Каюм Насыйри үзенең “Китабәт - тәрбиясен” дә .. Һөнәр – берагым судыр вә ышанычлы дәүләттер,” – дип язган.
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән. Гаиләне дәүләтнең нигезе, диләр. Гаилә ул- әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаилә дип санала, анда һәр гаилә үзен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Матур гаилә кору, анда бер –береңә ярдәмләшеп яшәү һәрберебезнең изге бурычы. Балаларның сәләтлелек билгеләрен, гадәттә, беренче булып әти- әниләр күрә, алга таба яшь талатның язмышы аларның мөнәсәбәтеннән тора. Талантка ышанмасаң, анын ижади потенциалын ачу турында хыяллану мәгънәсез. Сәләтле бала гаиләдә бердәнбер булып, барлык игътибар бу балага юнәлтелгән очраклар да шактый. Уңай шартлар, мөмкинлекләр булган очракта гына бала үзен сәләтле зат буларак күрсәтә ала.
Хәзерге чорга күз салсак иң беренче проблема булып берничә фактор баш калка:
1) Әти-әнинең аралашуы бик аксый.
2) Әти - әнинең бер - берсе белән аңлашмый яшәве балага нык тәэсир ясый. Мондый гаиләләрдә баланың сәләтенә игътибар бирелми һәм баланы эчке конфликтка китерә.
3) Сәләтле бала үсешендә гаиләдә дустанә һәм ирекле атмосфера- ижади шәхесне үстерү өчен уңай психологик база тудыра.
4) Әти - әниләрнең күп вакытын интернет чертәрләрендә уздырулары. Бала үз -үзенә бикләнә, психологик тайпылышлар барлыкка килә. Хәзерге заманда балаларның сәләтен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә каралган. Бары тик әти- әнинен әлеге сәләтләрне күреп үстерүе мөһим.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билгеләнгән Федераль белем бирү программасының максаты булып рухи-әхлакый кыйммәтләр, шулай ук Россия Федерациясенең тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге чорда баланы төрле яктан үстерү төп приоритет булып тора.
Балага ниндидер өлкәдә сәләт бирелгән икән, аның шул ягын күреп, үстереп, аның киләчәккә кирәклеген төшендерү мөһим. Балага үзенең нәселен таныту, андагы күренекле сәләтле һөнәрле туганнары турында мәгълүмәт бирү – әти-әнинең бурычы.
Балаларның сәләт мөмкинлекләрен үстерүгә, аларның буш вакытларын дөрес оештыруга бәйле. Гаилә белән чаңгы, чана, тимераякта шуу, табигать кочагында ял итү, су коену, бассейннарга йөрү, балалар бакчасында, спорт комплекслардагы спорт бәйрәмнәрендә катнашу, балалар өчен физик күнегүләр бик нык файдалы. Бергәләп төрле уеннар уйнау, китаплар уку, кино, театр, музейларга йөрү баланың кызыксынуын арттыра гына.
Балада күркәм сыйфатлар тәрбияләсәк, туган телебезгә һәм татар теленә мәхәббәт уятабыз. Бәлки, ул бала киләчәктә күпкырлы талант иясе, үзенең милләте өчен янып – көеп йөрүче булыр.
Баланың фикерләү сәләтен үстерүдә табигать белән таныштыру бик мөһим. Аны табигать кочагында үзара әңгәмә рәвешендә алып бару кирәк. Балаларга үсемлекләр, җәнлекләр, бөҗәкләр, кошлар турында мавыктыргыч хикәяләр сөйләү, алар белән җиләккә, гөмбәгә йөрү дә бик файдалы. Бала табигатьне күзәтергә, аңа сокланырга һәм аны яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнә. Табигать белән хозурлана белмәгән күңел рухи кыйммәтләрне дә аңлый алмый.
Табигатькә зыян китермәү, аны саклауны балаларга төшендерү бик мөһим. Әти – әниләр, балалар белән берлектә, төрле темаларга экологик акцияләр үткәрү дә бик урынлы.
Кече яшьтән, балада табигатькә мәхәббәт тәрбияләү кирәк. Шулай ук, һәр җан иясенә карата балаларда мәрхәмәт хисе тәрбияләү зарури. Баланың сәләтен үстерү йөзеннән, кыш көне кошларга җим ясап ашату, яз көне әтиләре белән бергәләп ясап, кошларга оя кую, җәнлекләрне рәңҗетмәү, аларны ашату, эчертү баланың сәләтен ачуга бер баскыч.
Гаилә белән берлектә, бала үзе яшәгән тирәлекне агач, куаклар, чәчәкләр үстереп бизәве, аларны карап, тәрбияләп торуы, баланың тагын бер юнәлештә сәләте ачылуга зур мөмкинчелек бирә.
Балада хезмәткә һәм гади хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү бигрәк тә мөһим. Бала фильмнардагы “сугыш” геройларына гына түгел, ә гади хезмәт кешесенә: сыер савучы, механизаторлар, пешекче һәм башкалар кебек һөнәр ияләренә хөрмәт белән карарга өйрәнеп үссен.
Фикерләү юлы белән бала үзе эшләгән эшләргә нәтиҗә ясарга өйрәнеп үсү дә бик зарури.
Заманының югары мәдәни баскычында торган буын, җәмгыятьнең нинди генә тармагында хезмәт итмәсен ул инде үз милләтнең үсеше өчен җаңы -тәне белән тырышачак. Шуның өчен, бала вакытта гаиләдә ачылган сәләт илаһи көчкә ия!
Әй, кадерле балабыз,
Мең сораулар биргәнсең?
Сәләтеңнең бар ягында
Килә үстерәсебез.
Сәләт биргән һөнәр белән,
Җиһанда туры юл яр.
Җәмгыятькә, илгә файдалы
Зирәк шәхес булып кал!
Эльмира Галимова,
Балтач районы Карадуган балалар бакчасының
югары квалификацион категорияле тәрбиячесе
Комментарийлар