«Лунтик һәм аның дуслары» мультсериалның серияләре озак бармый. Бу моментның вакыт ягыннан да отышлы булуын аңларга кирәк. Балага: “Ике генә серия карыйсың да, телевизорны сүндерәсең”, дип тә әйтеп буладыр. Һәр сериядә персонаж һәм аның дуслары белән килеп чыккан берәр маҗара сурәтләнә. Аның аша бала ни сәбәпле экрандагы дуслары мондый хәлгә тарыганнарын, ахырда нинди нәтиҗәләр ясаганын, нәрсә эшләргә яраганын, ә нәрсәдән ерак булырга тиешлеген аңлый. Шуклыклары да бар «Лунтик»ның, гел тәртипле бала булып кына тормый, әмма мультсериалның һәр өлеше тәрбияви мәгънәгә ия – әлеге шуклыклар да дәрес, гыйбрәт бирергә сәләтле.
Шушы көннәрдә мультсериалның «Лунтик. Өйгә кайту» («Лунтик». Возвращение домой) дип аталган анимацион фильмы дөнья күрде. Трейлер күрсәтелә башлаганнан бирле көтте аны сигез яшьлек кызым. Алдан ук вәгъдә биргәнчә, билетлар алып кинозалга кереп утырдык. Вакыйгалар Айдан егылып төшеп, бер ел Җирдә яшәүче «Лунтик»ның: “Әни минем өчен борчыладыр, әни мине эзлидер”, дигән уйлары һәм әнисен эзләргә керешүе белән алып кереп китә. Бу эштә аңа иң якын дусты – чикерткә «Кузя», үзләренең маҗаралары һәм еш кына фикер каршылыгына кереп, ахырда барыбер яхшы якны сайлаучы персонажлар, шулай ук Лунтикның дуслары – күбәләк кортлары Вупсень и Пупсень ярдәм итә. Катлаулы һәм куркыныч сәфәрдә дуслар төрле яктан сынала, авырлыклар аша бер-берләренең кадерләрен аңлый һәм дуслык, ярату хакына үзләрен корбан итәргә дә әзер булуларын исбатлый. Анимацион фильм бала һәм ана мәхәббәтенең көче тасвирлану белән дә уңышка ирешүгә лаек. Мультфильм барышында залда балаларның кычкырып көлеп җибәргәннәре дә, “аһ” дип аваз салганнары да ишетелгәләде.
Әмма кайберләрегез: “Лунтик та безнең өчен ят персонаж бит”, дияр. Әмма бу җан иясе үзенең Җиргә төшкән мизгеленнән бирле әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы, кайгыртучан, иң беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгуы белән мәхәббәтне яулап ала. Аның телендә һәрчак “Рәхмәт”, “Зинһар өчен” сүзләре, кемне генә күрсә дә “Ярдәм итимме?” соравы. Балалыкка хас булган шуклык сәбәпле кылынган килешсез гамәлләре өчен ул үкенә, гафу үтенә һәм хаталарын төзәтергә әзер. Шушы түгелме икән балаларга сеңдерелергә тиешле кыйммәтләр?!
Бүген балаларның яшьтәшләре белән үпкәләшмичә, бер-берләрен үчекләмичә, уенчыклары белән бүлешеп уйный белмәүләренә дә, олыларның сүзләрен тыңламауларына да, булганына ризалык белдермичә кибеттәге һәр ялтыраган нәрсәгә кызыгуларына да мультфильм гаепле дип җаваплылыкны өстебездән төшереп куярга мөмкинбез. Ә ул мульфильмнарны кем карата соң аларга? Кем: “Елама, комачаулама гына” дип, әле теле дә ачылмаган сабыйга инде балалар арбасында чакта ук телефон тоттырып куя?! Без – әти-әниләр!
Ә инде, бүгенге көндә балаларны мультфильмнан башка үстереп, тәрбияләп булмый, дип уйлыйбыз икән, нәрсә карарга тиешлекне дөрес сайларга өйрәник. Кайвакытта Җирдә яшәүче тискәре геройларга караганда Айдан төшкән рәхимле җан ияләренең күпкә хәерле булуы ихтимал…
Айсылу Юлдашева
Фото: социаль челтәрләрдән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар