Минем бер укучым бар. Акыллы, кызыксынучан малай. Күптән түгел: «Кәефләр ничек?» – дигән соравыма бер икеләнүсез: «Бик начар», – дип ярып салды ул.
«Ни булды? Нилектән начар?» – дим. «Каникул каникулга охшамаган. Бер ял юк. Көн саен укыйм», – ди малай.
Әти-әнисе аннан вундеркинд ясарга телидерме (алай булса да ышанам, «башлы» егет), әллә инде үзләренең вакытлары булмаганга, бала көн буе нәрсә белән дә булса шөгыльләнсен диптерме – анысын аңлап җиткерә алмадым – малайны төрле онлайн дәресләргә яздырганнар. Нәтиҗәдә, җәен ял итеп көч җыясы урынга, малай көн саен укый һәм, шул рәвешле, укуны күралмый башлый. Әлбәттә, каникулда үзенә кызыклы юнәлешне яратып өйрәнүче балалар да бар. Ләкин монысы башка очрак икәнлеге көн кебек ачык.
Каникулда баланы укытырга ярыймы? Әллә инде китапларны сентябрьгә кадәр иң ерак киштәгә җыеп кую хәерлерәкме?
Гүзәл Ибраһимова, психолог:
«Бер нәрсәне төгәл әйтә алам: каникулда баланы көчләп укытырга ярамый. Бигрәк тә, укуда ачык күренеп торган проблемалары булмаса. Һәм бигрәк тә эссе көннәрдә! Укымаган баланың баш мие «мүкләнә» дип курыксагыз, башны эшләтә торган уеннар уйнагыз. Каникулда белем алуны уку дип кабул итәрлек булмасын. Хәтта әдәби китапны да бала үзе сайларга тиеш. Мәҗбүриләп укыткан очракта, файдасыннан зыяны күбрәк булачак. Баланың укуны күралмый башлавы бар».
Зөлфәт Зиннуров, җырчы:
«Укыйлар. Кем әйтмешли, өсләрендә торып укытабыз. Күбрәк әниләре мәҗбүрили инде. Балаларга мәктәптән дә җәйгә әдәбият исемлеге бирәләр бит. Кайчак шул әсәрләрне аудиокитап рәвешендә тыңлыйбыз. Әле менә диңгезгә ялга кузгалдык, Аяз Гыйләҗевнең «Яра»сын тыңлап барабыз. Балаларга авыррак әсәр. Башка китапны башларга кирәктер, дибез. Укуны гына түгел, бүтән фәннәрне дә онытып бетерергә ярамый – кечкенәсе белән тапкырлау таблицасын кабатлыйбыз».
Гөлназ Нургалиева, 28 еллык хезмәт стажы булган башлангыч сыйныфлар укытучысы:
«Билгеле, каникулда балалар укудан ял итеп, киләсе уку елына көч җыеп килергә тиеш. Китап уку – беренче чиратта, вакытны файдалы, кызыклы үткәрү. Җәйге каникулга әдәбият исемлеге биргәндә укучыларыма, исемлектәге бөтен китапны укып чыгу мәҗбүри түгел, үзегезгә кызыклы булганнарын сайлап алып укыгыз, дим. Август урталарыннан, үткәннәрне искә төшерү өчен, укучыларга төрле биремнәр эшләргә киңәш итәр идем. Төрле фәннәрне берләштергән метапредмет биремнәр булса, тагын да яхшы. Иң мөһиме – алар ялыктыргыч булмасын».
Сөмбел Вәлиди, 4 бала әнисе:
«Балаларны җәй көне укытмыйм дип әйтә алмыйм. Ләкин аларны өйдә тоту бик авыр. Салкын көннәр булганда, урамга чыкмаганда гына берничә бит укып алалар. Кем кайсы фәннән «йомшаграк», шул телдә укый. Олысы – русча, уртанчысы – татарча. Шулай да андый эшләрне, күбесенчә, августка калдырам. Ял итсеннәр, җәйнең тәмен чыгарсыннар, дим».
Рамилә Уваева әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар