1 сентябрьдән җир кишәрлекләре хуҗаларына кагылышлы законга үзгәрешләр үз көченә керә.
Яшерен-батырын түгел, язын социаль челтәрләрдә бу яңалыкка карата сүз күп булды: чүп баскан булса, кулланылмый ятса, җир участогыңны тартып алырга мөмкиннәр икән дигән хәбәр таралды. Һәм шушы көннәрдә Татарстан буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре әлеге имеш-мимешкә нокта куйды.
Быелның 1 сентябреннән җир кишәрлекләре хуҗаларына кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертелә, һәм анда җир кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләре исемлеге расланган. Шуны аңларга кирәк: җирләрне үзләштерү турындагы яңа закон, шулай ук Росреестр тарафыннан эшләнгән актлар җир кишәрлеген алу һәм штраф санкцияләрен арттыруны күздә тотмый. Моның асылында кешене җир законнарын бозган өчен җәзалау һәм аннан җирне алу түгел, ә участокларны тәртипкә китерү бурычы тора. Җир ул - безнең төп ресурс, һәм аны максатчан кулланырга кирәк, - дип белдерде Татарстан буенча Росреестр идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Алмаз Нәҗмиев матбугат очрашуында.
Аның сүзләренчә, җир кишәрлекләрен файдаланмау билгеләренең исемлеге 2025 елның 1 мартында үз көченә кергән 307 нче федераль законны гамәлгә ашыру өчен эшләнгән. Аның буенча җир кишәрлеге өч ел дәвамында үзләштерелергә тиеш. Үзләштерү дигәндә рекультивация, киптерү, грунтны тыгызлау, чүп үләннәреннән чистарту күздә тотыла. Шушы максатларга өч ел бирелә.
Критерийлар җир участогына бәйле рәвештә төрле. Торак пунктлар өчен алар – аерым, бакчачылык җирләре өчен – шулай ук үзгә. Беренче төр өчен җирдә бина биш ел эчендә төзелергә тиеш. Монда сүз торак йорт түгел, кибет, автосервис һәм офислар урнашкан бина турында бара. Биш елда корылма яки бина төзелмәсә, бу җирне файдаланмау билгесе санала. Шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән участокларга килгәндә, анда йорт җиде ел эчендә төзелергә тиеш. Моңа тагын җир кишәрлеген үзләштерү өчен бирелә торган өч ел өстәлә. Ун ел эчендә территориядә әлеге эшләр башкарылырга тиеш. Шулай ук территориянең яртысыннан артыгы чүпле булса һәм анда ташландык корылмалар торса, бу да участоктан файдаланмау билгесе булып санала. Бакча территорияләре өчен ике билге: чүпле булуы һәм чүп үләннәре, куаклар һәм агачларга күмелүе, - дип ачыклык кертте спикер.
Җир хуҗалары белән башта аңлату эшләре генә алып барылачак. Инспекторларның кисәтүләрен төзәтү өчен өч ел вакыт бирелә. 2028 елның 1 мартына кадәр профилактика эшләре алып барылачак, ә аннары инде контроль-күзәтчелек чараларына керешәчәкләр. Болар быелның 1 мартына кадәр җир кишәрлеген теркәүчеләр өчен. Аннан соң гына җир кишәрлекләренә ия булучыларга аны зләштерү өчен вакыт 2029 елга кадәр бирелә.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов әйтүенчә, әлеге нормалар кулланучылар үз участокларын куллансын яки, һич югы, аларны тиешенчә карап торсыннар өчен кертелә. Җир эшләргә тиеш, дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар