"Казан Экспо" залында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Мәдәният министры Ирада Әюпова министрлыкның 2022 елдагы эшчәнлеге һәм 2023 елга бурычлары турында сөйләде. "2020 елда Россия Президенты мәдәни чараларга йөрүчеләрнең санын 2030 елга 3 тапкырга арттыру бурычын куйган иде.
2022 елда Татарстанның мәдәният учреждениеләренә 73,5 млн. кеше килгән. Шулай итеп, план 14,5 процентка артыграк үтәлде. Туристларны санамаганда, һәр татарстанлы 19 тапкыр мәдәни чарага бара. Статистикага күз салсак, Санкт-Петербургта һәр шәһәрле 30 тапкыр мәдәни чарага йөри", - диде Ирада Әюпова.
Аның әйтүенчә, халык иң күп йөри торган мәдәният учреждениеләре арасында театр, концерт биналары һәм музейлар беренчелекне биләп тора. "Музейларга йөрүчеләр аеруча артты. Ник дигәндә, музейларда күп төрле социаль проектлар гамәлгә ашырыла. Әйтик, балага һәм аның белән килгән бер олы кешегә бушлай керү мөмкинлеге бирелә", - ди министр.
"Татарстан - Пушкин картасы проектын гамәлгә ашыручы лидерларның берсе. Шул ук вакытта карта алучыларның 68 проценты карта лимитында каралган акчаны тулысынча кайтара алмаган. Барлык муниципаль районнарда, бигрәк тә Ютазы, Спас һәм Тәтеш районнарында бу юнәлештә эшне көчәйтүләрен сорыйм. Бу - сезнең бюджеттан тыш чыганак. Әлеге проект барыннан да элек яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Акча өчен түгел. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләрен уйламыйча сәхнә бирүдән кисәтәсем килә, чөнки сәхнәгездә алып барылган программалар өчен җаваплылык сезнең өстә кала", - диде Ирада Әюпова.
Ул шулай ук үткәрелгән чараларның географиясенең киңәюе турында да әйтте. "2021 елда старт алган "Казан гастрольләре" проекты 2022 елда да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Татар дәүләт филармониясе дә концертларның өчтән бер өлешен читтә үткәрде. Бу артистларның авылларга йөрү традициясен кире кайтарды. Моның белән бергә мәдәни чараларга йөрүчеләр саны да артты", - диде Ирада Әюпова.
Сүз уңаеннан, иҗади коллективлар 17 төбәктә концерт куйган. Аларда 53 млн.сумнан артык акча эшләнгән. "Начар нәтиҗә түгел, әмма арттырырга кирәк", - диде министр.
"Халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәргә кирәк. Бүгенге чарага Россиядәге 8 субъектның мәдәният министры килде. Башкортстан, Мордовия, Удмуртия һәм башка төбәкләр белән бергәлектә төрле чаралар үткәрелә. Һәрдаим Мәскәүдә күргәзмәләр оештырыла. Һәм алар киләчәктә дә дәвам ителер дип көтелә. Быел Казанда "Күршеләр" дигән яңа мәдәни-агарту проекты узачак. Күрше төбәкләрне катнашырга чакырам", - диде ул.
2012 елдан бирле республика авылларында 343 мәдәният йорты төзелгән һәм 289 мәдәният йорты төзекләндерелгән. Шул ук вакытта Ирада Әюпова сүзләренчә, Азнакай районында 3 мәдәният йорты төзексез булса, хәзер аларның саны 8гә җиткән. "Югары Осланда начар хәлдәге мәдәният йортларының саны 6дан 14кә артты. Мондый күренешләр Зәй белән Сарман районнарында да бар", - диде ул.
Әмма кайбер мәдәният учреждениеләре төзекләндерүдән соң да уңай күрсәткечләре белән сөендерми икән. Әйтик, капиталь ремонт кичергән Түбән Кама театры министрның өметләрен акламаган. "Тамашачыга кызыклы булган тамаша тәкъдим итәргә кирәк. Бу театр хәтта Буа театрына караганда да азрак акча эшли", - ди Ирада Әюпова.
"Һәр кеше - сәләтле. Безнең бурыч - ул сәләтне ачу өчен мөмкинлек булдыру. Ләкин моны тәҗрибәле остазлардан башка эшләү мөмкин түгел. Мәдәният - иң сәләтле кешеләре өлкәсе. Безнең өлкәдә 22 меңнән артык кеше эшли", - ди министр.
Шуны да әйтергә кирәк, Татарстаннан мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләрендә тәрбияләнүче 2 меңнән артык бала Кремль чыршысында булган. Аларга Яңа ел бүләкләре тапшырылган. Моннан тыш, мобилизацияләнгән гражданнарның 18 яшькә кадәрге балаларына һәм бер олы кешегә бушлай мәдәният учреждениеләренә, түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге бирелә.
2022 елда мәдәният министрлыгына 1356 кеше мөрәҗәгать юллаган. Бу 2021 елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда, 19 процентка кимрәк.
2022 елның мөһим вакыйгалары: Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгы, Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, ЮНЕСКО Конвенциясен кабул итүнең 50-еллыгына багышланган Халыкара форум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар