Кәрим Тинчурин театрына барсам, туган йортыма кайткан кебек булам. Биредәге һәр артист, һәр хезмәткәр туганнарым кебек. Ник дигәндә, кайчандыр үземә дә биредә бераз эшләп алырга насыйп булган иде. Кызганыч, яраткан театрыма бик күптән килергә форсат табылмаган. Ә ул бит инде бу сезонда гына да күпме премьера куеп өлгерде, өр-яңа спектакльләр...
Шунысы игътибарга лаек: әдәби-музыкаль жанр акрынлап Кәрим Тинчурин театрының бүгенге йөзен билгели башлады һәм сәхнәгә яңа талантлы яшьләрне алып чыкты. Яшь артистлар театрга килгәч тә иң әүвәл Габдулла Тукай иҗатына нигезләнеп «Сөй гомерне» пьесасын сәхнәләштергән иде. Аннан Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына мөрәҗәгать итеп, аның «Без - кырык беренче ел балалары» повестеннан өзекләрне дә сәхнәгә алып менделәр. Соңрак берәр пәрдәлек әлеге ике иҗат җимешен «Бер көндә ике шәхес» дип берләштереп, алар янә бүген китаптан аерыла баручы татар кешесенә әдәбиятыбызның матурлыгын күрсәтеп бирә алды. Инде менә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт һәм Җәлил премияләре иясе, Татарстанның халык шагыйре, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты һәм Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шулай ук Республика милли китапханәсенең Попечительләр шурасы рәисе, яраткан әдибебез Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә дә чират җитте. Тинчуринлыларның сәхнәсенә «Язмышым юллары» - бәхет эзләп Мәскәүгә юл тоткан Разил абыйның башыннан кичкәннәре һәм уй-хыяллары, фикерләре, тормыш баскычларында булган төрле вакыйгалар күтәрелде.
Әлеге «юлларны» мин университет тәмамлаганда депутат-язучыбызның томлыкларыннан ук укып белгәнлектән, залда утырганда сәхнәдә әйтелгән һәр шигырь юлының, һәр әйтелгән җөмләнең тәмен тоеп, алдан ук исемә төшереп, авыз эчемнән генә пышылдап утырам. Әйтерсең лә без тамашачылар да әле яңа дөньяны танып өйрәнә башлаган малай, әле гашыйк булган яшь егет, әле әнисенең яраткан улы, әле сөеклесенең ире, әле яңа туган сабыеның әтисе, әле милләтебез өчен борчулы уйларга чумган татар баласы, әле шактый акыл җыеп, һәр нәрсәгә үз атамасын бирүче фәлсәфәче, дөньяны үзгәртергә җыенган шагыйрь Разилнең хис-кичерешләре эчендә кайныйбыз - аның белән бергә шатланабыз, кайгырабыз, сөябез, нәфрәтләнәбез... Башка тамашачыларга ничек булгандыр, мине исә бу спектакль бөтен барлыгым белән иҗат мохитенә, Разил абыйның күңел дөньясына алып кереп китте. Үзем дә күпмедер каләм тибрәтүче буларак, мондый кичәләр минем шикеллеләргә генә кадерледер дигән фикерләрем, зал тутырып килгән халыкны күргәч, эреп юкка чыкты. Миңа калса, Кәрим Тинчурин театры сайлап алган әлеге төрле жанрлар синтезыннан торган ижат юнәлеше китаптан читләшә баручы бүгенге яшьләребезне әдәбиятыбызга, әдипләребезнең иҗатына җәлеп итү, аның матурлыгын, байлыгын күрсәтеп сокландыру, янә кулларына китап алырга этәрү җәһәтеннән үтә дә әһәмиятле эш башкара. Дөрес: «Камал театрында да даими рәвештә төрле мәртәбәле шәхесләребезнең иҗат кичәләре, юбилейлары булып тора бит», - диярсез. Сүз дә юк, бу шулай һәм мин моны бик хуплыйм. Разил абыйча әйтсәк, «әмма да ләкин», елга бер генә мәртәбә, бер генә көн булучы андый чараларга, төрле сәбәпләр аркасында, теләге булган һәркайсыбыз да бара алмый шул. Ә тинчуринлыларның мондый эшне даими спектакльләр итеп алып баруларын әдипләребезнең шәхесен һәм иҗатын бүгенге буынга җиткерү буенча бәяләп бетергесез зур хезмәт дип әйтер идем мин.
«Язмышым юллары» спектаклен караган тамашачы яшь артистларыбызның фортепьяно, гитара, баян, скрипка ише төрле уен коралларында уйный белү сәләтенә дә игътибар итми кала алмагандыр. Шәхсән үзем, җыр-моңга төренеп, төрле хисләр контрастында баручы, эстафетаны әле бер, әле икенче артистка күчереп, җыр, шигырь, скетч, хикәяләү рәвешендә үрелеп барган, шартлы рәвештә 10 бүлектән торган әлеге сәхнә әсәрен уйнаучы тинчуринлылар «гаиләсенең» артуына, сәхнәдә яңа артистлар пәйда булуына сөендем. Буыннар алмаша икән, димәк, киләчәк бар. Яшь артистлар бер-берсен сәхнәдә ничек алмаштыра-алмаштыра чыгыш ясаган сыман, театрга яңа агым, яшьлек дуамаллыгы да һәрвакыт кирәк. «Сөй гомерне» әсәрен сәхнәләштергән вакытта яшьләр нибары дүртәү генә - Артем Пискунов, Лия Вильданова, Илфак Хафизов һәм Резеда Сәлахова булган булса, «Без - кырык беренче ел балалары» спектаклен уйнаганда сәхнәгә Булат Зиннәтуллин һәм Тимур Баһаветдинов та килеп кушылды һәм әлеге алты кешелек команда Дамир Сираҗиев исемендәге премия иясе булырга да өлгерде. Ә «Язмышым юллары» әсәрен сәхнәләштергәндә тинчуринлылар тагын да «баеды»: яшьләр сафына Мәскәүгә барып ГИТИСта белем алып кайткан иптәшләре Зөлфәт Закиров, Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучы тагын бер яшь артист Айгөл Галиуллина да килеп кушылды. «Төш» спектаклендә «Елена» ролен башкарган өчен «Туганлык» фестивалендә «Ел хатын-кызы» номинациясендә җиңү яулаган Гөлназ Нәүмәтова да әлеге спектакльдә үзенә тиешле рольдә уйнады. Шушы состав белән «Язмышым юллары»н сәхнәләштергән тинчуринлылар «Тантана» фестивалендә быел «Иң яхшы ансамбль» буларак та танылдылар. Аларны бу җиңүләре белән дә ихлас күңелдән котлап, әдипләребезне һәм аларның иҗатларын алга таба да танытуда армый-талмый эшләүләрен дәвам итәрләр дип ышанып калабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар