16+

Мәктәп укучыларын дөрес тукланырга һәм... гольф уйнарга өйрәтәчәкләр?!

Яңа уку елы үзе белән яңалыклар да алып килде. Мәгариф системасында булачак үзгәрешләр белән Татарстаның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов таныштырды.

Мәктәп укучыларын дөрес тукланырга һәм... гольф уйнарга өйрәтәчәкләр?!

Яңа уку елы үзе белән яңалыклар да алып килде. Мәгариф системасында булачак үзгәрешләр белән Татарстаның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов таныштырды.


- Белем бирүне консерватив өлкә буларак беләбез, ләкин тормыш алга бара, безгә дә үзгәрешләр кертелгә кирәк. Иң беренче чиратта, район җирлекләрендә методик эшләрне рәткә салырга кирәк. Ул булмаса яңа мәктәпләр салуыбызның файдасы булмаячак, - дип башлады сүзен Илдар Мөхәммәтов.

Яңа уку елы шимбә көннәрендә укыту кирәкме-юкмы дигән сорау да алып килде. Балалар да, ата-аналар да атнасына алты көнлек укудан, биш көндек укуга күчү яклы. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та шимбә көнен кече сыйныфлар өчен ял көне итү тәкъдиме Дәүләт Думасына кертелүе турында хәбәр итте. Илдар Мөхәммәтов шимбә уку-укымау мәктәпләр дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәлә дип белдерде.

- Ләкин без дәресләр санын истә торып, биш көнлек укытуга күчүне тәкъдим итмибез. Бу очракта укучыларның дәресләр санын арттырырга туры киләчәк, - диде ул.

Мәктәпләрдә укытуны ике сменадан бергә калдыру да актуаль мәсьәләләрнең берсе. Әлегә Россиядә бары тик Санкт-Петербурга кына бер сменалы уку белән мактана ала. Татарстанда 8 процент бала икече сменада укый. Чистай, Арча шәһәрләрендә бу мәсьәлә катгый тора. Бу проблеманы хәл итү өчен республика мәктәпләрендә 2025 елга 6 миллионнан артык уку йорты булдырылырга тиеш.

Чаллыда 800 урынлы яңа мәктәп ачылу бу зур эшкә беренче адым буларак санала.
Шәһәр үзәгендә мәктәпләр җитмәү дә көн кадыгында торган тема.

- Үзәктә яңа мәктәпләр булдырырга урын юк. Кайбер җирләрдә бу проблеманы янкормалар төзеп хәл итәчәкбез. Уңайлы инфраструктура булдырып халыкны шәһәр читенә күчерү ягын да карыйбыз, - диде Илдар Мөхәммәтов.

Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима яңа уку елында быел мәктәптә булачак проектлар белән таныштырып китте. Быел балаларның дөрес туклануына аеруча да игътибарлы булачаклар. Бу көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетында ике атналык яңа меню турында карар чыгачак. Шулай ук мәктәптә балаларга һәм ата-аналарга дөрес туклану буенча лекция сөйлиячәкләр. Гомумән, республикада сәламәт яшәү рәвеше кече-кечкенәдән беркетелә. Ел саен 225 укучы Россия күләмендә спартикиадаларда катнаша. Хәзер мәктәптә өченче физик культура дәресе буларак, самбо дәресе керә башлаячак.

- "Мәктәпкә самбо" дигән пилот проект балаларның физик мөмкинлекләрен генә чыныктырып калмый, ә рус теленә дә өйрәтә. Билгеле булганча, самбо бөтендөньяда хөкем рус телендә барган бердәнбер спорт төре, - диде Лариса Сулима.

Бу уку елы ахырында Аксубай, Алексеевск, Апас, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Нурлат, Яңа чишмә, Питрәч, Бөгелмә, Мамадыш районнарында, Казан, Чаллы шәһәрләре мәктәпләренә самбо белән шөгыльләнү өчен җиһазлар тапшырачаклар.

Бу уку елыннан республиканың 16 мәктәп укучылары аристократлар спорт төре - гольф уйнарга да өйрәнәчәк. Әлеге идеяне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күтәреп алды.

- 22-26 август көннәрендә беренче төркем физкультура укытучылары гольф буенча дәресләр алды. 10 сентябрьдә "Зөя калкулыгы" гольф-клубында мәктәпләргә спорт җиһазлары алу өчен сертификат тапшырылачак. Гольф уйнау өчен махсус болын кирәкми, мәктәп мәйданчыгы да ярый, - диде Лариса Сулима.

Икенче сыйныфтан балалар мәктәптә йөзәргә дә өйрәнәчәк әле. Бу 6-17 яшьлек балаларның суга бату очраклары күбәю сәбәпле булдырылган проект. Казан мәктәпләре базасында бүгенге көндә 34 бассейн эши.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading