16+

Онкология белән көрәшүчеләр: ничек сынмаска һәм сыгылмаска?

05 апреля 2025, 17:33
791
0
1
Уку өчен 6 минут

Онкология диагнозы белән күзгә-күз очрашучылар моның хөкем карары булмавын төгәл белә

Онкология белән көрәшүчеләр: ничек сынмаска һәм сыгылмаска?

Онкология диагнозы белән күзгә-күз очрашучылар моның хөкем карары булмавын төгәл белә

Яман чир, киресенчә, тормышның ямен күрергә, тәмен тоеп яшәргә өйрәтте, ди алар. Бу кешеләр «Без бергә» оешмасына берләшеп, бер-берсендә терәк-таяныч тапканнар.

Ни генә дисәң дә, сәламәт кеше авыручының халәтенә керә алмый шул. Үзләрендә онкологик чир табылгач та, танышларының кызганып каравы җаннарын телгәләвен әйтә алар. Ә кайбер кешеләр алардан бөтенләй читләшү юлын сайлаган – онкологияне әле дә бик күпләр дәваланмас чир, ахыр нокта буларак кабул итә бит. «Без бергә» оешмасында исә алар бер-берсен сүзсез аңлый. Мондагыларга үз башкайлары аша үткәннәрне сөйләп торасы да юк, һәркайсы шул юлны кичкән. Очрашкач та, сызланулары турында ләм-мим, сөйләшергә кызыграк темалары бар. Бию, җыр, рәсем, тегү, модельлек түгәрәкләренә йөри, спорт белән шөгыльләнә алар, үзләре үк иҗади киңлекләр  оештырып җибәрүчеләр күп.  Боларның барысы да ТР Рәисе грантлары, Президент грант фонды, «Татнефть» хәйрия фонды һәм башкалар ярдәме белән тормышка ашырыла.

 «Без бергә» оешмасы вәкилләре белән «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә уздырылган хәйрия чарасында танышып кайттым. Дистәләгән хатын-кыз бирегә бәйрәмгә кебек килгән. Күбесе бер-берсе белән яхшы таныш, моңа кадәр күрешмәгәннәре дә, үзара онлайн аралашып торучылар. Нигездә, бирегә уртача буын кешеләре һәм өлкән яшьтәгеләр җыелган иде, яшьләр – сирәгрәк. Онкологик чирләр статистикасының ачык чагылышы инде бу. Беләбез, яман чир кечесен дә, олысын да аяп тормый. Әмма яшь бару белән төрле чирләрнең, шул исәптән, онкологиянең дә, баш калкытуы барыбызга мәгълүм хәл. 

Бирегә килгәннәрнең берәүләре бу диагноз белән инде дистә елдан артык яши, икенчеләре әле яман чир белән көрәштән соң яңа гына аякка басып килә. Әмма никадәр генә авыр булса да, берсе дә сер бирмәскә тырыша. Жәлләп карамасыннар диләр, ахыры. Кызганырлык та түгел үзләрен, сокланып кайттым, чынлап әйтәм! Үз башларыннан кичкән авырлыкларга карамастан, тыштан да, эчтән дә матур булып кала алган алар.

«Без бергә» оешмасы 2016 елдан бирле онкология белән авыручы кешеләргә ярдәм кулы суза. Оештыручылары – Юлия Ивашкевич һәм Ольга Юскевич.  Юлия Ивашкевич 2015 елда үзе шушы яман авыру белән сыналган. Сыналган, әмма сынмаган. Бүген тормыш сыйфатын башка пациентларга да саклап калырга ярдәм итә. Ярдәмгә волонтерлар, хәйриячеләр, медицина хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре килә. Бу оешманың үзәгендә торган кешеләр төрле проектларны тормышка ашыралар, яман авыру белән очрашучыларга тулыканлы тормыш итәргә булышалар.

«Казан ярминкәсе»ндә оештырылган «Онкофеи» хәйрия чарасының максаты да үз-үзләрен жәлләтү түгел, ә бәйрәм рухын тудырып, яман чир кичергән хатын-кызның тормышына ямь өстәү. Бирегә килгәннәргә стилистлар кием сайларга ярдәм итте, визажистлар һәм чәчтарашлар мода журналлары тышлыгыннан төшкәндәй образлар тудырды, фотографлар истәлеккә профессиональ фотолар ясады. Җырлар, биюләр, күнегүләр ясау, җанлы аралашу, тәм-том тулы өстәлләр – чын бәйрәм инде менә! 

Чара алдыннан кием-салым җыю турында игълан ителгән. Кешеләр, шкафларын аралап, үзләре кимәгән бик яхшы әйберләрен бирегә алып килгән. Төрле стильдәге, фасондагы һәм размердагы киемнәрдән элгечләр сыгылып тора иде.  Модалы бутиктан бер ким түгел!

– Авыру белән бәйле рәвештә организмда еш кына гормональ үзгәрешләр күзәтелә – хатын-кыз тазарып китәргә, төрле физиологик үзенчәлекләр туарга мөмкин. Димәк, гардеробны яңарту ихтыяҗы барлыкка килә. Әмма онкология диагнозы куелган кеше күп очракта финанс кыенлыклар белән очраша, күбесе эшсез кала, инвалидлык ала. Бу акция исә аларга үз мохтаҗлыгын тоймыйча, яңа киемнәргә ия булырга ярдәм итә. Барысы да бәйрәм рухында уза, кеше үзен кул сузып торган халәттә хис итми. Волонтер стилистлар, визажистлар, чәчтарашлар көче белән кеше үз-үзенә ышанычын арттыра, үзен матур итеп тоя, - дип сөләде акциянең асылы турында «Без бергә» оешмасының оештыру комитеты вәкиле Венера Исрафилова. 

Аның сүзләренчә, онкология диагнозы һич кенә дә хөкем карары түгел, бу тормыштагы кыйммәтләргә яңа караш ташлау мөмкинлеге. Венера ханым әлеге хакта башкалардан ишетеп кенә белүчеләрдән түгел. Аның әтисендә мәни бизе яман шеше булган, үзе дә 13 ел шушы диагноз белән яши.

Наталья Зеленихинада 23 ел элек күкрәк яман шеше табылган. Ул чакта аңа өлешчә бу органын алдырырга туры килгән. 15 елдан рецедив булып, чир кире әйләнеп кайткан, шул ук күкрәгендә яңадан шеш үскән. Операция, химия терапиясе, нурланыш терапиясе... Әлеге юлны  иң баштан узарга мәҗбүр була ул. Бүгенге көндә, күкрәк белән бергә лимфа төенчекләре дә алыну нәтиҗәсендә, кулында лимфодема башланган. Еш кына шундый катлауланулар була икән. Әмма бу кадәр сынауларга карамастан, беркайчан да төшенкелеккә бирелми ул. Авыруы аңа гадәти тормыш белән яшәргә комачауламый: дуслары белән очраша, тегү түгәрәгенә йөри, урманнарга чыга.   «Күп нәрсә кәефтән, тормышка караштан тора. Төшенкелеккә бирелгәннәр, тиз китеп барды», - ди ул. Үзе исә  Наталья инде 72не тутырган. 

Галия Бәшировага онкология диагнозы 2016 елда куела. Күкрәгендә шеш тапканнан соң, өч айлап табибларга барырга куркып йөри ул. Нәтиҗәдә, иң зур хәвефләре раслана. Барлык авыручылар кебек үк катлаулы юл узарга туры килә аңа. Бүген ул авыруны җиңә алуына сөенеп яши һәм чир кире әйләнеп кайтмас дип ышана. Берничә ел элек ул «Без бергә»нең Әлмәт бүлекчәсен җитәкләгән. Ярдәм чаты оештырып, онкологик чир кичергән 200гә якын хатын-кызны берләштергән ул. Төркемдә 30 яшьлекләр дә, 70 тән узганнар да бар, ди. Кемдер авыл җирлегендә, кемдер Әлмәтнең үзендә яки Бөгелмәдә яши. Бу бергәлек аларга үз сызланулары белән ялгызлыкта калмаска ярдәм итә. Шулай ук Галия «Карагыз, мин рәсем ясыйм» дигән студияне җитәкли. Үзе кебек үк онкология диагнозы кичергәннәр белән очрашып, иҗат дөньясына чума алар.

Гүзәл Семенова исә бу чарада иң яшьләрнең берсе булгандыр. Берәү белән дә аралашмавына, карашы да моңсу булуына игътибар иттем. Кыяфәтендә шулай ук ниндидер сәерлек бар иде. Чәчләре үзенә туры килмәвен аңладым соңрак. 5-10-20 ел элек онкология кичергәннәрдән аермалы буларак, ул әле яңа гына тернәкләнеп килә икән. Кеше арасына да бу аның беренче чыгуы. Ярты ел элек кенә Гүзәлдә аналык яман шеше табылган. Моңа кадәр ел саен тикшеренеп торса да, чир бик тиз үсеш алган. Сәбәбен  бик зур стресс кичерүендә күрә. Авырып киткәнче, ярты ел алдан юл һәлакәтендә энесен югалткан ул. Шушы тетрәнүләр эзсез калмаган, күрәсең. Операцияне кыз Мәскәүдә ясата. Аңа инде метастазалар барлыкка килүен әйтәләр, химиотерапия аша узарга туры килә. 
-Иң авыры – тышкы үзгәрешләр булды. Күрәсезме, чәчләрем үземнеке түгел. Бу – парик. Авырганчы чәләрем билдән түбән, бер буялмаган иде. Алар белән горурлана идем. Химиотерапиядән соң төптән кисеп ташларга туры килде. Бер ай буе диярлек көзгегә карый алмадым, - дип бүлеште хис-кичерешләре белән Гүзәл. 

Хәйрия чарасында онкологик чир кичерүчеләргә үзләрен матур итеп тоярга ярдәм итүче, күтәренке кәеф бүләк итүче волонтерлар – чәчтарашлар, визажистлар, фотографлар һәм башкаларның да бу чарада катнашырга этәргән үз сәбәпләре бар. Әйтик, фотограф Ләйсән Шәфигуллинаның иң якын кешесе – әнисе онкология кичергән.

– Минем әниемә моннан 5-6 ел элек онкология диагнозы куелган иде. Шуңа күрә моның кешегә, хатын-кызга ни рәвешле йогынты ясавын яхшы аңлыйм. Әгәр дә мин бу кешеләргә уңай эмоцияләр бүләк итә, ярдәм кулы суза алам икән, мин шуның белән бәхетле, - ди ул.

Визажист Ярослава Ширяева өчен шулай ук «яман шеш» – буш сүз түгел. Нәселендә бу чир белән авыручылар да, аның аркасында гомерләре белән хушлашучылар да бар. Ярославаның әбисендә онкология диагнозы булган, апалары авырган, чир энекәшләрен алып киткән. 3,5 ел ул үзе дә хастаханәдә мастектомия буенча ортопед булып эшләп алган – күкрәген югалткан хатын-кызларга ярдәм иткән. Шуңа күрә бу чарада волонтер буларак катнашырга тәкъдим иткәч, ул берничек тә баш тарта алмаган. 

– Биредәге хатын-кызлар макияж ясатырга утыра да, үзләре, балалары, оныклары турында сөйли башлый. Яшьлектә нинди матур булуларын телгә ала. Авырулары турында берсе дә әйтми. Барысы шундый тормыш яратучан. Мин аларны тагын да гүзәлрәк итә алуым белән бәхетле, - дип уртаклашты Ярослава.
Аның сүзләренчә, ел саен табибларга күренергә, диспансеризация узарга кирәк. Ә иң мөһиме – юк-барга борчылмау. Юкка гына барлык чирләр дә шуннан килә, дип әйтмиләр.






Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading