16+

Казан укучылары ничек укый?

Уку елы нәтиҗәләре буенча Казан укучылары Бөтенроссия олимпиадаларында 115 призлы урын яулаган. Бигрәк тә хокук, экология һәм математика фәне буенча уңышка ирешкәннәр.

Казан укучылары ничек укый?

Уку елы нәтиҗәләре буенча Казан укучылары Бөтенроссия олимпиадаларында 115 призлы урын яулаган. Бигрәк тә хокук, экология һәм математика фәне буенча уңышка ирешкәннәр.

Призлы урыннар 2019 елга караганда 30га күбрәк. Казан мэры Илсур Метшин ата-аналарга һәм педагогларга рәхмәтен белдерде. “Төрле өлкәләрдә – республика, Россия, халыкара олимпиадаларда, иҗатта, спортта үз сәләтләрен күрсәтүче талантлы, акыллы балалар саны артуы куандыра. Белем һәм тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт”, – диде Илсур Метшин. Моннан тыш, шәһәр башлыгы Казанда мәктәпләрнең күпләп төзелүен һәм төзекләндерелүен билгеләп үтте. “Безнең балаларның җиңүләре мәгариф системасының яхшы үсеш алуына да, яхшы инфраструктурага да бәйле – без моның өстендә күп эшлибез. Алга таба да эшләячәкбез”, - дип билгеләп үтте ул.

Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов әйтүенчә, бу уку елында мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабындагы онлайн биремнәрне балалар үз мәктәпләрендә үтәгән, аларны күзәтү ZOOM платформасы аша алып барылган. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ турында барлыгы 1305 Казан укучысы катнашкан, шуларның 648е җиңүче булган. Республика олимпиадаларында Казанның 776 укучысы җиңүче һәм призер булды. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында Казан укучылары 115 призлы урын яулаган.
Олимпиадалардан тыш, ел дәвамында укучылар барлык төп мәктәп чараларында, ярышларда, акцияләрдә дә актив катнаша. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган акцияләргә зур игътибар бирелгән. Балалар иҗат коллективлары сугыш ветераннары өчен бәйрәм чаралары оештырдылар. 20 мәктәп командасы 9 май көнне Җиңү паркында узган парадта катнашкан. “Большая перемена”да мәктәп иҗат берләшмәләре фестивале дә уку елының якты вакыйгасы буларак истә калды.

Укучылар спорт ярышларында да актив катнаштылар. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында Татарстанда һәм Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Казан һәм Ижевск мәктәпләре укучылары өчен II төбәкара бәйге үткәрелгән. Укучылар “Халык геройлары – ил геройлары” эссе һәм тикшеренү проектын әзерләүдә көч сынашкан Җиңүчеләргә Татарстан һәм Удмуртия башкалаларына туристик юлламалар тапшырылган. “Ижау егетләрен июньнең икенче яртысында кунакка көтәбез. Мондый уртак проектлар безгә Россия шәһәрләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәр дип ышанабыз”, – дип билгеләде Ирек Ризванов.

Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин киләсе елда "Ел укытучысы" конкурсын башка форматта уздырырга боерды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading