Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов «Татарстан - Мордовия» төбәкара балалар-яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты.
Чара Казанның «Урам» экстрим-паркы мәйданчыгында узды. Үсмерләр очрашуга җентекләп әзерләнгән - сораулары төрле юнәлешләргә кагылды. Сорау темаларын чагылдырып, алар плакатлар да әзерләгән.
Форум катнашучылары ике республика башлыгыннан үзләрендә булган йорт хайваннары, балачакта уйнаган уеннары кебек җиңелчә сораулардан башлап, тормыштагы остазлары, үтәргә туры килгән сынаулары, халыкара мөнәсәбәтләр, традицияләрне саклау, махсус хәрби операция турында ялган фикер таратучыларга каршы көрәш кебек җитди мәсьәләләргә дә кагылып үтте. Ә хәзер шуларның кайберләренә тукталыйк:
Сезнең шәхес буларак формалашуыгызга өлеш керткән остазларыгыз турында сөйләгезче...
Рөстәм Миңнеханов: Остаз ул – тормышта иң мөһиме. Остазлар ул синең әти-әниең, беренче тормыш күнекмәләренә алардан өйрәнәсең. Аннары – мәктәп. Белем сыйфаты турында сөйләгәндә, 80 процентка ул укытучыга, 20 процентка матди-техник базага бәйле, дияр идем. Минем чорда, без укыганда, укытучы – абруйлы кеше иде. Мин моны дөрес дип саныйм. Бүген укытучы роле бераз түбәнәйтелгән. Бу вазгыятьтә дәүләтнең дә гаебе бар. Укытучының матди хәле, социаль пакет тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Без бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Аннары укытучы ул мәктәптә генә түгел, вузда белем бирүчеләр. Эшли башлагач эштә дә юнәлеш биргән остаз ул, шулай ук, синең укытучың. Иң мөһиме – яхшы кулларга эләгү.
Артем Здунов: Мин дә иң төп укытучыларым дип әти-әниемне саныйм. Минем әле апам да бар. Апа-абыйсы булганнар бәхетле, дип саныйм. Алар ясаган хаталарын ясамаска мөмкинсең. Ә укытучылрага килгәндә, Мин Рөстәм Нургалиевич белән килешәм, укытучы абруе – иң мөһиме. Чөнки яшь чакта син барысын да сеңдереп барасың, ә критик фикерләү әле җитеп бетми. Шуңа күрә дөрес юнәлеш бирүче кирәк. Мин укытучыларымнан бик уңдым, кайберләре, кызганычка, инде бу дөньяда юк.
Соңгы вакытта яшүсмерләр катнашында юл һәлакәтләре саны артты. Электр самокатларга карата сезнең фикерне ишетәсе килә...
Рөстәм Миңнеханов: Теләсә нинди транспорт чарасы, шул исәптән электр самокатлары, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән регламентланган булырга тиеш. Кызганычка, аларда йөрүче яшүсмерләр үзләре җәрәхәтләнә һәм тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куя. Мин урамнарда электр самокатларына бик тискәре карыйм, аларны шәһәр үзәгендә рөхсәт итү бик зур хата булды, анда кеше бик күп. Йөрер өчен махсус урын булырга тиеш. Элек самокатлары урынына велосипед сайлар идем мин сезнең урында.
Хәзер укучылар бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Үзегезгә үтәргә туры килгән сынауларны хәтерлисезме?
Рөстәм Миңнеханов : Минем БДИга мөнәсәбәтем тискәре. Мәктәп база белеме бирергә тиеш. Ә имтихан өчен конкрет предметларны сайлаганда, бөтен игътибар аларга юнәлтелә. Кеше исә тормышта кайсы предметның үзенә күбрәк кирәк булачагын беркайчан да белми. Син барысын да белергә тиеш. Синең бишле алуың исә мәҗбүри түгел. Мин сезнең өчен борчылам. Сез бит “Википедия”дән башка эшли алмыйсыз... Менә мин инженерлык факультетын тәмамладым, бездә барлык исәпләүләр логарифмик линейка белән иде, ә хәзер сезнең компьютерыгызны алсалар – берни эшли алмаячаксыз. Артем Здунов: Хәзерге укучыларга имтихан тапшыру катлаулырак. Узган ел улым тапшырды: үзеңне шул кадәр җитди әзерләргә, шул мизгелдә үз-үзеңне җыярга, игътибарны тупларга кирәк. Бу зур ихтыяр көче таләп итә.
Ясалма интеллект үсеш алу белән без, укучылар, аны укуда актив файдалана башладык. Ә сез үз тормышыгызда нейрочелтәрләрне ни рәвешле кулланасыз?
Рөстәм Миңнеханов: Кеше барлык юнәлешләр буенча белемле булырга тиеш. Ясалма интеллект ярдәм итә, әмма баш мие эшләргә, ә кеше һәрвакыт өйрәнергә, үз белемнәрен тулыландырырга тиеш.
Артем Здунов: Нейрочелтәрләр ул – зур күләмдәге мәгълүмат чыганагы. Ул кешене тулысынча алмаштыра алмый, әмма бик нык ярдәм итәргә мөмкин. Бу киләчәк, моның хакында фикерләп тә торасы юк. Без шушы чынбарлыкта яшәячәкбез. Шуңа күрә аларны рациональ кулланырга өйрәнергә кирәк.
Рөстәм Нургалиевич, Сез бик күп илләрдә буласыз, төрле дәүләт җитәкчеләре белән очрашасыз. Чит илләрдән нинди уңышлы практикаларны үзләштердегез?
Рөстәм Миңнеханов: Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев куйган иң беренче бурыч – Европадагы кебек яшәү сыйфаты. Чыннан да, бу параметрларга ирешү өчен бик күп нәрсәне үзгәртергә туры килде. Республикада соңгы 20-25 елда җитди эшләр башкарылды. Бездә хәзер бик күп спорт һәм җәмәгать киңлекләре барлыкка килде. Болар юктан гына тумады. Без бик күп йөрдек, күпкә өйрәндек. Бик зур тәҗрибәне Сингапурдан алдык. Үзебезнең администрация башлыкларын, министрларны шунда укырга җибәрдек. Бик кызыклы башлангычлар, бигрәк тә индустриаль мәйданчыклар ул – Кытай. Европа тәҗрибәсен дә бик җентекләп өйрәндек.
Социаль челтәрләрдә еш кына тарихи фактларны фальсификацияләү очракларын күрәбез, шул исәптән безнең солдатлар һәм офицерларның батырлыклары кимсетелә. Мондый фактларга каршы ни рәвешле көрәшергә?
Артем Здунов: Тарихи фактларны фальсификацияләү әти-әниебезне, милләтебезне кимсетү белән бер. Моңа бары тискәре мөнәсәбәт кенә булырга мөмкин. Тарихны белү безгә мондый фальсификацияләрдән азат итә. Без аларга игътибар бирмәячәкбез. Үз-үзебезне дә рәнҗеттермәбез!
Рөстәм Миңнеханов: Патриот булырга кирәк. Кем дә булса безнең егетләр, безнең сугышчылар турында начар сүзләр әйтә икән, җавабыбыз каты булачак!
Комментарийлар