16+

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде.

Ул Казанның Вахитов районындагы Советлар Союзы Герое А. С. Умеркин исемендәге 116нчы лицейда урнашкан 43нче сайлау участогына хатыны Луиза Мөхәммәтшина белән бергә килде.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлауда беренче көнне үк тавыш бирүне үзенең гражданлык җаваплылыгы дип атады.

«Сайлау участогына тавыш бирүнең беренче көнендә иртән килү минем өчен бик мөһим. Кәеф яхшы, республикада зур әзерлек эшләре башкарылды, сайлаучылар белән очрашулар оештырылды», — диде ул журналистларга.

Аның сүзләренчә, Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу Татарстан вәкилләрен сайлау һәм алар белән республика һәм ил үсешенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә.

Тавыш биргәннән соң Фәрит Мөхәммәтшин сайлаучылар белән аралашты. Ул шулай ук мәктәп территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар белән очрашты.

Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18–20 сентябрьдә уза. Парламентның 450 мандатының 225е федераль партия исемлекләре, калган 225е бермандатлы сайлау округлары буенча бүленә.

Татарстанда әлеге сайлаулар белән беррәттән 50нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча республика Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулары һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар өстәмә сайлаулары да үткәрелә.

Выборы. фото: Госсовет

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading