16+

«Татарстан халкы сайлауларга һәрвакыт җаваплы карый»

Россиядә бердәм сайлау көнендә, ягъни, 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына да депутатлар сайлау үткәрелә.

«Татарстан халкы сайлауларга һәрвакыт җаваплы карый»

Россиядә бердәм сайлау көнендә, ягъни, 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына да депутатлар сайлау үткәрелә.

Бу көнне “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 7.00 сәгатьтән 20.30 сәгатькә кадәр “Бөтен гаилә белән сайлауга” дигән 13 сәгатьлек телемарафон бара. Саба районыннан Ләйсән Хисмәтова җитәкчелегендәге “Зиләйлүк” фольклор коллективы иртән үк Казанга килеп җиткән. 
– Безнең коллективта Шекше, Явлаштау, Килдебәк һәм Байлар Сабасы авыллары үзешчәннәре чыгыш ясый. Алар төрле һөнәр ияләре, безне сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Телемарафонда “Туй” күренешен уйнадык, – диде Ләйсән Хисмәтова.
Телемарафонның чираттагы кунагы Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев булды.
– Хәерле көн, бәйрәм белән! Бүген танкистлар көне, Бородино бәрелешендә җиңү көне. Татарстанда 2 миллион 926 мең 245 сайлаучы исәпләнә, республика халкы сайлауларга һәрвакыт җаваплы карый. Бу сайлау да актив төстә узар, дип ышанам, – диде Андрей Кондратьев.
Хәбәр ителгәнчә, 8 сентябрьдә телемарафонда 12 айфон һәм “Лада Веста” автомобиле уйнатыла. Иртәнге якта уйнатылган беренче телефонны Балык Бистәсе районыннан Айрат Сафин отты.
Отыш уенында катнашу өчен сайлауда тавыш бирергә һәм сайлау участогы бинасының тышкы ягында браслетны тотып, гаилә белән фоторәсемгә төшәргә кирәк. Фотоны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштэгы белән социаль челтәрләргә урнаштырасың. Татарстанда теркәлеп яшәүче кешеләр генә уенда катнаша ала.
Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева телемарафонда катнашып, бу елның илебездә Гилә елы шигарендә узуын искәртте.
– Гаилә кыйммәтләрен саклау бик әһәмиятле. Бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрү, сайлауларга да гаилә белән җыйнаулашып бару кирәк. Бабайлар һәм әбиләр белән бергәләшеп. Балалар күрсен, хәтерләп калсын. Әбием Разия:”Без бу дөньяда безне хәтергә алучылар булганда күңелләрдә яшибез”, – дип әйтә торган иде. Туганнар белән аралашыйк, инде арабызда булмаганнарны хәтердә саклыйк. Республика махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм күрсәтеп тора. Бердәм булып яшик, – диде Ләйлә Фазлыева.

#сайлау2024

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading