- Сменадан кайтам да, өлгергән лекцияләргә барам. Ниндидер тәҗрибәләр үткәрү, фәнгә кереп китү турында уй да юк иде, чөнки моңа вакыт җитми. Аннары болай булмый, заводка кире кайтырга өлгерермен әле дип, бар игътибарымны фәнни эшчәнлеккә юнәлтергә булдым. Фәнни җитәкчеләрем белән юл түшәмәсен ныгыту өчен махсус кушылма (присадка) уйлап таптык. Чаллыда бу кушылма кулланып юл участогы да җәелгән. 4-5 ел асфальт катламын күзәттек. Чыннан да, без уйлап тапкан присадка аны таушалудан саклый дип исбатладык. Шуның нигезендә фәнни диссертация дә яздым һәм якладым, - дип сөйләде Ирек.
Хәзер Ирек КФУның “Внутрипластовое горение” лабораториясендә хезмәт куя. Биредә ул коллегалары белән авыр нефтьнең үзлекләрен, аның ябышлыгын, тыгызлыгын бәяли һәм “кара алтын”ны җиңеләйтү юлларын эзли. Эшли торгач, 2017 елда җир астыннан авыр нефтьне чыгаруны җиңеләйткән катализатор булдырганнар. Аны кулланып промысел сынаулары “Татнефть”, “Зарубежнефть”, “Ритэк” компанияләре белән берлектә үткәрелгән. Эш барышында катализаторның нәтиҗәлелеге дәлилләнгән, бу рәвешле нефтьне чыгаруның үзкыйммәте дә шактыйга кимегән. Узган елда Ирек Мөхәммәтдинов җитәкчелегендәге команда Россия фәнни фонды грантын отып, нефтьтәге күкертне киметү өчен реагентлар уйлап табу белән шөгыльләнә башлаган, бу юнәлештә дә инде шактый зур уңышларга ирешкәннәр.
Практик кулланышта нәтиҗәлелеге расланган продуктлар уйлап табучылар акчаны инде көрәк белән көридер кебек. Әмма Ирек сүзләренчә, фәнни эшләнмәләрне капитальләштерү шактый авыр. Фәнни лаборатория кибет түгел һәм уйлап табылган катализаторны, реагентны сату белән шөгыльләнә алмый. Лаборатория оешма белән фәнни-тикшеренү эше алып бару өчен килешү генә төзергә мөмкин. Шуннан соң компания катализатор җитештерү өчен кирәк булган чимал белән тәэмин итә һәм галимнәрнең эш сәгате өчен түли. Димәк, галимнәр мөһим фәнни ачыш ясап, нефтьне җиңеләйтү буенча уникаль ысул булдырса да, араларында “акчада йөзү”челәр юк. Әмма Ирек бер дә зарланмый. Фән юлында хезмәт куючыларның эше шактый яхшы гына бәяләнә башлады, ди ул.
- Мин аспирантурага кергәндә стипендия башта 2,5 мең сум иде, аннары 6 меңгә кадәр артты. Моңа өстәп 5 мең хезмәт хакы ала идем. Хатыным да КХТИның аспирантурасында укыган чак, тулай торакта яшәдек, икебез дә өстәмә эштә эшли идек. Хәзер яшьләргә фән белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар бар, алар яхшы гына стипендия ала, хезмәт хакы да артты, өстәмәләр да түләнә, - ди Ирек Мөхәммәтдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар