16+

“Без авырлыкларны күргән, каршылыкларны җиңүче халык”

Россиядә 15, 16 һәм 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар уза.

“Без авырлыкларны күргән, каршылыкларны җиңүче халык”

Россиядә 15, 16 һәм 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар уза.

Казанда 927,6 мең сайлаучы исәпләнә, шулардан 24,3 меңе тәүге мәртәбә тавыш бирә. Достоевский урамындагы 96нчы гимназия бинасына урнашкан 63нче сайлау участогына казанлылар 8.00 сәгать тулганчы ук җыела башлады.

– Участогыбызда 1175 сайлаучы бар, тагын 94 кеше электрон рәвештә теркәлеп, бездә тавыш бирәчәк. Барлык әзерлек чаралары да күрелде, халык активлык күрсәтер, дип ышанам, - ди 63нче сайлау участогы сайлау комиссиясе рәисе Оксана Сакаурова.

Биредә беренче кеше булып дәүләт хезмәткәре Федор Грачев тавыш бирде. “Яшьармиячеләр” (“ЮНАРМИЯ”) Бөтенроссия хәрби-ватанпәрварлек иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе Александр Бородин да үзенең хатыны белән бергә сайлау участогына иртәнге якта ук килде.

–Үзегез дә кем яклы булганымны чамалый аласыз, Россиянең һәрберебез белгән көчле әйдаманына тавыш бирдем. Яшьләрне ватанпәрварләр итеп тәрбияләп үстерү бик мөһим, Россия көчле булсын! - ди Александр Бородин.

Шул ук 96нчы гимназия бинасына урнашкан 65нче сайлау участогында Татарстанның муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да үзенең хатыны белән бергә тавыш бирде.

– Россия Президентын сайлауларның быелгысы үзенчәлекле, чөнки ул Бөек Ватан сугышыннан соң тәүге мәртәбә махсус хәрби операция барган, дус булмаган илләрнең санкцияләре шартларда уза. Илебезнең киләчәге өчен, илебез белән алдагы 6 елда идарә итәчәк көчле әйдаман өчен тавыш бирдем. Россиядә бүген бердәмлекне, дуслыкны һәм татулыкны саклау бик кирәк. Россиянең киләчәге әйбәт булыр, чөнки без авырлыкларны күргән, каршылыкларны җиңүче халык, - ди Әгъзам Гобәйдуллин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading