16+

«Гаилә белән сайлауларга»: ТНВ 14 сәгатьлек телемарафон үткәрәчәк

Татарстанда сайлауларда катнашуны гаилә традициясенә әверелдерүгә зур игътибар бирелә.

«Гаилә белән сайлауларга»: ТНВ 14 сәгатьлек телемарафон үткәрәчәк

Татарстанда сайлауларда катнашуны гаилә традициясенә әверелдерүгә зур игътибар бирелә.

«Гаилә белән сайлауларга» акциясе кысаларында республика халкы өчен төрле чаралар, фотоконкурслар һәм бүләкләр уйнату оештырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Светлана Кадыйрова сөйләде.

Шәхси үрнәк — иң мөһиме

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, сайлауларда катнашу гадәтен балаларга сеңдерүнең иң нәтиҗәле юлы — ата-ананың шәхси үрнәге.

— Һәрбер өлкән кеше балаларга ил язмышында катнашу күнекмәсен бирә. Моның иң гади юлы — үз үрнәгеңне күрсәтү. Әти-әни сайлау участогына барганда, бала да бу вакыйганың дәүләт һәм җәмгыять өчен мөһим булуын аңлый, — диде ул.

«Гаилә белән сайлауларга» акциясе кысаларында өч көн дәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә — өч Солярис автомобиле уйнатылачак. Моннан тыш, һәр сәгать саен туры эфирда 17нче айфон ияләре билгеләнә. Конкурста катнашу өчен соцчелтәргә гаилә белән сайлауларда катнашу фотосын урнаштырырга һәм махсус хештег кына куярга кирәк.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, 18 сентябрь көнне сәгать 11гә акциядә 7800дән артык кеше катнашкан инде. Беренче җиңүчеләр дә билгеле.

Фотоконкурс кысаларында шулай ук «Иң елмаючан гаилә», «Иң тату гаилә», «Иң иҗади гаилә», «Иң өлкән гаилә», «Иң күпсанлы гаилә», «Иң күп балалы гаилә», «Иң матур киенгән гаилә», «Иң патриотик гаилә», «Йорт хайваннары булган гаилә», «Фотоконкурста иң яшь катнашучылар», «Иң сөйкемле гаилә» һәм «Безнең геройлар» номинацияләре бар.

— Акциянең төп максаты — бергә булганда гына безнең алга бара алуыбызны тагын бер кат күрсәтү, — диде Ләйлә Фазлыева.

Фазлыева. Фото: Камалова

ТНВ 14 сәгать туры эфирда эшләячәк

20 сентябрьдә «Яңа Гасыр» телеканалы республикадагы сайлау көнен 14 сәгатьлек туры эфир марафоны рәвешендә яктыртачак. Телеканалның мәгълүмати тапшырулар буенча генераль директоры урынбасары Светлана Кадыйрова сүзләренчә, бу көнне ТНВ бер зур мәгълүмати мәйданга әвереләчәк.

Телемарафонда «Республика тавышы» һәм «Гаилә кунак бүлмәсе» кебек махсус зоналар эшләячәк. Анда политологлар, тарихчылар, социологлар, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук республикадагы танылган гаиләләр һәм хезмәт династияләре катнашачак.

Туры эфирда 11 смартфон һәм бер автомобиль дә уйнатылачак. Әлеге көнне студиягә барлыгы 200дән артык кунак килүе көтелә. Марафонда Татарстанның төрле районнарыннан кызыклы гаилә тарихлары белән таныштырачаклар.

Шуларның берсе — педагоглар династиясе. Бу гаиләдә 68 кеше укытучы һөнәрен сайлаган, ә аларның гомуми педагогик стажы якынча 1400 ел тәшкил итә. Әлеге гаиләнең фотосы Мәскәү метросындагы поездны да бизәгән.

Буыннан-буынга күчкән гаилә кыйммәтләре турында башка кунаклар да сөйләячәк. Буа районыннан махсус хәрби операция зонасында катнашучының кызы җырлаган балалар ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук республика җитәкчелеге ярдәме белән микроавтобус алган ун балатәрбияләүче күп балалы гаилә дә марафон кунагы булачак.

Кадырова. Фото: Камалова

50 ел бергә яшәгән парларга — «алтын туй»

ТНВ марафонында өч пар өчен аеруча истәлекле тантана узачак. 50 ел бергә гомер иткән гаиләләр туры эфирда яңадан туй көннәренә әйләнеп кайтачак. Тантана вакытында теркәүче, алтын балдаклар, туй документлары, кәләш букеты һәм хәтта 50 ел элек популяр булган гладиолус чәчәкләре дә булачак. 

Светлана Кадыйрова сүзләренчә, тамашачыларны музыкаль чыгышлар да көтә. Марафонда барлыгы 16 музыкаль номер тәкъдим ителәчәк, танылган артистлар чыгыш ясаячак. Аларның күбесе студиягә гаиләләре белән киләчәк һәм үзләренең гаилә традицияләре, кыйммәтләре турында сөйләячәк.

Марафон барышында җиде махсус яңалык чыгарылышы да күрсәтеләчәк. Шулай итеп, тамашачылар Татарстандагы Бердәм тавыш бирү көненең барышы турында бер эфирдан тулы мәгълүмат ала алачак.

Прессуха. Фото: Камалова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading