16+

Ятимнәр йортындагы явызлык

Ятимлек ачысы. Аның нинди авыр хәл икәнен үз башыннан кичергәннәр генә белә. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры шушы көннәрдә Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Казан ятиме» дигән спектакль тәкъдим итте. Аны режиссер Ринат Әюпов махсус яздырган. Спектакль Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә куелган.

Ятимнәр йортындагы явызлык

Ятимлек ачысы. Аның нинди авыр хәл икәнен үз башыннан кичергәннәр генә белә. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры шушы көннәрдә Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Казан ятиме» дигән спектакль тәкъдим итте. Аны режиссер Ринат Әюпов махсус яздырган. Спектакль Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә куелган.

Спектакльне караганда, балалар йорты ниндидер бер концлагерь булып күз алдына килеп баса. Андагы кырыс кануннар, явыз тәрбиячеләрне күргәч шулай тоела. Директор кечкенә балаларны акчага чит илгә җибәрүне дә, зуррак кызларны фахишә итеп файдалануларын да бернигә санамый. Андагы ятимнәрне дә жәллисе килми. Наркотиклар кулланганнан соң үзара сугышулар, хәтта араларындагы бер кызны көчләргә маташу кебек күренешләр аларның теләсә нинди вәхши адымга барырга сәләтле икәнен күрсәтә. Араларында буйсынырга яратмаган, горур, ирек сөюче Камил да бар. Аңа әлеге йорттагы тәртипсезлекләр ошамый. Ул биергә ярата. Парижга китеп, шуның белән танылырга хыяллана. Биредәге ятимнәрнең кайберләренең әти- әниләре үлеп киткән, кайсылары - эчкече. Андагы таш бәгырьле, кырыс тәрбиячеләрне күргәннән соң, ятимнәр йортында шундый бәндәләр эшләгәненә ышанасы килми. Араларындагы бердәнбер намуслы, акыллы Дедаль чене уйнаган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинга рәхмәт әйтәсе килә. Аның, хезмәттәшләренә төбәп: «Кая барабыз без, таш бәгырьләр, шәфкатьсезләр?!» - дип өзгәләнүләре, психологик кичерешләре чын мәгънәсендә намуслы тәрбияче булуын раслый. Әмма туры сүзле әлеге кешене коллективтан җибәрәләр. Камил ролендәге Илфат Гибадуллинны да тамашачы яратып калды. Яшь кенә булуга карамастан, аның авызыннан: «Сез кешечә яшәүнең нәрсә икәнен белмисез. Биш минутлык кәеф өчен, намусыгызны сатасыз!» - дигән сүзләр яңгырый.
Спектакльдә башыннан ахырына кадәр кычкырып йөргән хезмәткәрләр кыз бала үлгәч бераз йомшарсалар да, аларны үзгәрде дип әйтеп булмый. Алар тамашачы күңеленә мәкерле, икейөзле кешеләр булып кереп кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading