16+

Мәктәпле булу җитми, укытучылы булу кирәк

Яшьләрне тәрбияләү, аларны укыту, мәктәпләргә җибәрү һәм анда саклап калу кирәк...

Мәктәпле булу җитми, укытучылы булу кирәк

Яшьләрне тәрбияләү, аларны укыту, мәктәпләргә җибәрү һәм анда саклап калу кирәк...

Соңгы 5 елда Татарстан мәктәпләргә шактый гына баеды. 2019-2023 елларда республикада 46 яңа уку йорты сафка бастырылды, 40 меңгә якын укучы белем алу һәм үзүсеш өчен уңайлы шартларга ия булды. Бу мәктәпләргә йөкләнешне киметергә, зур шәһәрләрдә икенче сменага укырга мәҗбүр булган балалар санын азайтырга мөмкинлек бирде. Быел планда – 9,5 мең укучыга  исәпләнгән 11 мәктәп.

Мисал өчен, быел мәктәптә урыннарга бик зур кытлык күзәтелгән Питрәч районының Көек авылында 600 балага исәпләнгән янкорылма төзелә. Казан яңа уку елын 3 мәктәпкә ишәеп кабул итәчәк. Шуларның берсе гомумән мәктәбе булмаган РКБ артындагы 14нче микрорайонда барлыкка киләчәк. Шәһәр үзәгендәге Яңа Горки микрорайонында шулай ук 1224 урынга яңа мәктәп салыначак. Казанны чыкканда урнашкан “Весна” торак комплексында 1501 урынга тагын бер уку йорты төзеләчәк. Биектауда 1254 урынга исәпләнгән белем йортын зур түземсезлек белән көтәләр. Шул ук Биектау районының Чернышевка авылында яңа мәктәп 192 укучыны кабул итә алачак. Лаеш районының Усад бистәсендә, Комлы Ковалда да гомумбелем учреждениеләре сафка бастырылачак. 

-    Уйлап карасак, без мәгариф өлкәсендә республиканың иң кирәкле, иң кайнар нокталарын исәпкә алдык. Бу безнең Рәисебезнең карары. Хәзерге вакытта Россиядә балалар бакчалары, мәктәпләр төзү программасы төгәлләнде. Шуңа карамастан, Рәисебез республикабызның яңа микрорайоннарында бакчалар мәктәпләр салуны үзенең иң төп бурычы итеп куя. Әлбәттә, бөтенесен берьюлы төзеп бетереп булмый. Әмма балалар туып торган җирлекләрдә, яңа микрорайоннар барлыкка килгән урыннарда бакчалар, уку йортлары булдыру безнең игътибар үзәгендә, - ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Балалар бакчаларына килгәндә, 2019-2023 елларда Татарстанда барлыгы  16 меңнән артык сабыйга исәпләнгән 82 балалар бакчасы төзелгән. Шулардан 42се «Демография» илкүләм проекты буенча федераль бюджет акчалары хисабына сафка бастырылган. Быел тагын 10 яңа мәктәпкәчә учреждение 2 меңнән артык нарасыйны кабул итә алачак. 

Мәгариф һәм фән министры ассызыклап узганча, Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2019-2024 еллларда барлыгы 28,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 20 млрд сумнан артыгы федераль казнадан чыгарылган өлеш.

Илсур Һадиуллин кадрлар кытлыгы мәсьәләсен дә читләтеп үтә алмады. Чөнки балалар бакчалары, мәктәпләр ул – түшәм-диварлар гына түгел, ә беренче чиратта анда тәрбия, белем бирүче кешеләр. 

-    Кадрлар буенча проблемалар җитәрлек. Булмаган әйберне бар дип, үзеңне-үзең мактап утырсаң, беркайчан да эш килеп чыкмый. Математиклар, физиклар, рус теле укытучылары җитми. Хәзерге вакытта укытучы әзерләү программаларының тормышыбызга якын килмичә төзелүе аркасында без шушы дәрәҗәгә җиттек тә инде. Студентлар мәктәпкә килгәч, аларны өйрәтүче кеше юк дип әйтсәм дөрес булыр. Хәзер программаны үзгәртү юнәлешендә эш алып барыла. Яшьләрне тәрбияләү, аларны укыту, мәктәпләргә җибәрү һәм анда саклап калу кирәк. Проблеманы хәл итү өчен бар нәрсә комплекслы эшләнергә тиеш. Тормышы да, хезмәте хакы да, тору урыны да, бакча-мәктәпләрнең булуы да мөһим, - ди Илсур Һадиуллин.

Мәгълүм булганча, бүген мәктәпләрдә педагогик класслар ачылды. Бүген 320 сыйныфта 6,5 мең бала укытучы булырга әзерләнә. Шуларның 80 проценты алга таба укытучы һөнәрен сайласа, бу инде зур алга китеш булачак, ди министр.

Укытучыларны авыл җирлекләренә җәлеп итү бигрәк тә көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе булуын беләбез. Моны игътибарга алып, 2020 елда «Авыл укытучысы» программасы башлангыч алды. Хәзерге вакытта әлеге проект кысаларында 51 укытучы республиканың авыл мәктәпләрендә эшкә килгән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading