Тиздән чын җәй башланачак. Күп кенә ата-аналарның башларында бер проблема: мәктәптә укулар тәмамланып килә - баланы кая куярга? Кайберәүләр авылга - әби-бабай янына кайтара. Ә алай килеп чыкмаса, нишләргә? Хәер, проблеманы хәл итәргә мөмкин - җәйге ял итү һәм сәламәтләндерү лагерьлары бар бит.
1 июньгә кадәр Татарстан Республикасындагы барлык лагерьлар...
Тиздән чын җәй башланачак. Күп кенә ата-аналарның башларында бер проблема: мәктәптә укулар тәмамланып килә - баланы кая куярга? Кайберәүләр авылга - әби-бабай янына кайтара. Ә алай килеп чыкмаса, нишләргә? Хәер, проблеманы хәл итәргә мөмкин - җәйге ял итү һәм сәламәтләндерү лагерьлары бар бит.
1 июньгә кадәр Татарстан Республикасындагы барлык лагерьлар да балаларны кабул итәрлек дәрәҗәдә булырга тиешләр. Алар республикабызда барлыгы - 52. Бер караганда, бу Татарстан өчен бик аз сан, әмма аларның һәрберсенең июнь, июль һәм август айларында бертуктамый эшләүләрен исәпкә алганда, монысы да начар түгел. Гадәттә бит бала бер сменага - 18-20 көнгә генә килә. Шулай итеп, җәйге лагерьларда бер сезонда уртача 200 меңләп бала ял итә икән.
Узган ел, мәсәлән, 213 меңнән артыграк бала ял иткән. Быел исә 212 меңнән артык булыр дип көтелә. Моның кадәр баланы ял иттерү өчен, бюджеттан 890,4 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу - узган елгыдан 6,3 процентка артыграк.
Җәйге ял лагерьлары дигәндә, мисалга «Сәләт»не атарга мөмкин. Проект җитәкчесе, КФУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов: «Без быел да төрле телләр өйрәнү белән бәйле булган, лингвистик юнәлештәге «Сәләт-тел», интеллектуаль үсешне күзаллаган «Сәләт-Раушан», мәктәп укучыларының бүгенге заманда көндәшлеккә сәләтен үстерү юнәлешендәге «Сәләт-Шәхес», компьютерны, информатика һәм мәгълүмати технологияләрне өйрәнүне күзаллаган «Сәләт-Санак» аланнарын оештырачакбыз. Беренче смена чама белән 5-6 июньдә башланып китәчәк, ул, һәр елдагыча, Лаеш районының «Йолдызлык» («Звездный») аланында була. Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Саба, Чаллы, Зәй, Биләр һәм Биектауда да «Сәләт» аланнары, лагерьлары эшләячәк. Куркынычсызлык ягына килгәндә, ата-аналарга борчылырга кирәкми. Вожатый-әйдаманнар һәр яктан югары әзерлекле. Аланнар койма белән әйләндереп алынган, полиция хезмәткәрләре тәүлек буе кизү тора. Без ашау-эчү, медицина ярдәмен күрсәтү ягына иң беренче чиратта игътибар бирәбез», - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар