16+

ВУЗларда «урак өсте»

Ике ел элек «БДИ» сүзеннән дер калтырансак, хәзер тез буыннарыбыз «сессия» дигән сүздән хәрәкәткә килә. Бердәм дәүләт имтиханы хәзер куркыныч төш кебек, чөнки өнебездә - бер айга сузылган «урак өсте» вакыты.

ВУЗларда «урак өсте»

Ике ел элек «БДИ» сүзеннән дер калтырансак, хәзер тез буыннарыбыз «сессия» дигән сүздән хәрәкәткә килә. Бердәм дәүләт имтиханы хәзер куркыныч төш кебек, чөнки өнебездә - бер айга сузылган «урак өсте» вакыты.

Өч сессияне уңышлы тапшыргач, аның ачысын да, төчесен дә татырга күнегеп барабыз. Алдагы курс укучылары иң беренчесе - иң җиңеле аның дип белми әйтмәгәннәр икән. Һәр семестр узган саен: «Монысы ничек үтәр икән?» - дигән сорау тумый калмый.
Кышкы сессия вакытында зачетлар декабрь азагына туры килә. Ә имтиханнар - гыйнвар ае буе. Бишәр имтихан биреп рәхәтлән генә! Монда инде сиңа, мәктәп укучыларына бирелгән кебек, Яңа ел каникуллары да тәтеми! (Ә безнең мәктәпкә укырга барасы килми! Менә ни өчен булса да мәктәпкә бара торган сукмакны онытмаска кирәк икән ул!) Аның өчен февральдә ял итәрсең, кадерле студент!
Иң авыры җәйге сессиядер, мөгаен. Бөтен дөнья матурлыкка күмелеп утырганда, кем зачет бирә? Тагын шул студент халкы! Имтиханнарны «җәелеп» бирер өчен, җәйнең нәкъ бер ае безнең хозурыбызда. Шул ягы әйбәт: имтиханнарны укытучылар белән алдан сөйләшеп, үзебезнең теләк белән куябыз. Ә менә башка югары уку йортларының күбесендә мондый гадәт юк.
Имтихан вакытында үзеңә гел иң авыр сорау эләккән кебек инде ул. Утырып уйлый торгач, әкренләп җавапларны баш миеңдә әйләндерә башлыйсың.
Имтиханга әзерләнү дә кешесенә карап бит әле ул. Кайсы «энә белән кое казучы»га бер укып чыгу да җитә, ә кайсысы язып өйрәнә. Студентлар - тапкыр халык. Шуңа да аларның күпчелеге имтиханга шпаргалка язып әзерләнә. Кайбер шпаргалка төрләре бөтенләй елмаерга мәҗбүр итә.
1. Рулонлы шпаргалка. Моның өчен вак шрифт белән текст җыясың, аннары шуны тыгыз материалдан ясалган бәдрәф кәгазендә чыгартасың. Уңай ягы: монда барлык сорауларга җавапларны сыйдырып була. Әгәр укытучы күреп алса, бары тик кәгазьне рулонга төреп, йомыш белән чыгарга рөхсәт сорарга кирәк. Бу, әлбәттә, ахмаклык. Аның каравы, укытучы моның шпаргалка икәнен белмәячәк.
2. «Чупа-чупс». Кибеттән зур чупа-чупс сатып аласың. Өстен канцелярия җилеме белән сылап, формулалар язылган кәгазь кисәкләре белән чорнап куясың, скотч белән ябыштырасың. Имтиханда аннан күчерәсең, куркыныч мизгелләрдә исә чупа-чупсны авызга кабасың. Куркудан йотып кына җибәрмә!
Тик бу шпаргалкалар 100 очракның берсе өчен генә. Шпаргалкага таянма! Югарыда тәкъдим ителгән ысулларны кулланып, имтиханны бөтенләй бирмичә калу ихтималы да бик зур. Шуңа да белемеңә, үз көчеңә ышан! Көне килеп җиткәч кенә түгел, ә берничә көн алдан әзерләнә башла! Имтихан алдыннан бер көнне кабатлау өчен калдырсаң, тагын да яхшырак. Сессияңне уңышлы тапшырырга язсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading