Монда бары 15 яшьтән генә укырга алалар, мәктәп формасы да кирәкми, ата-аналар җыелышына да күп очракта укучылар үзләре килә, укулар да атнага ике-өч мәртәбә генә, 12нче сыйныф та бар. Шундый үзенчәлекле уку режимы бары кичке мәктәпләрдә генә...
Казан буенча алар дүртәү. Мондый үзенчәлекле мәктәп тормышы белән якынрак танышу өчен Киров районының 7нче мәктәбенә юл тоттык. Киров районында бу мәктәп 1943 елда ук барлыкка килгән. «Эшләүче яшьләр мәктәбе» дип аталган әле ул чакта. Аннары 1963 елда «кичке мәктәп» дип үзгәртелгән. Рәсми төстә «кичке мәктәп» дигән статус күптән юк инде, 2004 елдан бирле ул «гомуми белем бирү ачык сменалы мәктәбе» дип йөртелә. Ә укучылар саны барыбер елдан-ел кимеми. Былтыр биредә 178 укучы белем алса, быел укучылар саны тагын да артыр дип көтелә. Икенче сменада укучыларның дәресләре сәгать җиделәрдә генә бетә. Без дә шул вакытка туры китереп, 11 нче, 12 нче сыйныфлар белән очрашып кайттык.
35 яшьлек укучылар
Аларны балалар, хәтта яшүсмерләр дип тә әйтеп булмый. Парта артында - 30 яшьтән узган укучылар. Биредә белем алучыларның 40 проценты яшүсмерләр булса, калганнары нәкъ менә 35 яшькә кадәрге - «олылар». Акыл кергән, абый-апалар укырга үзләре теләп килсәләр, авыр гаиләдә тәрбияләнгән яшүсмерләрне көндезге мәктәпләрдән хокук саклау органнары юллый. Барлыгы биш сыйныф: 8-12 нче. Мәктәп программасы гадәти, бары кыскартылган формада бирелә. Укучыларның күбесе 9 класс белем белән килә. Әмма, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң шактый вакыт узган, хәтер саеккан, шуңа да яңа тема аңлатканда еш кына түбән сыйныфта узган кагыйдәләргә дә кире кайтырга туры килә. Укытучылар өчен иң мөһиме - белеме булмаган балаларны ничек тә кичке мәктәпкә җәлеп итү.
- Һәр ел яңа укучылар бездә. Беренче сентябрьдә аларны күрәсең дә, йә Алла, болардан ничек кеше ясарга, ничек кенә барысын да аңнарына салырга дип куркып китәсең, БДИ бирәселәре дә бар бит, ә аттестат тапшырганда укучыларның уңышларына гаҗәпләнәсең хәтта, югыйсә, үзебезнең тырышлык, үз нәтиҗәләребез, - ди рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Галеева.
Мәктәптә барлыгы унга якын укытучы белем бирә. Бөтенесе диярлек югары категорияле, биредә озак еллар эшләүчеләр. Кичке мәктәптә бөтен укытучы да эшли алмый. Беренчедән, эш сәгате нормага салынмаган. Иртәнге сигездән, кичке сигезгә кадәр мәктәптә булырга туры килә. Аңламаучы укучылар белән дәрестән тыш шөгыльләнергә кирәк. Авыр хәлле гаиләләрнең өйләренә дә баралар. Икенчедән, гадәти булмаган укучылар белән эшләүнең үз нечкәлекләре. Укучылар бирегә укырга дип кенә түгел, психологик ярдәм дә эзләп киләләр кебек. Борчу-мәшәкатьләрен укытучылары белән уртаклашалар, киңәшләшәләр. Ә проблемалары баштан ашкан: кайсы балигъ булмаган килеш балага узган, кайсы ялгызы гына бәби үстерә, кемнеңдер торыр урыны юк, күбесе әти-әнисез...
- Укучылар сиңа ышанырга тиеш. Бала болай да сизгер, ә болар бигрәк тә. Аларның үз дөньялары бит. Аны аңлыйм дисәң, үзеңне өстен куярга, ялгышларын тәнкыйтьләргә, аларны кимсетергә ярамый, сүзләрне үлчәп сөйләргә кирәк. Без үзебез - укытучы, бәйрәмнәр оештыручы, директор, мөдир дә, - ди мәктәпнең директоры Лилия Йосыпова. Ул биредә яңа кеше түгел. Башта математика укытучысы булып килгән, аннары мөдир итеп куйганнар, соңрак директор вазифасын йөкләгәннәр.
Кичке мәктәп дип кимсетмәгез
Кичке мәктәпләргә ничектер кимсетеп карарга күнеккән диимме безнең халык. Хәер, күпләр аларның барлыгын белми дә. Ә бу мәктәптә белем бирү дәрәҗәсе көндезге башка мәктәпләрдән һич кенә дә калышмый. Моны БДИ нәтиҗәләре дә раслый. Мәсәлән, былтыр гына математика, рус теленнән БДИ нәтиҗәләре, хәтта кайбер көндезге мәктәпләр белән чагыштырганда да, югарырак булган. Рус теленнән кайбер укучылар 84 балл җыйган. Мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортларына да керәләр, дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләр дә бар. Киров районы хакимиятендә эшләп киткән Рамил, җитәкче вазифасын башкаручы Владимир, укытучы Ольга, Эчке эшләр министрлыгы системасында полиция капитаны Руслан дисеңме... Спорт төрләрендә җиңү яулаган чемпионнар, Петербург хәрби академиясендә укучылар - барысын санап бетереп тә булмый...
Кичке мәктәптә ни өчендер гел тәртипсез, надан, бандит балалар укыйдыр кебек тоела. Әмма, үзең шунда булып кайткач, алай түгеллегенә ышанасың. Бары бу кешеләрнең үз дөньясы, гадәтләре, бәйрәмнәре. Аларның хыяллары зурдан, әле кайчан гына мәктәптә дә укырга теләмәгән балаларның бүген югары белемле белгечләр буласылары килә. Моның өчен алар эштән соң да укырга риза, димәк, үз-үзләренә ышаныч бар, киләчәкләренең якты булуларын телиләр...
Без бандит түгел
Чыгарылыш сыйныфлардан мәктәпкә ничек килеп эләгүләре белән дә кызыксындык
Женя Хәкимова, 28 яшь:
- Балам быел икенче сыйныфта укый, үзем унынчыда. Ни хикмәт, баламның дәресләрен әзерләве авыррак. Аңа дәрес аңлата-аңлата үзем педагогка әйләнәм бугай инде. Кичке мәктәптә һәр укучы белән аерым эшлиләр, дәрестән соң да аңлаталар. Барысы да бушка. Ә бит репетитор ялласаң, бер сәгате 500 сум. Безгә мәктәпнең кадерен белергә кирәк. Көндезге мәктәпләрдә кайбер укытучыларның белем дәрәҗәләре түбән булуы гына борчый. Хәтта СМСны хата белән язып җибәргән укытучыдан нәрсә көтәргә инде? Минем тугыз сыйныф белемем булса да, училищега укырга алмадылар, шуңа да чыгарылыш сыйныфларын монда укырга килдем.
Юра Камионко, 38 яшь:
- Мин үзем Чаллыныкы. Гаиләдә дүрт бала үстек. Әти-әниләр байлар түгел иде. 1992 елларда бөтен кеше эшкә бәргән иде бит башын. Мин дә абыйлар эшләгәч, алар артыннан калмадым. Тугыз ел укыдым да, төзелешкә киттем. Аннары язмыш үзенекен иткәндер инде. Мәскәүдән Казанга күченеп кайттык. Хатынымның ике югары белеме бар. Ул мине дә кыстый башлады. Эшкә урнашам, күтәрелә генә башлыйм, барысы да белемгә барып төртелә. Тугыз гына сыйныф белем белән беркая да алмыйлар. Бөтен җирдә диплом кирәк.
Лия Гобәйдуллина, 19 яшь:
- Мин көндезге мәктәптә укыганда 17 яшемдә балага уздым. Монда гаиләле кешегә укуы җайлырак. Атнага берничә тапкыр гына укыйсың. Хәзер дәресләр вакытында баламны туганнарымда калдырып торам. Иң мөһиме: монда укытучылар иң яхшылары, кешелекле дә алар, тәҗрибәләре дә җитәрлек. БДИларны уңышлы тапшырып, берәр югары уку йортына керергә хыялланам.
Алексей Михайлов, 30 яшь:
- Мин Украинаның Одесса шәһәреннән. Хәрби хезмәттән соң гашыйк булдым да өйләндем, Казанда яши башладым. Хокук саклау өлкәсендә эшлисем килә, моның өчен аттестат кирәк. Шуңа да укуымны дәвам итәргә булдым.
Сергей Гурьянов, 28 яшь:
- Мин кечкенә чакта махсус мәктәптә укыдым, тәртипсезрәк тә булганмындыр инде. Гади хезмәткәр булып эшләп туйдым. Юрист булырга хыялланам. Кечкенә хезмәт хакына да ризамын, бары үзем теләгән һөнәр буенча гына эшлисе иде...
Оля Манянина, 27 яшь:
- Тугыз класс укыдым да мәктәпне ташладым мин. Беркемне дә тыңламадым, үз сүзем сүз иде. Укырга теләмәдем. Техникумга кереп карадым, бер ел укыдым да, аннан киттем. Кияүгә чыккач, белем кирәклеге турында уйлый башладым. Эзләнә торгач, кичке мәктәпләр бар икәнен белдем. Урман арты бистәсеннән кадәр монда укырга йөрдем. Директор белән талашып кичке мәктәптән киткән вакытым да булды. Тик рус теле укытучысы барысын да аңлаткач, гафу үтенеп, кире кайттым, үкенмим. Ничектер рәхәт иде монда, күңелле иде. Хәзер КФУда укыйм. Үз көчем белән бюджет бүлегенә урнаша алдым. Нәшрияттә эшлим.
Миша Глотов, 27 яшь:
- Мәктәптә шундый яхшы укыдым мин. Төрле олимпиадаларда катнашу,бәйгеләрдә җиңү дисеңме, барысы да ничектер җиңел бирелде. Тик безнең мәктәпне яптылар, мине башка уку йортына күчерделәр. Яңа мохиткә ияләшә алмадым, укытучылар белән сүзгә килдем. Аннары мине кичке мәктәпкә күчерделәр. Анда бер ай йөрдемме икән, киттем. Берничә тапкыр шулай килеп китеп йөрдем әле. Белем кирәклеген аңлагач, ныклап укырга тотындым. БДИларны уңышлы гына тапшырып, КАИга укырга кердем. Хәзер вертолет заводында эшлим.
Комментарийлар