16+

 Шаляпин яши Казанында җыр булып һәм һәйкәл булып

 Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, дөньякүләм танылган опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган мәдәни чаралар республикада ел дәвамында алып барылачак.

 Шаляпин яши Казанында җыр булып һәм һәйкәл булып

 Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, дөньякүләм танылган опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган мәдәни чаралар республикада ел дәвамында алып барылачак.

Татарстанда 2023 ел-Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы.

Хөрмәтлегә-хөрмәт

—  Шаляпин-  бөек рус җырчысы, опера музыкасына, ил һәм дөнья сәнгатенә зур хезмәт өлеше керткән олуг шәхес. Шаляпин исеме Казан һәм Татарстан белән нык бәйләнгән. Аның исеме- барыбыз өчен дә һәм үткәреләчәк чаралар өчен дә бренд,- диде Хөкүмәт йортында узган брифингта Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырганча, мәдәни чаралар Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдәге һәм районнардагы мәктәпләрдә, мәдәният учреждениеләрендә дә барачак.
—  Казанда Федор Шаляпин туган Пушкин урамындагы 10 нчы йортка февральдә мемориаль такта куелачак. “Казан” халыкара аэропортында пассажирларны “Горький һәм Шаляпин” фотокүргәзмәсе каршылый. Казандагы Горький-Шаляпин музеенда июнь аенда Федор Шаляпинга бюст ачылачак,- диде Ирада Әюпова.

Хәйләкәр җавап

Муса Җәлил исемендәге театрда 30 гыйнвардан 26 февральгә кадәр Шаляпин фестивале бара. Анда үзебезнекеләрдән тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләре һәм Грузия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Белоруссия артистлары катнаша.

— Шаляпин фестивале инде 41 ел рәттән үткәрелә, аның абруе елдан-ел арта,- диде Муса Җәлил исемендәге театр директоры Рауфаль Мөхәмәтҗанов.
Кызганыч, Шаляпин фестивале кысаларында татар опера спектакльләре куелмый диярлек. Ул быелгысында да юк. Журналистлар сорагач, Рауфаль Мөхәмәтҗанов:”Татарча булмау ул миллилек юк дигән сүз түгел, башка телләрдә яңгыраган опера спектакльләре шулай ук милли. Әмма фестивальдә татарча көйләр яңгыраячак”,- дип, хәйләкәр җавап кайтарды.

1903 елдан аваз

Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Светлана Измайлова сөйләгәнчә, Горький-Шаляпин музеенда Федор Шаляпинга багышланган экспонатлар белән танышырга мөмкин. 

—  Мәскәүнең Бахрушин театр музее да, Казанның Горький-Шаляпин музее белән берлектә, Федор Шаляпинның шәхси әйберләре күргәзмәсен әзерли. Экспозиция 13 февральдән 13 июньгә кадәр эшләячәк. Түбән Новгородның тарих-архитектура музей тыюлыгы киләсе җәйдә Казанда “Граммофоннар тарихы. Шаляпин” күргәзмәсе оештыра. Анда 1903 елда яздырылган граммофон тәлинкәсеннән Шаляпин башкаруында җырлар тыңлап булачак.

Бөекләр сагышы

 “Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ирина Александровская искәрткәнчә, кайда гына яшәсәләр дә, танылган язучы Максим Горький да һәм бөек опера җырчысы Федор Шаляпин да Казанда яшәгән чорларын сагынып телгә ала торган булганнар. Федор Шаляпин Казанда (григориан календаре буенча) 1873 елның 13 февралендә туган, ә 1938 елда Парижда вафат булган. Улы теләгендә Федор Шаляпинның җәсәде 1984 елда Париждан Мәскәүдәге Новодевичье зиратына кайтартыла.

 Шаляпин стипендиясе

 Татарстанның Милли музее башлангычында республикада яшь башкаручылар арасында Шаляпин опера җыр конкурсы үткәрелә. 15-35 яшьлек вокалистлар катнашындагы быелгы  бәйгедә ике җиңүче билгеләнгән, аларның һәркайсына 200 мең сум күләмендә “Шаляпин стипендиясе” бирелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading