16+

"Төп байлыгыбыз – халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга багышлаган кешеләр"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә республика һәм Россия дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Президент билгеләп үткәнчә, дәүләт сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасын үстерүгә күп акчалар кертә: яңа хастаханә корпусларын төзү, медицина учреждениеләрен ультразаманча җиһазлар белән тәэмин итү, санитария-эпидемиология хезмәте инфраструктурасын үстерү

"Төп байлыгыбыз – халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга багышлаган кешеләр"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә республика һәм Россия дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Президент билгеләп үткәнчә, дәүләт сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасын үстерүгә күп акчалар кертә: яңа хастаханә корпусларын төзү, медицина учреждениеләрен ультразаманча җиһазлар белән тәэмин итү, санитария-эпидемиология хезмәте инфраструктурасын үстерү

«Әмма безнең төп байлыгыбыз – ул үзен халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга багышлаган кешеләр", - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Covid-19 пандемиясе барыбыз өчен дә җитди сынау булды. «Нәкъ менә медицина хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре беренчеләрдән булып коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча авырлыкларны үз өстенә алды. „Кызыл зоналарда" кешеләрне коткару өчен мөмкинлекләреннән тыш һәм көчләреннән килгәнчә көрәштеләр. Халык мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрендә иң югары гуманлылык, принципиальлек һәм ныклык күрсәттеләр", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм һәм санитар авиация бригадалары хезмәткәрләренә, гомуми практика табибларына һәм табиб-белгечләргә, фельдшерларга һәм шәфкать туташларына, кече медицина персоналына, техникларга һәм машина йөртүчеләргә, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

«Кадерле дуслар! Без сезнең казанышларыгызны билгеләп үтәбез һәм фидакарь һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезне чын күңелдән югары бүләкләрегез һәм якынлашып килүче һөнәри бәйрәм - медицина хезмәткәре көне белән котлыйм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. «Россия Федерациясенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин лаек булды. Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе машина йөртүчесе Игорь Сафронов һәм Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән фельдшеры Елена Смирнова Россия Президентының Рәхмәт хатларын алдылар.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов 18 нче номерлы Казан шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Ринат Җәләлетдиновка һәм БРКХнең кан җибәрү бүлеге мөдире Светлана Хлебниковага Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медальләрен тапшырды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан медальләр белән хезмәт ветераны Виктор Морозов һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең коммуналь гигиена буенча күзәтчелек бүлегенең баш белгеч-эксперты Фәния Шәйдуллина бүләкләнде.

Шулай ук сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзорның кайбер хезмәткәрләре «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» һәм «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек булдылар.

Бүген барлыгы 36 кеше дәүләт бүләкләре алды

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading