16+

Көрәш буенча дөнья беренчелегендә һәм чемпионатында Татарстаннан кемнәр көрәшә?

Соңгы еллардагы матур гадәт буенча дөньякүләм ярышларда яшьләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр көрәшә.

Соңгы еллардагы матур гадәт буенча дөньякүләм ярышларда яшьләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр көрәшә.

Россия җыелма командаларының икесендә дә Татарстан көрәшчеләре күпчелекне алып тора. Яшьләр арасындагы командага Фазыл Сибгатуллин, Илгизәр Хәмидуллин, Камариддин Саидганиев, Әмир Хәсәнов, Булат Шакиров, Данил Әүхәдиев, Аяз Хәйретдинов чакырулы. Өлкәннәр арасындагы җыелма командага исә Татарстаннан Азат Габдрәшитов, Ранис Гыйләҗетдинов, Илнар Закиров, Рафаэль Кәлимуллин, Ренас Кәлимуллин, Илфат Миннегалиев, Булат Мусин, Радик Сәлахов, Ислам Фәлахов чакырылган. Россия ике команда куйганлыктан, өлкәннәр арасында шулай ук безгә бик яхшы таныш Турал Азимов, Рафаэль Бильданов, Артур Хәкимов кебек көрәшчеләр дә бар.

Тагын укырга: Көрәш буенча дөнья чемпионаты гына түгел, тагын бер чемпионат узачак. Әзерләнегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading