16+

«Аны үпкәләтүе дә җиңел. Әмма үч сакламый, кичерә белә»

Фән һәм мәгариф министры Илсур Гәрәй улы Хадиуллин күркәм юбилеен каршылый – 1964 елның 18 октябрендә аның туган көне.

«Аны үпкәләтүе дә җиңел. Әмма үч сакламый, кичерә белә»

Фән һәм мәгариф министры Илсур Гәрәй улы Хадиуллин күркәм юбилеен каршылый – 1964 елның 18 октябрендә аның туган көне.

Тынгысыз укытучы хезмәте аңа балачактан таныш. Балык Бистәсе районының гүзәл табигатьле Таулар авылы – газиз туган ягы. Әтисе – зоотехник, әнисе башлангыч сыйныф укытучысы, өстәвенә аңа әнисе сыйныфында белем алырга туры килә. Гаиләдә 3 бала үсәләр, Илсур – олысы. Күрше керәшен авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, ә анда ул ана телендә укый, Казан педагогика институтының химия һәм биология белгечлегенә укырга керә. Чынлыкта исә үзгә хыял дәшә башкалага – күңел түренә яшеренгән табиб буласы килү теләгенә никтер юл куймый ул, әнисе һөнәрен сайлый. 1989 елны укытучы дипломы алган егетне Мамадыш районына эшкә җибәрәләр. Үргә менү җиңел түгел, әмма хезмәт баскычы буйлап югары күтәрелү төшенчәсе биредә каршы ала – авыл мәктәбенә директор, ә 5 елдан Казан шәһәренең 71 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенә директор урынбасары итеп билгеләнә. 

Язмыш сукмаклары еш кына текә борылыш ала, әмма кайлардан һәм нинди генә юллардан узмасын Илсур Гәрәй улы үз һөнәреннән һич кенә дә ераклашмый кебек. 2002 елны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкарганда аңа милли мәгариф җаваплыгы йөкләнә. Россиянең 26 субъектында, шул исәптән чит илләрдә дә татар теле укытыла, укыту пособияләре, методик ярдәмлекләр, укытучылар әзерләү һәм аларның һөнәре осталыгын арттыру, төрле семинарлар үткәрү мәсьәләсендә ул инде җитәрлек тәҗрибә туплап килгәнлектән биредә дә югалып калмый, бар егәренә хезмәткә җигелә.

Менә шушы елларда параллель рәвештә үз өстендә эшли – “Гомумбелем бирү мәктәбендә инновацион медодик эшчәнлекне оештыруда педагогика шартлары” темасына диссертация яза. Фәнни эшен Мәскәүдә яклый. Аның өчен иң мөһиме – үз белемеңне, дәрәҗәңне күтәрү, чөнки үзен үзе үстермәгән укытучы укучыга кызык түгел, дип саный. Мәгариф җитәкчесе булып эшләгән кеше белемен арттырмый икән, профессионал буларак ул кемгә кирәк? Менә шушы уе аны гел алга этәрә. Ә бит нәтиҗәсе дә үсендерә! Илсур Гәрәй улының РТ Мәгариф үсеше институтының ректоры итеп билгеләнүе дә шуңа ишарә, димәк, диссертация юкка гына эшләнмәгән, беренчедән ул җитәкченең киләчәк юлына төпле нигез түшәсә, икенчедән, укытучыларның квалификациясен үстерү институты курсларында киң кулланышка керә – белем алучыларның төп ярдәмлегенә әйләнә.

Илсур Гәрәй улына биредә баш-аягы белән эшкә күмелә, институт бинасында зурдан кубып төзекләндерү эшләрен башлап җибәрә. Ничәмә ел буена искелектән ыңгырашкан бинага, ниһаять, яңа сулыш килеп керә. Институт – укытучыларның белемен һәм профессиональ әзерлеген үстерә, Илсур Гәрәй улының биредә куйган хезмәтен бәяләп бетергесез. 

Казан шәһәренең мәгариф идарәсендә ул 11 ел эшли. Яшерен-батырын түгел, мәгариф өлкәсендә ызгышлар та тумый тормый, дөньясы буталчык, сикертмәләр җитәрлек, әмма ничек кенә булмасын, аларның берсе дә Илсур Гәрәй улы Хадиуллин исеменә кул сузмый. Аңа кагылышлы бер генә бәхәсле очракны искә төшереп булмый, димәк, юк андый чуалчыклар, ул алардан ерак.

Ә бит йөз меңләгән укучылар, аларның әти-әниләре, ун меңләп укытучы арасында һәрберсенең үз белеме, дөньяга карашы, төпле фикере булган хәлдә алтын урталыкны саклап эшләп кара! Мәгәр миллли мәгариф әледән әле реформалар таләп иткән чорда аларны кем дә тыныч кына кабул итәрлек дәрәҗәдә сак кына, даими үткәру килә. Илсур Гәрәй улы һәр мәктәпне, андагы эчке вәзгыятьне, проблемалар килеп туса төбенә төшеп өйрәнә, коллегаларын игътибар белән тыңлый белә, шуның өчен дә алтын йөрәкле кеше дип йөртәләр үзен. Минем белән күпләр килешер. Нинди генә хәл килеп чыкса да вакытында дөрес карар кабул иткән кешене ничек атыйсың инде башкача.

11 ел буе Казан мәгариф идарәсен җитәкләү дә аз вакыт түгел чынлыкта. Башкалабыз мэры Илсур Метшинның мәгариф өлкәсенә махсус игътибарын, таләпчәнлеген исәпкә алсак, ә ул һәрчак көтелмәгән эксперементлар яклы, һәр яңалыкны күтәреп алып, җиренә җиткереп эшли белүе күпләргә үрнәк. Хәер, Илсур Гәрәй улы кайда гына эшләмәсен үзен энергиясе ташып торган, максатчан, югары профессиональлеккә ия яңа стильдә эшләүче җитәкче итеп күрсәтте. Нинди генә катлаулы проблемалар килеп тумасын – югалып калмый, ипле чишелеш, шул нисбәттән камиллеккә юл эзли.

2020 елның сентябреннән ул бик тә җаваплы вазыйфада – Татарстан республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгын җитәкли. Мәгариф өлкәсенең үсеше һәм тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү – аның төп бурычы. Максатчан федераль программалар нигезендә милли мәгариф киң колач җәя, шунысы сөендерә - сәләтле балалар үсеше кайгыртылган шартлар тудырыла, бөтенроссия, халыкара дәрәҗәгә ия семинар-конференцияләр үткәрелә, укыту программалары федераль стандартлар нигезендә яңартыла. Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарында 100 баллык нәтиҗәләргә ирешәләр икән, димәк, безнең мәгариф дөрес юнәлештә.

Татарстан берничә ел дәверендә мәгариф өлкәсендә яңа мәгълүмәти технологияләр үзләштерү мәсьәләсендә дә лидерлар рәтендә. “Электрон мәгариф” дәүләт мәгълүмәти системасы проекты әнә шундыйлардан, ул да елдан-ел яңартылып килә. Цифрлашкан мәгълүмәти платформалар мәгариф өлкәсендә шактый, аларның һәрберсе кулланышта. Әйтик, “Өстәмә белем бирү навигаторы”  – федераль ресурсларның берсе. Ул 23 мең  үсеш программасын колачлый һәм аларның берникадәре татар, чуваш, мари телендә булуы да сөендерә.

Илсур Гәрәй улының махсус контроле нигезендә “Беренчеләр хәрәкәте” дә мәгариф үзәгендә. Ватанга мәхәббәт гаиләдә яралып, нәкъ менә мәктәптә үсеш алырга тиеш тә. Шул нисбәттән башлангыч сыйныфларда булдырылган “Россия бөркетләре” проекты, мәктәпләрдә тәрбия эше буенча киңәшчеләр вазыйфасы булдыру – Илсур Гәрәй улы идеясы. Спортка исә аерым зур игътибар бирелә.

Мәгариф өлкәсендә урта профессиональ белем бирү системасында 100 уку йорты эшчәнлек алып бара. Аларның 47се ресурслар үзәге булып санала. “Профессионалитет” проекты кысаларында 14 белем бирү йортының җиңеп, кыска срокларда квалификацияле белгечләр әзерләве республикабыз өчен дә зур күтәрелеш. “Профессиналлар” һәм ”Абилимпикс” кебек милли чемпионатларда югары профессиональ осталык күрсәтеп, республикабыз җыема командасының беренче урынны яулый килүе дә мәгариф данын күтәрә. Боларның башында әлбәттә Илсур Гәрәй улының тынгысыз хезмәте ята. Республикабызның фәнни-техник потенциялы зур, инженерлар мәктәбе оештырудан башлап югары уку йортларының күркәм эшчәнлеге – лидерлык проектларына нигезләнә, грантлар ота. 1 миллион күләмендә 442 грант отуга ирешү – мәгариф өлкәсендә алып барылган эшчәнлек нәтиҗәсе.

Илсур Гәрәй улы Хадиуллин иҗтимагый-сәяси тормышның кайсы гына өлкәсендә эшләмәсен, бер дигән оештыру сәләтенә ия җитәкче була алыр иде, әмма аның педагогика юлын сайлавы – республикабыз бәхете. Тәвәккәл, талантлы, иҗади, энергиясе ташып торган шәхеснең фән һәм мәгариф камытына җигелеп, зур йөкне арымыйча тартып баруына изге теләктә булыйк. Ул һәрчак оптимист, лидер. Феноменаль хәтергә ия, искиткеч педагогик һәм оештыру сәләтен үз иткән кеше. Хыялый, уйлаганын тормышка ашыра белә. Үҗәтлеге теәсә кайсы каршылыктан көчле. Аның белән бәхәсләшүе дә рәхәт. Ышанычлы ул. Үзенә булган ышанычны бервакытта да югалмый. Ул кешеләргә бик игътибарлы.

Һәрчак ярдәмчел. Шул ук вакытта җитди дә, аны үпкәләтүе дә җиңел. Әмма үч сакламый, кичерә белә! Һәр адымы уйланылган, үз гамәлләренә үтә җаваплы карый. Үзенә карата ихтирамлы мөнәсәбәтеңне дә бәяли белә, хөрмәт итә. Менә шуның өчен дә хезмәтне ул канәгать булырлык итеп үтисе килә. Ул бит үзе эшне һзрчак башкалардан остарак итеп һәм тизрәк итеп эшли, Киләчәккә максатчан юл яруы, ял белмәве, эшне гел беренче урынга куюы кайчак авыр да, әмма аның янында эшләргә кызык: акыллы, белемле, зирәк һәм бик игътибарлы, артыгы белән күзәтүчән! Мондый шәхеснең яныбызда булуы – зур бәхет. 

Әнвәр Хуҗиәхмәтов
 КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading