- Мин сезгә ясмык ашын ашарга тәкъдим итәм.
Бик ышандырырлык итеп әйттем бугай, китерегез, диделәр. Пылау, сыер итеннән шашлык, баклажаннан гювеч та сорадылар. Шеф-повар янына барып җиткәнче, гювеч сүзен онытканмын. Гю дип башланганын гына хәтерлим. Шеф-повар төрек кешесе, кыяфәтенә караганда, бик җитди, кырыс кешегә охшаган.
- Баклажаннан ни кирәк була...
- Нәрсә кирәк?
- Теге инде, баклажаннан... Баклажанлы Гөлчәтәй бугай...
Теге мескен ни көләргә, ни ачуланырга белми. Мин дә тизрәк шылдым моның яныннан. Салатларны илткән арада, шашлыкның ничә минуттан әзер булуын сорадылар. Тагын сорап киләм дип әйтеп булмый бит инде. Бик белдекле кыяфәт чыгарып, унбиш минуттан, дидем. Ахырдан белдем: тавыкныкы ун минут, сарыкныкы егерме минут, сыер итеннән егерме биш минут пешә икән. Әйтергә онытып торам, «Turkish» кафесының «йөземе» - итле ризыкларны фәкать күмер өстендә пешерәләр. Ә менә төрек пылавының ите булмый икән. Шеф-поварга, пылау кирәк була, дидем. Көтәм-көтәм, юк. Өстәлдә дөге тутырылган тәлинкә тора анысы, минем заказ дип башыма да китермим. Пылавың әзер, алып кит инде дигәч тә, аның ите кая соң дип аптыраттым. Әлеге дә баягы шул менюны белмәү аркасында инде бу. Салатларын ашый башлауга ук, исәп-хисап кәгазен сорап алдылар. Кухнядан башымны сузып күзәтәм тегеләрне, берсенең кулында телефон, икенчесенекендә квитанция кәгазе. Минем арттан исәпләп утыралар болар. Үзем дә өч кат тикшереп санап чыккан идем, бер дә ялгыш юк дип, үз-үземә сөйләнәм. Бик төгәл кеше буларак, мин заказларны квитанция кәгазенә баштан ук сырлап чыккан идем. Җиде төрле әйбер өчен 950 сум түлисе була. Әмма кайбер клиентлар иң ахырдарак тагын берәр нәрсә сорап куйгалый, шуңа да гомуми түләнәсе сумма урынын буш калдырып тордым. Баштан ук сорап алгач, 950 сум дип язарга онытканмын булып чыкты. Теге мескенкәйләр минем урынга заказларын үзләре исәпләп утырганнар. 1000 сумнан 50 сум сдачаны илтеп куйдым да гафу үтендем, беренче эш көнем иде дип акландым. Елмаеп, саубуллашып чыгып киттеләр. Ә өстәлдә 100 сумлык чәйлек калдырганнар! Нишләп өндәү билгесе белән яздың дисездер инде. Төшке аш вакытында чәйлекне бик сирәк калдыралар икән. Анна да миңа чәйлек калдырганнарына гаҗәпләнде бугай, йөзлекне әйләндереп-әйләндереп карады. Чәйлек дигәннән, аны биредә көн дәвамында бергә җыеп баралар да эш ахырында кафеда эшләгән бөтен кешегә бүләләр. Беренче хезмәт куйган өстәлдә кемнең заказы кайсы икәнен бутап бетергән идем. Блокнотымда заказлар янына үзем өчен махсус билге куя башладым. Өч ир-ат керделәр, берсенең заказы янында пеләш ир, икенчесенеке янында мыеклы ир, өченчесенеке янында миңле ир дигән сүзләр пәйда булды. Заказларны да бутамадым, һәркайсы үз өлешен алды... Баштарак каушап калган булсам, акрынлап үземне кулга алдым. Бу эш миңа тора-бара ошый да башлады. Эш рәтенә кереп киткәч, администратор да җиңел сулап куйды бугай. Биш сәгать сизелмичә үтеп тә китте. 350 сум хезмәт хакымны биргәндә, әллә чынлап, әллә юри шунда, Анна, тагын кайчан киләсең, дип сорап куйды. Эшләргә кеше юк Минем эш сәгате беткәндә, Илмира да кайтып җитте. - Беренче чирканчыкны алдың, официант чыга үзеңнән. Вакытың булганда килгәләрсең әле, зинһар. Эш бар, эшләргә теләүчеләр генә юк бездә. Кәмран, сездә нинди кризис булсын, эшләүче табып булмый, дип сукрана. Кафе ачканчы, ремонт эшләр өчен эшчеләр эзләдек. Сантехник таба алмыйбыз, электрчы, слесарь эзлибез. Инде хәзер официант белән табак-савыт юучы эзләп интегәбез. Берәүнең дә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшлисе килми. Эшнең ояты юк диләр, бүген син яхшы официант, иртәгә администратор. Минемчә, администратор булып шушы эшне якыннан белгән, шушы өлкәдә кайнаган кеше генә эшли ала. Тәҗрибә туплар өчен аңа башта бармен яки официант булырга кирәк. Күпләр официант булудан ояла, имештер, бу җитди эш түгел. Ә миңа калса, киресенчә, официант ул - кафе-ресторанның визит карточкасы. Клиентлар кафеның исемен, аның интерьерын истә дә калдырмаска мөмкиннәр, ә менә аларга күрсәтелгән сыйфатлы хезмәт һәм тәмле ризык аларның хәтерендә яхшы кала, - ди Илмира.
Официант булу ансат эш түгел
Алда әйткәнемчә, официант поднос күтәреп кенә йөрми, аның өстендә вазифалар бик күп. Шуның өстенә аңа актер да, дип ломат та, пешекче дә булырга кирәк. Тизлек, өлгерлек тә таләп ителә. Хәтерең дә яхшы булсын. Хәтер дигәннән, ясмык ашы янына лимон кисәге куеп чыгарырга онытканмын икән бит мин...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар