Моннан тыш, 6 июньдә бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көне билгеләп үтелгән. Бу көнне Лядской бакчасында «Книгофест» интеллектуаль марафоны үткәрелде, аның кысаларында мастер-класслар, язучылар белән очрашулар һәм спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.
Татарча да яхшы бел
Шушы көннәрдә Казанда хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен татар теле курслары тәмамланган. 20 кеше укуны тәмамлау турында сертификатлар алган. Курсларда катнашучылар арасында кунакханә, ресторан, җәмәгать туклануы йортлары хуҗалары бар иде. Хәзер татар теленә өйрәтү өчен муниципаль хезмәткәрләр чакырыла. “Безнең өлкәдә халык белән турыдан-туры бәйләнеш бара, димәк, телне белү бик кирәк. Курслар ике дәрәҗәгә исәпләнгән: яңа эш башлаучы һәм тел гыйлемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен”, – диде Гүзәл Сәгыйтова. Яңа эш башлаучылар өчен курслар дүшәмбе көнне 17:00 дән 18:00 гә кадәр һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 18:00 дән 19:00 гә кадәр узачак. Телне камилләштерергә теләүчеләрне дүшәмбе көнне 18:00 дән 19:00 гә кадәр һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17:00 дән 18:00 гә кадәр көтәләр.
Саумы, Казан!
“Саумы, Казан!” – Казан турында хикәяләр конкурсы өчен материаллар кабул ителә. Аның максаты – шәһәрнең әдәби-сәнгать образын формалаштыру һәм авторларның иҗади башлангычларын хуплау. Конкурс 31 июльгә кадәр үткәрелә. “Хәзерге вакытта ГМЧ һәм социаль челтәрләр аша проектны алга этәрү һәм актуальләштерү өстендә эш алып барыла, шуңа күрә конкурс шартлары берникадәр үзгәрде. Хәзердән башлап, конкурста катнашу өчен, үз тарихын социаль челтәрдәге битендә бастырырга, шул ук вакытта #СаумыКазан#ЗдравствуйКазань хештегын күрсәтергә һәм үз битендә конкурс турында мәгълүмат белән бүлешергә кирәк”, – дип сөйли Гүзәл Сәгыйтова.
Шул ук вакытта «Үз телем» проектлары конкурсының беренче этабы тәмамланды. Ул татар телен үстерү һәм актуальләштерү максатыннан оештырылган иде. Конкурсның Оештыру комитетына барлыгы 126 проект кабул ителгән, шуларның 26сы турыдан-туры беренче этапка узды. Аларны жюри әгъзалары алдында яклау 25 майда республиканың Милли китапханәсендә узган иде. “Хәзер жюри әгъзалары идеяләрне гамәлгә ашыруга 1 миллион сум күләмендә игълан ителгән бүләкне алачак проектларны сайлый. Аларны Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов тәкъдим иткән. Шуның белән бергә, күп кенә кызыклы проектларны исәпкә алып, министрлыкларда һәм ведомстволарда партнерларыбызны, шулай ук иганәчеләр җәлеп итү турында карар кабул ителде”, – диде Сәгыйтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар