16+

БРИКС Уеннарында Россия данын кайсы көрәшчеләр яклаячак һәм җиңүчеләргә күпме акча биреләчәк?

БРИКС Уеннарында җиңү яулаган спортчыларга 358 400 сум түләргә җыеналар.

БРИКС Уеннарында җиңү яулаган спортчыларга 358 400 сум түләргә җыеналар.

Көмеш медаль алучыларга - 179 200 сум, бронза медаль ияләренә 107 500 сум түләргә планлаштыралар. Алтын медаль яулаган спортчының тренерына - 171 500 сум, көмеш медаль яулаучының тренерына - 85 500 сум, бронза медаль яулаган көрәшченең тренерына 51 200 сум акча түләү планлаштырыла.

Билгеле булганча, БРИКС Уеннары программасына көрәш һәм билбаулы көрәш төрләре дә кертелде. Көрәш буенча Россия җыелмасына, алдан игълан ителгәнчә, Россия чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләр керер дип көтелә. Тик башка көрәшчеләрнең дә ил данын яклау мөмкинлеге бар. Эш шунда ки, БРИКС Уеннарында көрәш буенча Россия ике состав куярга тәгаенләгән. Анысына ил чемпионатында икенче, яки өченче яулаган батырларыбыз да, данлыклы көрәшчеләребез дә керергә мөмкин. Көрәш буенча финал ярышлары 21 июньгә куелган. Ил җыелмасы составына кергән егетләр ачыкланып беткәч тә, алар Алуштада җыеннар уздырыр дип уйланыла.

Көрәшчеләр әле бу Уеннарда күбрәк тә булачак. чөнки ярышлар программасына билбаулы көрәш буенча ярышлар да кергән.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading