16+

Гөлфия Абдуллова:»Машина сыймаячак, гараж төзергә туры килә инде»

#ТатарстанАлга фотоконкурсында икенче автомобиль дә хуҗаларын тапты/

Гөлфия Абдуллова:»Машина сыймаячак, гараж төзергә туры килә инде»

#ТатарстанАлга фотоконкурсында икенче автомобиль дә хуҗаларын тапты/

Быелның 18, 19 һәм 20 сентябрьләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар, Татарсан Дәүләт Советына Биектау бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә депутат сайлау бара. Тавыш бирүчеләр арасында 3 берәмлек Sollers ST8 автомобиле һәм iPhone16 смартфоннары уйнатыла.

«Татарстан, алга» фотоконкурсын алып баручы Артур Кортес аңлатканча, тавыш биргәннән соң сайлау участогы каршында гаилә белән фоторәсемгә төшәргә һәм фоторәсемне #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән ВКонтакте челтәрендә үз битеңә урнаштырырга кирәк. 

Выборы. Фото: Бадриев

«Шәһри Казан» газетасы исеменнән, «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары конкурста катнаша аламы?» — дип сорау бирдем.

— Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, әлбәттә, катнаша ала. Ләкин, компьютер кабул итсен өчен фоторәсемдә кимендә ике кеше булырга тиеш. Хәрбинең хатыны үзе генә икән, ул туганы, күршесе, хезмәттәше белән фотога төшсен. Балалары белән фотога төшсә, балаларның берсе балигъ яшьтә булырга тиеш. Сайлау участогы һәм кулдагы браслет күренеп торсын, — дип җавап бирде Артур Кортес.

Чираттагы җиңел автомобильне Питрәч районының Шура авылыннан Абдулловлар гаиләсе отты.

— Телевизор экранында безнең гаилә фоторәсеме килеп чыккач, телсез калдык, үзебезгә-үзебез ышанмадык. Безнең күңелләрдә шатлык-сөнеч өермәсе хәзер. Гаиләбездә 2 бала үстерәбез, ирем машина йөртүче, ә минем таныклыгым юк, әлегә укырга исәпләмим дә. Гаражыбыз бар, тик ул мондый зур машина сыярлык түгел, яңа гараж төзергә туры килә инде, — диде Гөлфия Абдуллова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә видеоэлемтәгә чыгып.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading