16+

Татар сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес

Татар музыка сәнгате үсешенә өлеш керткән, аны фәнни яктан өйрәнгән галимнәр арасында башка милләт вәкилләре шактый.

Татар сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес

Татар музыка сәнгате үсешенә өлеш керткән, аны фәнни яктан өйрәнгән галимнәр арасында башка милләт вәкилләре шактый.

Шундыйларның берсе - танылган педагог һәм музыка белгече Яков Моисеевич Гиршманның тууына 100 ел тулуга багышланган халыкара конференциядә (Казан, 25-26 сентябрь), башка мәсьәләләр белән беррәттән, татар музыкасы үсешенә караган проблемалар да каралды. Профессиональ дәрәҗәдә уен коралларында уйнау, дөрес итеп җырларга һәм көйләр язарга өйрәтү буенча бай тәҗрибә булса да, Казанда музыка теориясе белгечлеге бары тик ХХ гасырның 40 нчы еллары ахырында гына үсеш ала. 1947 елда Мәскәү консерваториясенең теория-композиция факультетын тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясенә эшкә кайткан Яков Моисеевич Гиршман - бу өлкәдә иң күп эшчәнлек күрсәткән шәхесләрнең берседер, мөгаен. 1990 елга кадәр ул барлыгы 524 музыка белгече әзерләп чыгара. Алар арасында фән кандидатлары, докторлар, профессорлар, танылган укытучылар - Ч.Н.Бәхтиярова, М.Н.Нигъмәтҗанов, Л.В.Бражник, C.И.Рәимова, Й.Н.Исәнбәт, А.Л.Маклыгин, Г.Р.Сәйфуллина һ.б. танылган шәхесләр бар. Конференциядә галимнең шәкертләре дә чыгыш ясады. Алар остазларын гадел, чын, объектив бәя бирә белгән галим һәм олы педагог буларак искә алдылар.
Татар музыкасы аксакалы - скрипкачы Марат Әхмәтов үзенең чыгышында, татар музыкасы тарихына зур өлеш керткән рус милләте вәкиле А.Ключарев һәм немец Леман белән беррәттән, Яков Гиршманны да атады.
Гиршманның татар музыкасы, бигрәк тә пентатоника теориясе үсешенә керткән өлеше зур. Дөнья күргән җиде китабының алтысы татар музыкасына һәм татар композиторларының иҗатына багышланган. Я.Гиршман Ф.Яруллинның «Шүрәле», Н.Җиһановның «Алтынчәч» һәм «Җәлил» кебек әсәрләренә җентекле бәя бирә. Аның кайбер китаплары заманында хәтта кытай теленә дә тәрҗемә ителә.
Конференция кысаларында, 1959-1990 елларда Яков Гиршман яшәгән Шмидт урамындагы 37 нче йортта тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading