Су басулардан, мөгаен, котылып калып булмас
Казанда язгы су басуларга каршы колачлы чаралар башкарыла. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин мәсьәләне игътибар үзәгеннән ычкындырмаска кушты. – Чаралар күрелде. Ләкин, кар күп, кискен җылыткан очракта, су басулардан барыбер дә котылып калып булмас. Шуның өчен дә, ныклы әзерлектә тору зарур, – дип кисәтте мэр Илсур Метшин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда язгы су басуларга каршы колачлы чаралар башкарыла. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин мәсьәләне игътибар үзәгеннән ычкындырмаска кушты. – Чаралар күрелде. Ләкин, кар күп, кискен җылыткан очракта, су басулардан барыбер дә котылып калып булмас. Шуның өчен дә, ныклы әзерлектә тору зарур, – дип кисәтте мэр Илсур Метшин.
Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров хәбәр иткәнчә, Тынычлык, Борисково, Әмәт, Петровский, Калуга, Салмачы, Беренче Май бистәләрендә 82 торба аллары, яңгыр һәм кар суларын кабул итә торган 3 мең чокыр чистартылган. Әмма, бу районнарда 69 йортны су басу ихтималы барыбер дә кала. Беренче Май бистәсендә 1 чакрым озынлыктагы дренаж-ерганакны киңәйтү һәм ныгыту эшләре дәвам итә. Рыбацкая 6; Даурия 10; Магистраль 34 һәм Назарбаев 78 адресларындагы ишегаллары түбәнлектә урнашкан, шунлыктан су басулар ихтимал.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов сөйләгәнчә, Коры елга, Озерный һәм Савиново бистәләрендәге су басу куркынычы булган мәйданнар күзәтчелеккә алынган, 19 бригада оештырылган.
Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов үзләрендә су басу янаган 8 урын барлыгын әйтте. Низовая, Аркылы-Базар, Кольцов, Приволжская, Залесная, Ломоносов урамнарында ерганаклар чистартылган. Труд, Кече Крыловка, Водников, Алафузов урамнары үзәнлекләрендә тупланган кар сулары суыртып җибәрелгән. Су суырту станциясе төзү нәтиҗәсендә Запрогонный, 2нче Иске-Аракчино урамнарында, шулай ук “Волжская гавань” торак комплексындагы Новгород тыкрыгында су басуларга чик куелган.
Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов сөйләгәнчә, Вертлевка, Нокса, Киндери елгаларының 40 чакрым агым юлы узган көздә үк тикшереп чыгылган, 10 чакрым ерганаклар казылган.
Оператив хәлгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин игътибарны киметмәү кирәклеген кабат искәртте.
– Күп фатирлы йортлар ишегаллары да күз уңында тотылсын. Кешеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр буенча ашыгыч чаралар күрелсен, – диде башкала мэры.
Су басулар турында KZN. RU порталында бирелгән телефоннар буенча шалтыратырга һәм “Открытая Казань” сервисына хәбәр җиткерегә мөмкин.
Казанда урамнарның кояш караган якларында кар эреп бетте инде. Яңгырлар явып узу да кар эрүен тизләтте. Авылларда да кар дәррәү эри башлады. Авылда аягында басып тора алган ир-атларның гына түгел, әбиләрнең дә кулларында тимер көрәк бүгеннәрдә. Бер генә кешенең дә өен бастырасы, базына су төшертәсе килми шул.
Фото: https://mchs.tatarstan.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Радик Шәрәфиев: Мин Фирдүс Тямаев төркеменнән киттем. Бик сүкмәгез инде мине...
-
#Кыскача яңалыклар
XXIX «Алтын каләм» фестивале җиңүчеләре билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Төркиянең сәүдә министры урынбасары белән уртак проектлар турында сөйләште
-
#Кыскача яңалыклар
Көрәш буенча дөнья беренчелегендә һәм чемпионатында Татарстаннан кемнәр көрәшә?
-
#Мәгариф
БДИ шаукымы: ни чәчкән, шуны уралар
Комментарийлар