Бүген сайлауда иң беренче айфон отучы Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылыннан Айрат Сафин.
Айрат Сафин ягулык салу станциясендә оператор булып эшли икән. "Эшкә килер алдыннан сайлап чыктык. Хатыным Ләйлә бәлки айфон отарбыз дип әйтеп тә куйды. Иң беренче сөенечне аңа шалтыратып бүлештем. Башта мошенниклар гына язадыр дип шикләндем. Әле ышанып җитә алмыйм. Айфон телефоны белән йөргәнем юк иде. Бик сөендем", диде ул «Шәһри Казан» хәбәрчесенә.
Сәгать саен уйнатыла торган айфоннарны яки «Лада Веста» автомобиле оту өчен, сайлау участогына барып, нибары ВКонтакте социаль челтәренә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештеглары белән фото гына куярга кирәк.
#сайлау2024
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар