16+

«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» ҺӘМ МӘҺДИЕВ

1990 елның мартында «Салават күпере»нең тәүге саны дөнья күрде. Журнал битләрендә урын алган бик күп кызыклы язмалар арасында салават күперенең барлык җиде төсе санап чыгылган бер такмак та бар иде: КЫЗЫЛ, КОЛА, САРЫ, ЯШЕЛ, ЗӘҢГӘР КҮКтә МИЛӘҮШӘ. Спектрның ак нурларын Өйрәндеңме син, Гайшә? Шушы самими дүртьюллыкны без, журналның баш мөхәррире...

«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» ҺӘМ МӘҺДИЕВ

1990 елның мартында «Салават күпере»нең тәүге саны дөнья күрде. Журнал битләрендә урын алган бик күп кызыклы язмалар арасында салават күперенең барлык җиде төсе санап чыгылган бер такмак та бар иде: КЫЗЫЛ, КОЛА, САРЫ, ЯШЕЛ, ЗӘҢГӘР КҮКтә МИЛӘҮШӘ. Спектрның ак нурларын Өйрәндеңме син, Гайшә? Шушы самими дүртьюллыкны без, журналның баш мөхәррире...

1990 елның мартында «Салават күпере»нең тәүге саны дөнья күрде. Журнал битләрендә урын алган бик күп кызыклы язмалар арасында салават күперенең барлык җиде төсе санап чыгылган бер такмак та бар иде:

КЫЗЫЛ, КОЛА, САРЫ, ЯШЕЛ,
ЗӘҢГӘР КҮКтә МИЛӘҮШӘ.
Спектрның ак нурларын
Өйрәндеңме син, Гайшә?


Шушы самими дүртьюллыкны без, журналның баш мөхәррире З.Хөснияр һәм мин бахырыгыз (бүлек мөхәррире), кайдалыгын исебезгә төшереп, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә - җыры кала» дигән әсәреннән алган идек.
Мөхәммәт абый «Салават күпере»нә һәрчак хәерһахлы булды. Журналны даими укып барып, безгә хат аша яисә телефоннан шалтыратып, хәл кадәри ярдәм итеп торды, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.Түбәндәге ике хат шуңа бер дәлил:

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ - Ләбиб ЛЕРОНга
Ләбиб туган!
Матур хатыгызны алдым. Журналыгызны, бөтен Ульяновск ТВ-сеннән күрсәтеп, «прямая связь»дә сөйләдем. Тапшыру вакытында ук әллә ничә районнан, шәһәрдән звонок булды: аңа ничек язылырга? Көтегез дә торыгыз - Ульяннан заявкалар киләчәк.
Хатыгызга җавабым: 1976 елда минем «Ай нигә йөри?» дигән нәниләр өчен китабым чыккан иде. Нәкъ сезнең журналыгыз өчен, 15-20 юллык вак хикәяләрдән тора. Шуны файдаланыгыз. «Басылган бит ул», - диярсез. Ә ни өчен кабат басмаска? Сез бит (журналны күздә тотып әйтүе. - Л.Л.) язучылар өчен түгел, балалар өчен. Тукайны мең кат басабыз, һаман яңа бит.
Уйлап карагыз әле, китапны тапмасагыз, әҗәткә соңгысын биреп тора алам.
Сәлам белән, М. Мәһдиев. 6.04.90.

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ - Ләбиб ЛЕРОНга
Ләбиб!
Телеграммагызны алдым (Тукай премиясен алуы уңаеннан котлау җибәргән идек. - Л.Л.), рәхмәт. Мин ул этаплардан уздым инде, беренче тапкыр кызык иде, хәзер бик искерде, бер кызыгы да, кирәге дә юк. Алтмышта, гомумән, берни дә кирәкми. Яшәп карагач белерсез әле.
Сиңа бер текст җибәрәм: «Абзый, сиңа падишадан хәбәр килгән. «Ә» димәскә, «җә» димәскә, уйнамаска, еламаска, көлмәскә». Балалар урыс капкага сөяләләр дә, арадан берсе алга чыгып, текст әйтә, һәр сүз саен берсенең эченә төртә. Иң соңгы сүз кемгә туры килә, шул чыга да боларны куа башлый, һәрберсенә кулы белән кагылгач, теге капкага тагы җыелалар.
Бу текст, минемчә, Иван Мөдһаш Казанны алгач туган һәм бу берәр әсәрдән өзек кенә түгелме икән? Ритмы бик шәп бит.
Сезне яратып, Мөхәммәт абый. 23.04.90.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading