16+

Балалар ник елый, яки лицензиясез лагерьны тәртипкә китерү өчен миллионны кем бирер?

Август аенда Әлмәттә 6-15 яшьлек кызлар өчен мөселман лагере ачып, беренче көнне эшләгәннәр дә икенче көнне балаларны кайтарып җибәргәннәр.

Балалар ник елый, яки лицензиясез лагерьны тәртипкә китерү өчен миллионны кем бирер?

Август аенда Әлмәттә 6-15 яшьлек кызлар өчен мөселман лагере ачып, беренче көнне эшләгәннәр дә икенче көнне балаларны кайтарып җибәргәннәр.

Район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әйтүенчә, балалар белән эшләү өчен лицензия, ә бинага рөхсәт кәгазьләре алынмаган. Халык аптырашта: моңарчы анда рөхсәтсез ничек укытканнар соң?

«Без урманда яшәмибез»

Башта ук искәртеп куйыйк: бу язма инде ай ярым элек әзерләнгән иде, тик без Татарстан Диния нәзарәтеннән җавап көттек, алар сүзеннән башка басмага бирү дөрес булмас дип уйладык.
Әлмәт шәһәренең Волгоград урамы, 24 йорт адресы буенча ике бина урнашкан: беренчесе - кызлар мәдрәсәсе, икенчесе - Коръәнне өйрәнү буенча «Тәхфиз» үзәге. Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән очрашуга Әлмәтнең Үзәк мәчетенә иллеләп ата-ана җыелган иде. Аларның сүзенә караганда, халык хәйриячеләр ярдәме белән ике бинаны да үз акчасына җиткергән, бүген әлеге биналар республиканың Диния нәзарәте карамагында.

«Тәхфиз»дә мәктәпкәчә яшьтәге кызларны инде өч ел Коръән укырга, гарәп, инглиз телләренә, кул әйберләре ясарга өйрәткәннәр. Әти-әниләр балаларын иртән алып килеп, көндезге өчтә алып китә торган булган. Әмма август башында кызлар өчен лагерь ачылып, бер генә көн эшләгән. Эш шунда: «Тәхфиз» бинасының файдалануга тапшырылган, дигән рөхсәт кәгазьләре юк икән. Ата-аналар сүзенә караганда, балалар, җәй буе лагерь ачылганын көтеп тә, хыялларына ирешә алмагач, берничә көн өйләрендә елап яткан. Эльмира Мөхәммәтшинаның кызы үзәктә өч ел укып чыккан.

- Балаларыбыз эш көннәрендә йөри иде. Аена 1500 сум гына түләп бардык, ул акча ашауга китә иде. Төркемдә унар кеше укыды. Андагы шартларга теләсә кайсы шәхси балалар бакчасы көнләшерлек. Дүрт яшьлек балалар «Һәфтияк шәриф»не яттан диярлек белә, инглизчә сөйләшә, йөзгә кадәр татарча саный, - диде әни кеше.
Олыларның сөйләшүен тың­ларга, әнисенә ияреп, алты яшьлек Җәннәт Минсабирова да килгән иде.

- Без Коръән укыдык, ашадык, кул эшләре ясадык. Анда кызык, шуңа күрә тагын барасым килә, - диде кызчык.
Ата-аналарны тагын бер әйбер аптырашта калдыра: үзәктә эшләүче ике укытучыга да мөхтәсибәт тискәре карашта. Юкса, мәктәпкәчә яшьтәге кызларны укыту эшен нәкъ менә алар оештырып җибәргән, берсе Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган, икенчесе Казандагы югары уку йортында чит телләр бүлегендә укый.

- Ул кызлар Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлады, балалар аларга тәлгәш-тәлгәш булып сарылып йөри, шулкадәр якын күрәләр үзләрен, - диде бер ханым.
- Безнең эшкә алырга һәм азат итәргә хокукыбыз бар. Бу мәсьәләдә беркем боерык бирә алмый. «Тәхфиз» бинасына килсәк, аның эксплуатация документлары әзер түгел, шуңа да балаларны ул бинага кертә алмыйбыз, - диде хәзрәт.

- Моңарчы кертәләр иде бит, - диде халык.
- Элек төзелешнең дә ничек барганын, укытуның да ничек алып барылганын үзебез генә беләбез. Аны үз җаваплылыгыбызга алган идек, - диде хәзрәт.
- Тикшерүчеләр, бинаны карап, «нормально», диде бит, - диде ата-аналар.

- Кунакның «бар да нормаль» дип әйтеп китүе белән генә мәсьәлә генә хәл ителми, - диде Фәһим Әхмәтҗанов. - Моңарчы, «әйдә, Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез», дип әйтә идек, ә хәзер алай гына булмый, - дип аңлатты имам-мөхтәсиб. - Без бит урманда яшәмибез. Алга бару һәм камилләшү өчен, безгә рәсми кәгазьләр кирәк.

Аңлашырга кирәк!

Җыелышта катнашкан Руслан Мәхмүдов Әлмәткә өч ел элек кенә килеп төпләнгән. Аның балалары да «Тәхфиз»гә йөргән, хәзер мәдрәсә тәмамлаган хәләл җефете балаларын өйдә укыта.
- Җитәкче белән халык арасында аңлашылмаучанлык юк. Уртак тел табарга кирәк. Элеккеге мөхтәсибләр халык белән эшли иде, дип сөйлиләр. Хәлләр үзгәреп, җитәкчеләр алышынгач, элемтә өзелде. Аны кабат ялгарга кирәк, - диде Руслан.

Надир Миншин 2008 елда Мәккәдә имамнар курсында укып кайтып, өч ел Үзәк мәчеттә эшләп, тәрбияче булган, егетләргә дин сабаклары өйрәткән. Үзәк мәчеттән китеп, бүген ул шәһәрнең беренче мәхәллә гыйбадәтханәсендә хезмәт куя. Надирның кызы «Тәхфиз»дә бер ел укыган. Өч яшьлек улы да өч сүрәне яттан белә.

- Без эшләгән вакытта Үзәк мәчеткә укырга керергә теләүчеләр күп иде. Әйтик, беренче курска 45-50 урын бирелгән, ә килүчеләр саны 150 кешедән дә артып китә иде. Хәзер кызыксыну кимеде. Бүген мөхтәсибәт белән халык арасында аңлашу юк. Моңарчы эшләгәннәр, димәк, аңлашканнар бит. Инициативаны беренче булып мөхтәсибәт белдерергә тиеш, - дип фикере белән уртаклашты Надир Миншин.

Җыелыштан соң Фәһим хәз­рәт белән аерым сөйләштек. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләр өчен республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының лицензияләү бүлегендә рөхсәт кәгазе алырга кирәк диде ул. Җитмәсә, «Тәхфиз»гә ут, су, газ тоташкан булса да, бинасы теркәлмәгән. Аны ясатуда ярдәм сорап, мөхтәсибәт район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

Бинага җан кертү өчен, беренче чиратта, проект эшләтергә кирәк. Фәһим хәзрәт әйтүенчә, бу эш 400 мең сум чамасы тора. Икенчедән, бинаның икенче катына экспертиза үткәрәсе, аңа да хәйран акча кирәк. Бөтен нәрсәне тәртипкә китереп, балалар белән эшләүне җайга салу миллион сумга төшәчәк.

- Халык әлеге мәсьәләне үз дәрәҗәсендә генә карарга те­ли. Аллаһ сакласын, бинада берәр хәл була калса, кем җавап бирәчәк, халыкмы? Юк, җавап бирәчәк әлеге дә баягы Фәһим хәзрәт, - диде ул үзе турында.

Сентябрь башында район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән «Тәхфиз»не барып караган. Районның матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Гәрәев «ШК»га белдергәнчә, мәсьәлә хәл ителә, әмма кайчан нокта куеласы билгесез.

Диния нәзарәте ни ди?

Уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин әзерләгән җавап хатында язылганча, быел республикада балалар өчен район мөхтәсибәтләре, шәһәр мәчетләре тарафыннан йөздән артык җәйге курслар оештырылган. Алар, нигездә, мәчетләрдә эшләгән. 15 яшькәчә бала­ларга ислам нигезләре, әхлак-әдәп дәресләре укы­тылган, ашату да оештырылган. Әйтик, Актаныш районының Күҗәкә авылында мөхтәсибәт оештырган дини лагерьларның ябылу тантанасы балалар сабан туе итеп үткәрелгән. Чаллы мәчетләре каршында көндезге лагерьлар июнь аеның беренче яртысында эшләгән. «Тәүбә» мәчетендә 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге 35 кыз бала 10 көн дәвамында дин-әхлак дәресләре алып кына калмыйча, табигатьтә дә ял иткән. Азнакайның Ак, Зәңгәр мәчетләрендә, Әсәй, Чалпы, Кәкре Елга авыллары мәхәлләләрендә дә балалар дини гыйлем алган. Диния нәзарәте тарафыннан районнардагы мәчетләрдә лагерьларны уздыруда ярдәм итү өчен Казан мәдрәсәләре шәкертләрен кайтару да оештырылган.

Хатта аңлатылганча, лагерь­лар ике төргә бүленә - көндезге һәм куна кала торганы. Көндезгеләрендә балалар көндез укып, өйлә намазыннан соң өйләренә кайта. Куна кала торганнарында балалар даими рәвештә берничә атна дәвамында тора. Икенче төрдәге лагерьлар өчен рәсми оешмаларның таләпләре шактый катгый. Бу таләпләр яшәү урыннары мөмкинлекләренә дә, ашатуга һәм башка мәсьәләләргә дә кагыла. Алар үтәлмәгән очракта, лагерьларга эшчәнлек алып барырга рөхсәт ителми.

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаментының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Илмира Уразова әйтүенчә, лагерьларда белем бирү программасы булырга һәм булмаска да мөмкин. Булган очракта, укытырга рөхсәт бирә торган лицензия алырга кирәк, аны дини яки дөньявига аерып тору юк, закон ике якка да бертигез карашта. Лицензия алу өчен лагерьның педагоглары булырга тиеш, янгын сүндерү надзоры, Роспотребнадзор идарәсеннән рөхсәт кәгазьләре аласы, бина документларының да тәртиптә булуы шарт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading