Марсель Галиев шагыйрьнең туган авылы Ташлыкта иске мәчетне яңартып, манарасына ай кую мәшәкатьләре белән йөргән чакларны искә алды: “Партия заманы иде ул. Шуңа да, булдыра алырмы икән, дип шикләндек. Булдырды! Күрше-тирә авыл хаклы да әлеге зур вакыйганы карарга килгән. Нинди көчле рухлы безнең халык, дип, шаккатып, сокланып сөйләгәнен хәтерлим. Ул шушы рухны гомере буе тоеп яшәде, шул рух аның үзен дә яшәтте, зур эшләргә илһамландырды”.
Факил Сафинның да язучы белән бәйле хатирәләре күп иде. Ул Разил Вәлиевнең Язучылар берләшмәсенең Чаллы бүлеге белән җитәкчелек иткән елларын хәтердә яңартты. Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов әдипнең, Кайгыртучылар советы рәисе буларак, фонд эшен үстерүгә күп көч куюына басым ясады.
Чарада Разил абыйның авылдашы, якын дусты, сабакташы Алмаз Хәмзин дә катнашты. Алмаз абый дигәч, Разил Вәлиевнең бер әңгәмәсендә “Мәктәптә укыганда мин җырлап йөрдем, ә Алмаз шигырьләр яза иде. Аннан соң урыннарны алмаштык һәм дөрес эшләгәнбез”, – дип көлеп әйткән сүзләре искә төште. Күренеп тора: Алмаз абый да бик юксына Разил дустын. Үскән чакта үзләре белән булган кызык хәлләрне сөйләп, тамашачыны көлдереп тә алды.
Шагыйрь, драматург, дәүләт эшлеклесе, милләтпәрвәр, мәгърифәтче, тәрҗемәче, күпсанлы мактаулы исемнәр иясе, чын көрәшче, оста тәрбияче, менә дигән психолог, чын дипломат... Әйе, кичәдә катнашкан һәркем Разил Вәлиевне үзенчә ачты. Билгеле инде, аның 30 елдан артык гомеренең китапханә белән бәйле булуы, үзе җитәкләгән Милли китапханәне Татарстан, татар халкының милли символы дәрәҗәсенә күтәрүе турында әйтми китү дә мөмкин түгел иде. Чыннан да, татар китабына җылы урын тапкан, китапханәләр эшенә яңа сулыш өргән шәхес тә иде ул. Шуңа күрә шагыйрьне искә алу кичәсенең нәкъ менә китапханәдә үтүе дә табигый сыман.
Чара шагыйрь сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Китапханәче кызлар, Ирек Гайнемөхәммәтов, Разия Якупова, Алсу Вәлиуллина, Ландыш Шәфигуллина, Гүзәл Ильясова, Илһам Хисмәтуллин, скрипкачы кызыбыз Иркә Гайнемөхәммәтова кичәне үз чыгышлары белән бизәде. Флер Гайнемөхәммәтовның тальянда өздереп уйнавы залда утыручыларны яшьлекләренә алып кайтты.
...Кичә тәмам. Кайтыр юлга чыгам. Ә колакта һаман таныш көй яңгырап тора: “Ява карлар, яңа карлар, Яңа елның кары ява...”. Без генә түгел, яңа елның бөтерелеп яуган ак карлары да, туган авылың Ташлыкның син тәгәрәп үскән чирәмле урамнары, печән чапкан хуш исле болыннары, кулларың җылысы, күз нурларың сакланган китапларың, алай гынамы – бар җиһан сагыныр сине, Разил абый!..
Айгөл ГӘРӘЕВА, Түбән Каманың Кол Гали исемендәге милли китапханәсе хезмәткәре.
Лилия Бусыгина фотолары.





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар