16+

Олимпиада җиңүчеләре саны буенча Татарстан янә өченче урында

Татарстан укучылары берничә ел дәвамында бөтенроссия олимпиадаларында алдынгылыкны бирми. Республика командасы бу күрсәткеч буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, өченче баскычта тора. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.

—  2022 - 2023 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча республиканың 251 укучысы җиңү яулаган яки призер булган. Шул ук вакытта олимпиадаларда катнашу сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге буенча Мәскәү - беренче урында, ә икенче урында 3 ел рәттән – Татарстан, - дип белдерде Минзәлия Закирова.

Аның сүзләренчә, иң күп олимпиада җиңүчеләрен Казан мәктәпләре әзерли, аннан соң югары күрсәткечләргә Чаллы мәгариф системасы ирешә. Актаныш, Саба районнары шулай ук республика һәм россиякүләм сынауларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләүдә тотрыклы нәтиҗә күрсәтә.

— Һәр муниципаль район үз юл картасын булдыра. Бу муниципаль берәмлекнең бөтен мәгариф системасы нәтиҗәлелеге күрсәткече дә булып тора бит. Сәләтле балаларны әзерләү һәм үстерүгә стратегик ресурс буларак карыйбыз. Бу киләчәктә социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк , - дип билгеләп үтте Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары.
Гүзәл Насыйбуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading