16+

Андрей Кондратьев: «Тавыш бирү штат режимында бара»

Татарстанда сәгать 15.00кә сайлаучыларның гомуми саныннан 23,5 проценты тавыш биргән.

Андрей Кондратьев: «Тавыш бирү штат режимында бара»

Татарстанда сәгать 15.00кә сайлаучыларның гомуми саныннан 23,5 проценты тавыш биргән.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, җирле сайлау участокларында тавыш бирү штат режимында бара, сайлау законнарын бозу турында шикаятьләр килмәгән, сайлаулар тыныч, оешкан рәвештә үтә.

«Бездә БДБ илләреннән күзәтүчеләр миссиясе вәкилләре эшли. Алар сайлау участокларын карап чыктылар һәм участок комиссияләренең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм сайлаучыларның активлыгын билгеләп үттеләр. Актив рәвештә күзәтүчеләр белән аралашалар. Алар өч көн буе иртәдән кичкә кадәр эшләячәкләр, сайлау участокларының ачылышында да, ябылуында да булачаклар», — диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading