премиясенә әйләнде.
Алсу «Әткәй», Рим Хәсәнов музыкасы
- Журналистлык һәм язучылык сезнең тормы­шыгызда ничек бергә бара?
- Район гәзитендә мин чын-чынлап эшләргә өйрәндем, дип уйлыйм. Бер битлек гәзит иде ул. Кыска язарга, шул кыска мәгълүмат эчендә әйтергә теләгән фикерне җиткерә белергә кирәк иде. Кирәклесен генә кыска итеп язарга өйрәнүем алга таба «Кызыл таң»га эшкә килгәч бик файдалы булды. Шул ук гадәт миңа робагыйлар яза башлагач та бик нык ярдәм булды - анда да бит бик кыска дүртъюллыкта бөтен фикереңне, бөтен уйларыңны әйтеп өлгерә белергә кирәк. Күп еллар буена язылган меңләп робагыйларымны туплап, бастырырга әзерләдем. Хазер туган телләрендә кыенлык белән укыган кешеләр дә күп. Алар фәлсәфи шигырьләрне җиңелрәк кабул итсеннәр дип, мин үземнең тавышым белән укып язылган робагыйларны аудиокитап рәвешендә чыгарырга әзерләдем, кәгазь китап белән бергә тарату өчен. Бу эштә миңа Рим Хәсәнов бик зур ярдәм күрсәтте.
Язучы Рәсих Ханнанов 85 яшьлек юбилеен билгели
* * *
Күптән түгел генә Башкортстанның язучылар берлеге «Татиздат» дәүләт нәшриятына язучының робагыйлар китабын бастырып чыгаруны сорап мөрәҗәгать итте. Хәзер нәшрият аны киләсе 2017 елда бастыру мөмкинлеген карый. Ул күренекле шагыйрьнең Татарстанда беренче чыгарган китабы булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading