16+

Мәктәпләр төзү һәм төзекләндерү эше дәвам итәчәк

Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларындагы чараларга 2019-2024 елларда 26 млрд сум юнәлтелгән, шул исәптән 20 млрд сум – федераль бюджеттан.

Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларындагы чараларга 2019-2024 елларда 26 млрд сум юнәлтелгән, шул исәптән 20 млрд сум – федераль бюджеттан.

Агымдагы ел илкүләм проектны тормышка ашыруда соңгысы, әмма белем бирү тармагын камилләштерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк. Проект үзгәрәчәк һәм яңа форматта гамәлгә ашырылачак, ди Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин.

Барлыгы 6 ел эчендә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча республикада 25,7 мең урынга исәпләнгән 22 мәктәп төзелгән, авыл мәктәпләрендә 20 спорт залы ремонтланган, 830 мәгариф оешмасында заманча җиһазлар урнаштырылган.

–    Быел Тукай һәм Ютазы районнарының ике спорт залында ремонт үткәрелде. Барлыгы 8,5 мең урынга исәпләнгән җиде мәктәп сафка бастырылды. Аерым алганда, Казанда – өч мәктәп, Яр Чаллыда, Усад, Көек һәм Биектау авылларында берәр мәктәп төзелде, - дип сөйләде Хәйруллин.

Моннан тыш, быел «Үсеш ноктасы» проекты буенча республиканың 72 мәктәбендә биология, физика, химия кабинетларында җиһазлар яңартылган, Казандагы ике мәктәптә «Кванториум» технопаркы булдырылган. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 11 мәктәптә психологлар, дефектологлар, логопедлар кабинетлары яңартылган. 

2024 елда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 3,7 млрд сум тотылган, шуларның 3 млрд сумнан артыгы федераль бюджеттан бүленгән.

Мәктәпләр төзү һәм төзекләндерү, кабинетларны җиһазлау эше дәвам ителәчәк. Шулай ук урта һөнәри белем оешмаларында, тулай торакларда уңайлы шартлар тудыруга керешәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading